Җитәкчене кимсеткән хезмәткәргә нинди җаваплылык каралган?
Юрист Петр Петкилев җитәкчене мыскыл иткән өчен нәрсә янавын аңлаткан. Бу турыда «РИА Новости» яза.
Моның өчен хезмәткәр дисциплинар җаваплылыкка тартылырга мөмкин. Шул ук вакытта Россия Хезмәт кодексында җитәкчегә яки хезмәттәшләргә карата әдәпсез сүзләр куллану өчен турыдан-туры норма каралмаган.
Эксперт аңлатканча, эш бирүче хезмәткәрләрнең үз-үзен тотышына карата таләпләрне мөстәкыйль рәвештә билгеләргә хокуклы. Алар вазифа инструкциясендә, эчке хезмәт тәртибе кагыйдәләрендә яки турыдан-туры хезмәт килешүендә беркетелә.
Юрист билгеләп үткәнчә, мөмкин булган дисциплинар җәзалар — искәртү, шелтә яки тиешле нигезләр буенча эштән азат итү.
«Эштән азат итү өчен мөмкин булган барлык нигезләр законда билгеләнгән. Искәртү белән шелтә арасыннан сайлауны эш бирүче, гаепнең авырлыгын һәм ул нинди шартларда эшләнүен исәпкә алып, үзе хәл итә», — дип йомгаклады Петкилев.
