Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2023

Чаллы депутаты Миңнехановтан шәһәрнең бишенче хастаханәсе төзелешенә ярдәм сорады

0

Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең баш табибы, Чаллы шәһәр Советы депутаты Марат Мөхәммәдиев Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка шәһәрнең 5нче хастаханәсенең яңа бинасы проекты эшләрен финанслауны хуплауны сорап мөрәҗәгать итте.

Автошәһәрдә узган хисап сессиясендә ул шәһәр администрациясе тарафыннан 6 гектарлы шәһәр хастаханәсе төзелешенә җир участогы бүлеп бирелүен хәбәр итте. Әмма гомуми мәйданы 35 мең квадрат метр булган бина буенча тулы проект эшләрен башлау өчен 74 млн сум бүлеп бирүгә ихтыяҗ саклана.

«Бишенче шәһәр хастаханәсенең хәле Чаллы сәламәтлек саклау өлкәсендә элеккечә иң актуаль проблема булып тора. Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич, сәламәтлек саклау министрлыгына һәм ТР Төзелеш министрлыгына хастаханәне проектлаштыру мәсьәләсен  –  шәһәрнең бишенче хастаханәсен Кама күп профильле хастаханәсенә трансформацияләүне башлап җибәрү турындагы йөкләмәгез өчен рәхмәт белдерәбез. Бу мәсьәләнең мөһимлеге бишенче хастаханәдә җиде уникаль профиль тәкъдим ителү белән дә аңлатыла, офтальмология, урология, отоларингология, авыз-бит хирургиясе шәһәрнең бер учреждениесендә дә юк. Ә күп кенә районнар өчен бишенче шәһәр хастаханәсе муниципальара үзәк булып тора, учреждение республиканың 19 районына хезмәт күрсәтә», –  дип билгеләп үтте спикер.

Моннан тыш, Чаллының берничә эре учреждениесендә җиһазлар искергән. Әйтик, Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе җиһазлануга инде 14 ел. Сугыш ветераннары госпиталендә һәм шәһәрнең 5нче хастаханәсендә дә шундый ук хәл.

«Бу алгарыш өчен җитди киртә булып тора. Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә җиһазлар паркын яңартуга ихтыяҗ 1,1 млрд.сум тәшкил итә, сугыш ветераннары госпиталендә  –  280 млн. сум, шәһәрнең 5нче хастаханәсендә –  210 млн. сум»,  –  дип билгеләде Марат Мөхәммәдиев.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Анастасия Потапова вышла во второй круг турнира WTA-1000 в Риме






Два человека погибли в массовом ДТП на северо-востоке Москвы

Настоящее искусство

Собянин рассказал, как Москва заботится о ветеранах Великой Отечественной войны

День Победы отметили в селе Ильинское Малоярославецкого района