“Милли рухны ныгыту өчен милли мәктәпләр, училищелар, театрлар, туган телдә язылган китаплар кирәк. Ә бездә алар юк. Алардан башка милләтнең киләчәге бармыни? Шулай итеп, эшкә тотынабызмы, әллә бетәбезме?” Атаклы милләтче әдип Гаяз Исхакый үзенең “200 елдан соң инкыйраз” дигән хезмәтендә шулай дип язган иде. Авторның үзе тарафыннан “хыялый роман” дип бәяләнгән әсәр 1904 елда иҗат ителгән һәм татар халкының милли үзенчәлекләрен, телен югалта барып, әкренләп руслар белән кушылып бетүен тасвирлый. Читать дальше...
Моннан 25 ел чамасы элек кенә, туксанынчы еллар башланганчы, без Биләр турында ишеткәләп кенә һәм гомумән күрмичә яшәдек. Сталин партиясенең 1944 елгы карары, Мәскәү каршында гел тез чүгеп яшәү әтиләрнең канына сеңгән, күрәсең, алар хәтта безнең буынга да борынгы башкалабыз турында авыз ачтырмады. Ниһаять, туксанынчы еллар уртасында Чаллыдан Биләргә походлар оештыра башладык. 2002 ел җәендә шәһәр хакиме Рәшит Хәмәдиевне күндереп, хәтта 800 дән артык Чаллы зыялысын иллеләп автобуста борынгы мәркәз... Читать дальше...
Соңгы елларда ташкын кебек агылучы сәяхәтчеләр: “Казан – бик матур шәһәр”, - дип төбәгебезне мактыйлар. Килүчеләрнең кайберләре: “Казан – Европа каласын хәтерләтә”, - дип тә җибәрәләр. Күптән түгел “Тарихи-мәдәни мирасны саклау һәм элекке хәленә кайтару: җирле һәм халыкара тәҗрибә” дигән II Халыкара реставраторлар корылтаенда чыгыш ясаучы РФ мәдәният министры Владимир Мединский исә: “Казан – күпмилләтле Россиянең бик яхшы рус шәһәре”, - дигән гомумиләштерү ясады. Әмма татарлыкка мөкиббән күңелгә мондый мәдхия аз. Читать дальше...
Гөслә - борынгы уен коралы. Идел буенда яшәүче халыкларда (татар, чуваш, мари, удмурт) ул элек-электән кулланышта булган. Хәзерге көндә гөсләдә уйнау традициясе керәшеннәрдә сакланган. Тик ул югалып бару дәрәҗәсенә җитте. Башкаручылар саны (аларның күпчелеге - өлкән яшьтәге апалар) елдан-ел кимеп бара. Әлеге традицияне тирәнтен өйрәнү, саклау һәм яңарту максатыннан мин 2013 елдан бирле махсус экспедицияләргә чыга башладым. Балтач, Арча якларында халык арасында гөсләләр әле дә бар. Әмма быелгы табышлар - гадәттән тыш! Читать дальше...
26 сентябрь (шимбә). Зөлхиҗҗә аеның 12 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 16.46 сәгатьтә калка, 2.50 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 11.58 сәгать.
Читать дальше...