«Сулый алмыйбыз, дип пышылдады»: 4 оныгы белән калган ана «Крокус»ка киткән кызларын эзли
Ростов өлкәсендә яшәүче Елена «Крокус»тагы теракттан соң югалган ике кызын эзли. Аның олы кызы Татьяна соңгы тапкыр 20:30да элемтәгә чыккан һәм бөтен җир януын, сулыш ала алмауларын хәбәр иткән. «Сулый алмыйбыз, янабыз, ярдәм итегез», – дип әйтергә өлгергән ул.
Елена Владимировна сөйләвенчә, аның 42 яшьлек кызы Анна Ростов өлкәсеннән Мәскәү өлкәсенә «Пикник» концертына килгән. Мытищада яшәүче 34 яшьлек сеңлесе Татьяна белән очрашкан, бергә концертка киткәннәр. Террор вакытында олы кызы әнисенә шалтырата һәм, төтенгә тончыга-тончыга, бөтен җирнең януын пышылдый, аннары югала. Кече кызы Татьяна 20.00 сәгатьтән соң бер дә элемтәгә чыкмаган, дип яза «SHOT» каналы.
Елена Владимировна әйтүенчә, ике кызы да зыян күрүчеләрнең беренче исемлекләрендә булган, ләкин соңыннан аннан юкка чыкканнар, ана ни өчен икәнен белми. Хәзер Елена өендә кече кызының ике оныгы белән, кызларын эзли һәм аларның исән булуларына ышана.
Анна Макарская банкта эшли, кредит бирү белән шөгыльләнә, аның 16 һәм 12 яшьлек ике баласы бар. Кечесе, Татьяна Макарская, бизнес-компаниядә хезмәт куя, аның да 6 һәм 9 яшьлек ике баласы үсә.