РЕДАКЦИЯДӘН. Сентябрьдә журналист, язучы, Риза Шәфи исемендәге премия лауреаты Амур Нур улы Фәләховка (Амур Фәләх) 50 яшь тула. Каләмдәшебезне гомер бәйрәме белән ихлас котлап, иҗат дөньясында яңа үрләрне уңышлы яулавын телибез.
Читать дальше...
Быел 5 апрельдә Татарстан Милли музее үзенең 120 еллык юбилеен билгеләп үтте. 8-12 сентябрь көннәрендә шушы вакыйга нисбәтеннән Казанда “Күп мәдәниятле дөньяда музейларның миссиясе” дигән темага Халыкара музейлар форумы узачак. Әлеге форум алдыннан без Татарстан Милли музее генераль директоры, тарих фәннәре докторы, Халыкара музейлар советы (ИКОМ) вице-президенты, Музей хезмәткәрләре ассоциациясенең Татарстан бүлеге рәисе, Россия мәдәният хезмәткәрләре иҗат берлегенең Татарстан бүлеге рәисе... Читать дальше...
Милли китапханәбезгә 150 ел
Борынгы бабаларыбыздан калган кулъязмалар - бәһаләп булмый торган кыйммәтләрнең берсе. Татарстан Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә менә шундый мирасыбыз саклана. Хәзерге вакытта биредә 2700 данә кулъязма китап бар. 11 ел дәвамында әлеге бүлекне Айрат Заһидуллин җитәкли.
Татарстан Милли китапханәсендә кулъязмалар бүлеге төрдәшләре арасында - иң яше. Ул 1992 елда гына булдырыла. Бүлекне әүвәл Раиф Мәрдәнов җитәкли. Читать дальше...
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, рәссам Рөстәм Шәмсутов сәнгать сөючеләрне тынгысызлыгы белән һаман гаҗәпләндерә килә. Рөстәм архитектура буенча белем алган. Аның Кол Шәриф мәчете проекты бәйгедә икенче урын алган иде. Бүгенге көндә республикабызның әле бер, әле икенче районында аның проекты буенча мәчетләр төзелә тора, рәссам аларның бизәлешен дә үзе башкара.
Читать дальше...
Кайтабыз. Бөтен җирне ап-ак итеп карлар яуганда да, Агыйдел болыннарын хуш исләргә күмеп, шомыртлар чәчәк атканда да, урамнарны ут-кызыл миләшләргә төреп, алтын көзләр җиткәндә дә. Актаныш безне – үз балаларын – нинди генә эш-мәшәкатьләр арасында яшәсә дә, шатланып каршы ала.
Читать дальше...
5 сентябрь (шимбә). Зөлкагдә аеның 21нче көне. 23нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 22.02 сәгатьтә калка, 13.23 сәгатьтә бата. 4нче фаза. Көн озынлыгы 13.34 сәгать.
Читать дальше...
РЕДАКЦИЯДӘН. Сентябрьдә журналист, язучы, Риза Шәфи исемендәге премия лауреаты Амур Нур улы Фәләховка (Амур Фәләх) 50 яшь тула. Каләмдәшебезне гомер бәйрәме белән ихлас котлап, иҗат дөньясында яңа үрләрне уңышлы яулавын телибез.
Читать дальше...