Добавить новость
ru24.net
Intertat.ru
Март
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Сәламәтлек саклау министрлыгы: Россиядә онковакциналар бушлай булырга мөмкин

0

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы онкология вакциналарын бушлай тәкъдим итү мәсьәләсен карый, алар 2026 елгы мәҗбүри медицина иминияте программасына керергә мөмкин. Бу хакта «Известия» сайтына сылтама белән «Радио 1» сайты яза.

Хәзергә өч төп технология карала, алар арасында – колоректаль ракны дәвалау өчен «Онкопепт» вакцинасы, меланома белән көрәшү өчен мРНК‑вакцинасы һәм кан авырулары булганда кулланыла торган CAR‑T‑терапия бар.

Онковакциналар – профилактика түгел, ә дәвалау. Бу массакүләм инъекция түгел, ә һәр конкрет пациент өчен әзерләнә торган шәхси препарат. Һәр үрнәк шешнең генетик анализы нигезендә әзерләнә һәм бары тик шул шешкә тәэсир итү өчен билгеләнә. Шуңа күрә мондый технологияләр катгый рәвештә квота буенча гына биреләчәк, диелә хәбәрдә.

Орел өлкәсенең Медицина палатасы рәисе Владимир Круглый хәбәр иткәнчә, әлеге программаны тормышка ашыру бөтен ил буенча берничә мең пациентны иңләячәк. Вакцина терапиясен уңышлы кертеп җибәрү өчен өстәмә җитештерү куәтләре булдыру, геном медицинасы үзәкләрен челтәрен арттыру, шулай ук квалификацияле онкологлар һәм иммунологлар әзерләү таләп ителә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса