Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2023

«СалаваTikлар» Ватанны саклаучылар көненә яңа җыр тәкъдим итте

0

23 февраль – Ватанны саклаучылар көненә «СалаваTik»лар олы хөрмәткә лаек дәү әти, бабайларыбызга багышлап яңа җыр әзерләде. Бүген интернетка «Иң шәп бабай» җырының видеосы чыкты. Җырның сүзләрен Рөстәм Бакиров иҗат иткән, көен Рөстәм Сәрвәров язган, дип хәбәр итте оештыручылар.

«Әниләребезгә, дәү әни-әбиләребезгә багышлап «СалаваTik»лар белән бик матур җырлар яздырдык. Ә бабайлар турында җырыбыз юк иде әле. Дөресен генә әйткәндә, бабайлар турында җырны бездән бик күптәннән көттеләр. Нәни тамашачыларыбызга да, яраткан бабайларыбызга да ул бик ошар дип уйлыйбыз. «Әбием, әбекәем» җырының видеосы 60 мең карау җыйган кебек, бабайларыбыз турындагы җырның да видеосы күп караулар җыер диеп өметләнәбез» – ди «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина.

Оештыручылар сүзләренчә, видеода бабай роленә барлык балаларның кадерле дәү әтиләренә әйләнгән, алып баручы, телевидение режиссеры, театр артисты Зәйтүн Яркәевне чакырганнар. «Ул бик теләп ризалашты. Шул кадәр үз ролен оста башкара. Салаватикларга кушылып үзе дә биеде» – оештыручылар.

«Мондый матур балаларның тарача җырлап-биюләрен күргәч, күңел сөенә. Аларга кушылып ничек биимисең ди. Бик файдалы, кирәкле эш башкарасыз.» – дип рәхмәт сүзләрен җиткерде Зәйтүн Яркәев.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Александр Зверев

Александр Зверев раскритиковал график соревнований в туре






Лукашенко похвалил парад Победы на Красной площади в Москве

Депутат Мособлдумы поздравил Днем Победы ветеранов Балашихи

Жители Ногинска отметили День Победы парадом

На остров Баунти российских туристов повезут на турецких крыльях