Владимир Путин Рәҗәп Эрдоганны туган көне белән котлады
Россия Президенты Владимир Путин Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганны туган көне белән котлады. Котлау телеграммасы һәм дәүләтләр лидерларының телефон сөйләшүе Кремль матбугат хезмәтендә чыкты.
«Сез ватандашлар арасында һәм чит илләрдә хаклы рәвештә югары абруйга ия. Бу авыр вакытта, шундый критик вазгыятьтә, Төркия җир тетрәүләрнең фаҗигале нәтиҗәләрен җиңеп чыга, дәүләт эшлеклесенең һәм кешенең иң яхшы сыйфатлары, кыюлыгы, кирәкле карарларны кабул итә белүе тулысынча күренә», диелгән котлауда.
Путин билгеләп үткәнчә, Россия Эрдоганның ике илнең мөнәсәбәтләре һәм конструктив хезмәттәшлеге үсешенә керткән өлешен бәяли, һәм уртак проектлар өстендә алга таба эшләүгә, төбәк һәм глобаль көн тәртибендәге мәсьәләләрне үзара файдалы хәл итүгә өмет итә.