Булат Бәйрәмовның кызы Таңсылу «Саф сөю» дигән җырын чыгарды
Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гыймаеваның олы кызлары Таңсылу яңа җыр яздырган.
«Саф сөю» җырының сүзләрен Хәйдәр Исрафилов, ә көен Илнар Ганиев язган.
«Җырны барлык музыкаль мәйданчыкларда тыңларга була. Фикерләрегезне көтеп калам. Сезнең Таңсылу», – дип хәбәр итә яшь җырчы.
Җырны тыңларга өлгерүчеләр яшь җырчыны хуплаган һәм уңышлар теләгән.