Добавить новость
ru24.net
Новости по-русски
Март
2024

«Крокус Сити»да кешеләрне коткарган 15 яшьлек Ислам Хәлилов: «Бик куркыныч иде»

0

«Крокус Сити Холл» күңел ачу үзәгендә атыш башлангач, сигезенче сыйныф укучысы Ислам Хәлилов бинадан йөздән артык кешегә чыгарга ярдәм иткән. Ул якынча 100ләгән кешегә гомерләрен саклап калырга ярдәм иткән. 15 яшьлек Исламның батырлыгы турында Mash телеграм-каналы яза.

Ислам «Крокус»та кием биреп торучы булып эшли. Аның сөйләвенчә, элек барлык хезмәткәрләр гадәттән тыш хәлләр вакытында ничек эш итәргә икәне турында инструктаж үткән булган, һәм ул бу инструкцияне генә үтәгән.

Ислам эвакуация процессын үз кулларына алган. Ул кешеләрне тар юлдан «Экспо территориясенә», ә аннан соң персоналлар бүлмәсе аша урамга куркынычсыз урынга алып чыккан.

Башта без беренче катта ниндидер аңлап булмый торган тавышлар ишеттек. Бәлки, ниндидер шау-шулы компания килгәндер дип уйладык.

Мин берни дә эшләмәсәм, үз тормышымны һәм күп кешеләрнең гомерләрен бетерәчәгемне аңладым. Дөресен генә әйткәндә, бу бик куркыныч иде. Мин халык арасында булганда, ишек ачарга барганда, баскычтан яки эскалатордан үтерүчеләргә чыгарга мөмкин, граната ыргытырлармы яки ут ачарлармы дип уйладым. Аллага шөкер, бернәрсә дә булмады, мин ишекне вакытында ачып, барысын да «Экспо» ягына чыгардым, — дип сөйли 15 яшьлек коткаручы.

Хәзер герой өендә. Анда аны әнисе, сигез яшьлек энесе һәм өч яшьлек сеңлесе бик көткән.

Әнием шаккатты, бу хәлләрдә калганым өчен елады. Бу хәлләр минем күз алдымда иде. Дөресен генә әйткәндә, мин үзем дә шок хәлендә. Минем күз алдымда ир-атны атып үтерделәр, мин моның турында уйлаудан туктый алмыйм, – дип сөйләгән ул MSK1.RU басмасына.

15 яшьлек малайга Россия мөселманнарының «За заслуги» медале тапшырылачак.

Исегезгә төшерәбез, 22 март кичендә «Крокус Сити Холл»да «Пикник» төркеме концерты алдыннан теракт булды. Берничә кеше бинага бәреп керде һәм кешеләргә ата башлады, аннары бинага ут төртте.

Хәзерге вакытта коткару операциясе тәмамланды. Эзләү дәвам итә. Үлгәннәр исемлегендә 133 кеше исәпләнә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Серена Уильямс

Хэмилтон одним словом отреагировал на выступление Серены Уильямс с Кендриком Ламаром






Песков сообщил о подготовке визита Путина в Китай на юбилей победы над Японией

«112»: Москвич пробрался в вентиляционную шахту и упал с высоты 13-го этажа

Ступинским ветеранам Мурачевым вручили юбилейные медали

Mash Gor: одну из собак, расстрелянных живодерами в КЧР, удалось спасти