Добавить новость
ru24.net
«Мәдәни җомга»
Июль
2015
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30 31

Новости за 16.07.2015

Мөнир АБДУЛЛИН: БЕЗ КЕМНӘН КИМ?

«Мәдәни җомга» 

Чит илләрнең санкцияләре кертелү Россиянең азык-төлек базарында  ыгы-зыгы тудырып алса да, озакка бармады. Элек безне ашамлыклар белән тәэмин итеп торган илләр урынына яңалары килергә җыена. Һәрхәлдә без ач та, ялангач та булмабыз. Әмма хикмәт башкада: без гел шулай чит илләр күзенә карап торырбыз микәнни?! Югыйсә, Россия крәстиәннәренә хөкүмәт ярдәм итсә, үзебезнеке дә җитәрлек. Ә ни өчен хөкүмәт яшелчә, ит, сыр, алма кебек ризыкларны Җир шарының бүтән төбәкләреннән эзләп йөри?

Читать дальше...

ТАТАРСТАН ҖИҢДЕ

«Мәдәни җомга» 

Татарстан “Россия сугышларының гаилә фотохроникалары” Бөтенроссия бәйгесендә җиңде. Күптән түгел Мәскәүдә Поклонная тавындагы Бөек Ватан сугышы Үзәк музеенда бүләкләү тантанасы булып узды. fotohroniki.ru сайтында сугыш чорына караган 16 меңләп  фотосурәт һәм таныклык урын алган. Шуларның 1500ен татарстанлылар юллаган. Икенче урында – Мәскәү өлкәсе. Өченче урынны Мәскәү шәһәре һәм Тверь өлкәсе бүлешкән.

Читать дальше...

АК БАЯНЛЫ ШӘП ЕГЕТ

«Мәдәни җомга» 

Шәйхиҗан Сатиев улларына 130 сумлык баян сатып алган икән, дигән яңалык Актаныш районының Татар Ямалы авылын, сәгате-минуты белән  әйләнеп чыга. Берәүләр агайны мактаса, икенчеләре тинтәк дип сүгә. Янәсе, акчасын балаларының өс-башын яңартуга тотса шәбрәк булыр иде. Ни әйтсәң дә, сугыштан соңгы авыр, ипигә дә тамак туеп бетмәгән еллар бит.  Ә Шәйхиҗан аганың гаиләсе ишле: берсеннән-берсе кечкенә 9 баласы бар. Әмма гаилә башлыгы башкача уйлый: Сатиевларның музыка уен коралларында уйнарга һәвәслеге авылдагы һәр кешегә таныш. Читать дальше...

Фирдәвес ӘҺЛИЯ: АК КҮЛМӘКЛЕ БОЛГАР ӘНКӘСЕ...

«Мәдәни җомга» 

БОЛГАР ӘНКӘБЕЗ

Таң атканда томаннардан чыга
Ак күлмәкле Болгар Әнкәсе,
Челтеридер ике толымына
Үреп салган чулпы тәңкәсе.

Үлән үскән далалардан үтә,
Күзләрендә күкләр чагыла.
Гамьсез имеп яткан сабые да
Әнкәсенә сөеп сарыла.

Милләтемнең күңел моңнарыдай,
Агыладыр вакыт елгасы...
Үткәннәрнең томаныннан чыгып,
Пәйда була Болгар каласы,
Безнең Бөек Болгар каласы.

САНДУГАЧ  ТУГАН ТЕЛЕМ

Өстәлләргә тәмле икмәк
Куела телем-телем. Читать дальше...

СИКСӘН ЯШЬЛЕК ГАРМУНЧЫ

«Мәдәни җомга» 

Самара өлкәсенең Шентала районы Денис авылында 1934 елның 23 февралендә  күп балалы гаиләдә дөньяга килә ул. Шаһидә апага 7 яшь тулгач, Бөек Ватан сугышы башлана. Бер күзенә чәчәк авыруыннан ак төшеп, күрмәгән килеш сугышка алынган иң олы Хәсән абыйлары турында “хәбәрсез югалды” дигән хат килә. Аның турында соңгы хәбәрне сугышта бергә булган авылдашы кайтып сөйли. “Бер елганы кичеп чыкканда, фашистлар шартлаткач, күпер урталай ярылды. Без чыгып өлгердек, Хәсән  суга акты”.

Читать дальше...

АЙГА КЫРЫН КАРАМА

«Мәдәни җомга» 

18 июль (шимбә). Шәүвәл аеның 2нче көне. 3нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 6.12 сәгатьтә калка, 20.48 сәгатьтә бата. 1нче фаза. Көн озынлыгы 16.52 сәгать.
 
Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Башка операция ясатырга, теш алдырырга, чәч кистерергә ярамый, күзләрне арытмаска кирәк.

Читать дальше...

Мөнир АБДУЛЛИН: БЕЗ КЕМНӘН КИМ?

«Мәдәни җомга» 

Чит илләрнең санкцияләре кертелү Россиянең азык-төлек базарында  ыгы-зыгы тудырып алса да, озакка бармады. Элек безне ашамлыклар белән тәэмин итеп торган илләр урынына яңалары килергә җыена. Һәрхәлдә без ач та, ялангач та булмабыз. Әмма хикмәт башкада: без гел шулай чит илләр күзенә карап торырбыз микәнни?! Югыйсә, Россия крәстиәннәренә хөкүмәт ярдәм итсә, үзебезнеке дә җитәрлек. Ә ни өчен хөкүмәт яшелчә, ит, сыр, алма кебек ризыкларны Җир шарының бүтән төбәкләреннән эзләп йөри?

Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Кирилл Скачков

Кирилл Скачков из Новокузнецка стал победителем Игр стран БРИКС-2024






СМИ: актер Алексей Бардуков попал в больницу с ботулизмом

43-летняя светская львица Пэрис Хилтон похвасталась фигурой в кожаном бикини

Три донских университета попали в список лучших вузов России

Bcoin2048 новая игра взорвала мир криптовалюты, лучший аналог биткойна?