Газетабызда “Талант кадере” исемле язма дөнья күрүгә (№12 – 3 апрель саны) ярты ел вакыт узып китте инде. Беркатлылык һәм сабыйлык чиктән ашкан: ул мәкаләне җитәкчеләр күрер дә берәр төрле нәтиҗә ясамыйча калмас, дип ышанып көткән идек. Әмма дә вә ләкин... “бер китап та укымыйча гына министр булучылар” татар телендә нәшер ителүче “Мәдәни җомга”га күз йөгертү кебек түбәнлеккә төшеп вакланмыйлар икән. “Ятып калганчы, атып кал”, ди мәкаль. Үз сүзебезне яңартып кабатлыйбыз.
Читать дальше...
Гариф Ахуновның тууына 90 ел
Сиксән бишенче ел. Берничә хикәям төрле газеталарда басылган, үземнең исә язучы булу турында хыялланган чаклар. Чаллыдагы Язучылар оешмасы хикәяләремне берәр җыелышта тикшерү турында берничә кат тәкъдим ясаса да, бу адымга җөрьәт итми йөрдем. Әмма, көтмәгәндә, оешманың ул чактагы җитәкчесе Ризван Хәмид үз янына дәште.
– Ноябрь ахырында Казанда яшь прозаиклар семинары була. Иң өметле каләм ияләрен генә чакыралар. Һәр авторның язмаларын ким дигәндә ике олпат язучы тикшерәчәк. Читать дальше...
Уйнасаң
Җырлатырга иде сине һәм тыңларга,
Бу тормышның төрле ягын һич уйламый.
Матур көйләр шигыремә язар идем,
Әгәр булсам син яраткан бер мөганни.
Матур сүзләр язар идем бар көйләргә,
Әгәр мине чынлап сөя дип уйласам.
Мин үзем дә, бәлки, сиңа җырлар идем,
Күңелемдә нечкә итеп бер уйнасаң.
Төс эзләү
Чын төсеңне эзлим,
Чын җисмеңне.
Бәлки, син бик начар түгелдер.
Кайчагында нәзек сабый үлән
Саз иярткән суга күмелер. Читать дальше...
Таҗи Гыйззәтнең тууына 120 ел
Татар әдәбияты классигы Таҗи Гыйззәтнең иҗат мирасын барлау, аның әсәрләренә заманча бәя бирү - халкыбызның мәдәни югарылыгын раслаучы гамәл. Таҗи Гыйззәт - үз пьесаларында татар халкының 100 елга якын тарихын, гореф-гадәтләрен, яшәү рәвешен, милли характерларны чагылдырган драматург. Әйтик, «Наемщик»та вакыйгалар 1861 елгы реформалар алдыннан барса, авторның соңгы әсәрләре ул үзе яшәгән илленче ел урталары турында сөйли. Шушы тулы бер гасырлык вакыт аралыгында... Читать дальше...
19 сентябрь (шимбә). Зөлхиҗҗә аеның 5 нче көне.7 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 11.39 сәгатьтә калка, 20.29 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 12.30 сәгать.