Безнең милләтнең дә, араннардан чыккан чабышкылар сыман, ирекле вә хөр чаклары булды, булгалады. Коточкыч зур илдә демократия атлы җилләр купкач, ничә дистә еллар буе хыялланган татар зыялылары Татарстанда яшьләр өчен “Идел” журналы нәшер итә башлау бәхетенә иреште. Аннары бер-бер артлы матбугат мәйданында “Шәһри Казан”, “Заман”, “Чулман-Идел”, “Нур”, “Таң йолдызы” шикелле өр-яңа газеталар пәйда булды. Ни үкенеч, мең төрле хәйлә табып һәм киртәләр төзеп, аларның байтагына ясин чыгып куйдылар да инде. Читать дальше...
Мөселманнар өчен изге җомга көнне “Казан-Арена” стадионында республикакүләм ифтар мәҗлесе узды. Бу кичтә стадионда Коръән аятьләре яңгырады, Татарстан Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, ураза хикмәтләре, ифтар йолалары турында бәян кылды, Кол Шәриф җәмигъ мәчете имамы Илфар хәзрәт Хәсәнов эчтәлекле вәгазь сөйләде.
Читать дальше...
Милләтнең рухи дөньясын үстерүдә, татар халкының асыл сыйфатларын саклап калуда театр әһәмиятле роль уйный. Иҗат итү, рухи байлык тудыру - җиңел хезмәт түгел. Театр артистының тормышы артык мәшәкатьле булуы белән аерылып тора. Һәр артистның үзенә генә хас иҗат кыйбласы, эчке дөньясы бар һәм, ул дөнья никадәр бай булса, сәхнәдә тудырылган образлар да шул дәрәҗәдә камил була. Үзең дә сизмәстән, башкарылган образ белән артистны бербөтен итеп күрәсең. Мондый тәңгәллеккә бар кеше дә ирешә алмый. Читать дальше...
Татарстанның атказанган артисты Фәймә Бикмора-тованың ире артист та түгел, хатынына театрдан китү шарты куеп та өйләнми. Ләкин тормыш без теләгәнчә генә бармый шул. Фәймә ханым “Мин театрдан китеп торуым белән күп рольләремне югалттым”, дисә дә, үкенми, вакытында дөрес юл сайлавына сөенә. Дөрес, әйтүенә караганда, ул электән үк театр дөньясында үрләр яулауны максат итмәгән. 14 бала тәрбияләп үстергән әти-әнисе, бу бәхетле гаиләдә үрнәк алып үскән кыз башка юлга өстенлек бирә дә алмый, билгеле. Читать дальше...
Бәшир Искәндәр улы Рәмиев – Советлар Союзы күләмендә иң беренче булып электрон хисаплау машинасының проектын ясаучы, уйлап табучы һәм аларны гамәлгә куючы галим генә түгел, ә атаклы шагыйребез Дәрдемәнд оныгы да иде ул.
Читать дальше...
Вакыт җәнапләре
Шыбыр тирдә кеше – дөнья куа,
Кызулана һаман Җир күчәре:
Беләбез бит күбекләнеп чапкан
Атның беркөн янып үләчәген...
Тик сөялеп әлиф-таягына,
Исе-һушы китеп, гаҗәпләнеп,
Юл читендә басып карап кала
Карт мосафир – Вакыт җәнапләре.
Этә-төртә һәркем, уза, туктый,
Светофорның сары төсе – алга!
Төннән дә көн ясый неон утлар –
Чабыш яңабаштан кабатлана.
Тик сөялеп әлиф-таягына,
Исе-һушы китеп, гаҗәпләнеп,
... Читать дальше...
4 июль (шимбә). Рамазан аеның 17нче көне. 19нчы Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 21.24 сәгатьтә калка, 6.10 сәгатьтә бата. 3нче фаза. Көн озынлыгы 17.25 сәгать.