Добавить новость
ru24.net
«Мәдәни җомга»
Июль
2015
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30 31

АК БАЯНЛЫ ШӘП ЕГЕТ

0
АК БАЯНЛЫ ШӘП ЕГЕТ

Шәйхиҗан Сатиев улларына 130 сумлык баян сатып алган икән, дигән яңалык Актаныш районының Татар Ямалы авылын, сәгате-минуты белән  әйләнеп чыга. Берәүләр агайны мактаса, икенчеләре тинтәк дип сүгә. Янәсе, акчасын балаларының өс-башын яңартуга тотса шәбрәк булыр иде. Ни әйтсәң дә, сугыштан соңгы авыр, ипигә дә тамак туеп бетмәгән еллар бит.  Ә Шәйхиҗан аганың гаиләсе ишле: берсеннән-берсе кечкенә 9 баласы бар. Әмма гаилә башлыгы башкача уйлый: Сатиевларның музыка уен коралларында уйнарга һәвәслеге авылдагы һәр кешегә таныш. Ерак бабалары Зиммөхәммәт үзе ясаган скрипкада уйнаса, аның улы  Бикмөхәммәт көйләрне гармунда һәм скрипкада яңгыраткан, аның улы Мәхмүтнең гармунында көйләр исә тагын да моңлырак ишетелгән. Гаилә башлыгы үзе дә тальян тавышларын бик ярата, әз генә буш вакыты булдымы, кулына гармун ала, җилкендереп уйный. Гомумән, тальян гаиләнең бик кадерле ядкәре: аның урыны һәрвакыт түрдәге өстәлдә, чигүле ашъяулык белән ябып куелган. 

Нәсел тамырларыннан ук килгән сәләт агайның балаларында да, аеруча улы Кирамында  көчле  чагылыш тапкан. Дүртенче яшенә чыгуга, гармунлы уйныйм дип, күрекне тартып, шыңгырдатырга өйрәнгән сабыйга әтисе сабыр гына тальян белән алай кыланырга ярамаганын, көй чыгарырга өйрәнергә кирәклеген аңлата.  ”Суда, суда, суда йөзә аласыңмы”ны үзе  уйнап җырлап та күрсәтә, шуны өйрәнеп карарга куша. Малай, гармунның әтисе күрсәткән телләренә басып, күңеленә сеңдереп калган шушы көйне чыгарырга тырышучан булып китә. Әмма  нәни бармакларның гармун телләрендә йөрешен көй ритмикасына  туры китерү җиңел түгел икән. Җырның кайбер урыннарын әтисе кабат күрсәтеп бирә. Берничә көн тырыша торгач, көй хәйран әйбәт кенә чыга башлый. Шуннан кечкенә Кирам әтисеннән яңадан-яңа көйләр, җырлар уйнап күрсәтүен сорый.

Кирамның шулай җыр-моңга, гармунга тартылуы әтисе Шәйхиҗан ага белән әнисе Сәгадәт апаны бер яктан сөендерсә, ата-анага аның өчен хафалану да өстәлә. Чөнки бию көйләрен уйнаган чагында малайның  куллары гына очына, ул аякларын кирәгенчә тыпырдата алмый икән. Аягүрә бастымы, бераздан шып итеп тагын урынына утыра.  Кыскасы, баланың аякларының бигүк сау түгеллеге сизелә. Дөньяны күргән Шәйхиҗан ага мәсьәләне үзенчә хәл итә: ул малайны кулыннан тотып чирәмлектә йөртә, аяк буыннарың ныгысын, ди. Көн саен шулай. Күнегүләр эзсез калмый, Кирам йөгереп йөри башлый. Гармунның да урыны үзгәрә, Шәйхиҗан аны бала алырлык урынга куя, өстен каплап калдырырга өйрәтә.

Кирам беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергәндә инде “Арча”, “Шөгер”, “Сарман”, “Минзәлә”, “Актаныш басмалары”, “Күн авылы көе”, “Яшьлек”, “Гөлнәзирә”, “Шахта”, “Матур булсын”, “Хуш авылым” кебек җыр һәм бию көйләрен  колакка ятышлы, шома  итеп уйный торган була. 

Ә инде 1964 елның 18 сентябре - өйгә зәңгәр төстәге “Тула” баяны кайткан көн 2 нче сыйныфта укыган малайның хәтеренә мәңге җуелмаслык булып уела. Гомумән, ул Сатиевларның барысы өчен дә иң шатлыклы тарихи вакыйгага әверелә.

Әлбәттә,  танылган баянчы Кирам Сатиевның формалашуында әнисе Сәгадәт апаның да йогынтысы зур булгандыр. Ул кырда эшлиме, өй мәшәкатьләре белән мәшгульме,   матур тавышы белән моңлы  җырларны көйли торган була. Аның иң яраткан җырында исә мондый сүзләр бар: “...Шул егетне гармун тарткан килеш төшләремдә күреп уянам...” Бу моңнар Кирамга аеруча тәэсир итә. Көйләрне баянда уйнау диңгездә йөзгән корабны хәтерләтсә,  әнисенең җырлары шуңа җилкән күтәргәндәй тоела аңа. Аннары мәктәптә дә яңа баянында авылда моңарчы яңгырамаган рус, украин, һинд халык көйләрен уйный башлаган малайга игътибар итәләр. Кирамның  җырларны бик тиз отып алу сәләте күренә. Әйтик, беркөнне җыр укытучысы Халидә апасы Кирамга мәктәп хоры репертуарын өйрәнергә куша.  Укытучы хор белән эшләгән арада, үсмер бу көйләрне бер репетициядә үзләштерә, хорның аккомпаниаторына әверелә. Гомумән, Татар Ямалының  көй-моңга тартылган малайлары бәхетле: мәктәптә, күп кенә авыллардан аермалы буларак,  музыкага игътибар бирелә. Уку йортында үзешчән сәнгать түгәрәкләре  эшләп килә. Кирам да үзлегеннән думбыра, мандолина кебек музыка уен коралларында уйнарга өйрәнә, мәктәпнең кыллы музыка уен кораллары ансамбленең дә алыштыргысыз музыкантына әверелә, берничә партияне башкара.

Үзешчән сәнгать конкурслары, концерт –смотрларның берсе дә кулларында кош сайратырга өйрәнгән үсмердән башка узмый. Якты сәхнәләр, авылның һәм район мәдәният йортының халык белән тулы тамаша заллары, алкышлар музыкантка ләззәт алып килә. Билгеле, бу шатлыклы сәгатьләр Кирамның гаять зур тырышлыгы, армый-талмый ясаган күнегүләре бәрабәренә килә. Ә бервакыт “артистлар” Актанышта үткән район смотры тәмамлангач, трактор чанасына утырып,  Татар Ямалына кайтырга чыга. Трактор моторы Такталачык тавын менгәндә кинәт сүнә, тракторчының ни җәфалануына карамастан, двигатель кабынмый. Ә кайтырга әле 10 чакрым ара бар. Үзешчәннәргә җәяүләп  юлга кузгалудан башка чара калмый. Әтисе бүләк иткән баянны, концерт киемнәрен  күтәреп кайтып  җиткәнче, офыкта таң беленә башлый. Әмма  бу төн булачак  артистның күңелендә бөреләнгән яшерен хыялын  җимерми.

Аңлашыла ки, авыл баласының тормышы музыка белән шөгыльләнеп утырудан гына тора алмый, билгеле бер мәзәктәгечә,  яраткан җырчыбыз Илһам Шакировтан, “Син кем булып эшлисең?” дип сораган кебек, авыл өчен баянда уйнау да  ял итә торган бер шөгыль генә.

Ул елларда ягулык утын табу - Татар Ямалы халкының җелегенә төшкән җәфаларның берсе. Чөнки якын-тирәдә  урман юк. Кечерәк кенә каен урманы бар үзе, әмма аны ял итә торган урын дип күз карасы кебек саклап кына тоталар. Беркем дә аннан сыңар ботак та кисми. Авылда күпләр торф, башкача әйтсәк, умбы яга. Аны сазлык эченнән чыгарырга, киптерергә кирәк. Шуны ягып, исеннән агуланып җан тәслим кылган кешеләр дә була. Шәйхиҗан ага умбы яктыртмый. Шуңа күрә бу мәсьәләдә таякның юан башы әниләре Сәгадәт белән гаиләдәге  малайларга төшә. Алар Мари тавыннан, Сөтлә таллыгыннан кәҗә талы, коба тал, имән, юкә, усак кисеп, сыер (ите дә, сөте дә юк дип атларны бетерә язган еллар) җигеп,  чанага төяп ташыйлар. Гадәттә әниләре йөгәненнән җитәкләп бара, уллары чананы тәртәсеннән тарта. Шәйхиҗан ага исә сыер җигәргә хурлана.  Ул энә белән оста эш итә, күбрәк вакытын тегү машинасы янында үткәрә, авылны киендерә.

Яз җитү белән яңа мәшәкать: каеры төшерү башлана. Аны шөшле белән каезларга, бер күтәрәм булгач, шуны иңбашыңа салып сазлыклы урыннан 5-6 чакрым юл үтәргә кирәк. Аннары сөяк җыю, печән, курпы чабу, кирпеч сугу кебек эшләр бер-берсен алыштыра. Агыйделдә, боз каткач, авыл  кешеләре  телендә шылан дип йөртелгән камыш чабу башлана. Ләкин малайлар өчен иң авыры  - гөлҗимеш җыю. Кырыйдагысын инде кемдер җыйган, чәнечкеләренә кадала–кадала эчкә кергәндә, куллар, беләкләр, күкрәкләр тырнала. Кирамга да шушы эшләрнең эчендә кайнарга, тормышны җигелеп тартырга туры килә.  Үзе әйткәнчә, алар эшләп үскән егетләр. Әлбәттә, тормышның бәйрәмнәре дә күп булган: гармун уйнаудан кала, күңелгә иң мөкатдәсе – кышкы озын кичләрдә кычкырып әдәби әсәрләр, әкиятләр уку. “Ак бүре” дигән әкият, ярты гасыр вакыт үтсә дә, Кирамның  күңеленнән җуелмый.

Сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, Кирам Әлмәт музыка училищесына юл тота. Шәйхиҗан ага 4 ел дәвамында улының укуы белән кызыксынып тора.  Әлбәттә, үзе дә көйләрне тальянда теләсә кемнең күңеленә үтеп керерлек итеп уйнаган  ата Кирамның музыкада нинди югары дәрәҗәгә ирешкәнен аңлый, сөйләшүләренең берсендә “Улым, син татар көйләрен чит илләрдә ишеттерерсең әле”, – дип бәясен дә бирә.  Аннары инде консерватория, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә баянчы-концертмейстер булып эшләү, армия сафларында хезмәт итү...

Татар эстрадасының иң якты йолдызы Әлфия Авзалова беркөнне армиядән кайтып яңадан филармониядә эшли башлаган егеттән “Шахта”ны уйнап күрсәтүен үтенә. Кирам аны моңлы аһәң белән, йөрәккә үтеп керерлек итеп башкара. Шулай итеп ул Әлфия Авзалованың баянчысы булып китә. Җырчы бүген дә Р.Гомәров һәм К.Сатиевны үзенең иң моңлы аккомпаниаторлары итеп искә ала. Әлбәттә, баянчының  музыкаль яктан  грамоталы булуы җырчыга һәрвакыт ярдәм итә, авыр хәлләрдән коткарып калган чаклары да була. Репертуарны гел яңартып тору сорала. Яңа җырлар өйрәнгәндә дә нотадан көйне бергәләп ясыйлар. Шулай итеп, СССР дигән зур илне бергәләп аркылыга-буйга  иңлиләр. Билгеле ки, салкын клублар, трактор арбасында чайкалып барулар аларны да читләтеп үтми. Артистлар тормышында төрле мәзәк хәлләр дә булгалый. Бервакыт ачык һавадагы сәхнәдә концерт бара. Әлфия Авзалова Зиннур Гыйбадуллинның Гөлшат Зәйнашева шигыренә язган  “Гармунчыга” дигән җырын башкара. Яңгыр сибәли. Җырның  “Гармуны да үзе кебек бар сәер гадәтләре...“ дигән сүзләренә җиткәч, баянның яңгырда агачы бүртүдән бас ягындагы бер теле батып кала. Кирам кулы белән баянга суккалап карый, чыкмый,  бераздан игә килә тагын. Моны күреп алган халык рәхәтләнеп  көлешә.

Әмма кайда гына йөрсә дә,баянчының үз халкының моңын, җырын яратуы бәреп чыга. Бервакыт Ленинградта Мирсәет Сөнгатуллин белән Кирам Сатиевны бер мәҗлескә чакыралар. Алар икесе бергәләп халкыбыз җырларын, композиторларның әсәрләрен башкара. Шунда Кирам анда эшләүче ресторан музыкантларына “Әйдәгез, “Союз-Аполлон” ясыйбыз”, - дип мөрәҗәгать итә. Ризалашалар. Кирам тәнәфестә аларның һәрберсенә үз партияләренең ноталарын язып бирә. “Легко и весело”, - дип  өсти. Җитәкчеләре темпны бирүгә, залда безнеңчә  көй башлана. Мәҗлес җанлана, гөрли. Урысы да, татары да “Бишле бию”енә , “Әпипә”гә баса. Кунакларның күңелен күрә алуларына  Ленинград музыкантлары да сөенә, “Спасибо грамотному баянисту!”- дип рәхмәт белдерәләр. 

Кирам Сатиевның  бер гадәте бар: ул нинди дә булса эшкә алына икән, башы-аягы белән дигәндәй, шуңа кереп китә, аны тәмамламыйча тынычланмый. Әлфия Авзалова баянчының гастрольләрдә йөргәндә җырлар эшкәртүенә, көйләр, вариацияләр язуына игътибар иткән. Беренче булып ул “Уракчы кыз” темасына (Н.Исәнбәт шигыре, Х.Ибраһим музыкасы) вариацияләр иҗат итә. “Гастрольдә вакытта салкын кунакханәнең тагын да салкынрак юыну, үтүкләү  бүлмәләрендә  язды ул аларны. Башка музыкантлар ял итә: телевизор карый, су коена. Ә Кирамның  иңендә - һаман баян,  алдында - нота кәгазе, карандаш һәм бетергеч. Яза, сыза, төзәтә. Яңадан уйнап карый”, - ди ул К.Сатиев турындагы язмасында. Шушы иҗади хезмәтенең нәтиҗәсе буларак, ул Актерлар йорты сәхнәсендә үзе язган һәм эшкәрткән әсәрләрдән  торган соло-концертын бирә. Алга таба Кирам Сатиев Татарстан телевидениесеннән дә ике соло-концерт белән чыгыш ясый. Ә 1990 елда баянчы солист Үзәк телевидениедән яңа концерт программасы белән чыгыш ясый. Соңрак бу концертны кабатлап та күрсәтәләр.

Легендар җырчыбыз Илһам Шакиров та баянчының сәләтенә, тырышлыгына һәрвакыт югары бәя бирә, аның аеруча халкыбызның эреле-ваклы гармуннарын зур сәхнәләргә алып чыгып, югары профессиональ осталык һәм техник яктан зур камиллек белән халыкка ишеттерүен зур казанышларының берсе  дип исәпли.  

Кирам Шәйхиҗан улының эшне бирелеп, җиренә җиткереп  башкара торган сыйфаты  “Татарстан баянчылары” дигән җыентыкны әзерләгәндә дә, аның  турында танылган сәнгать әһелләре истәлекләрен,  аның үзе язган шигырьләре, җырлар, кыска хикәяләр, юморескалар, кызык-мызыклары тупланган “Ак баян”, “Консерватория. Армия. Филармония” дигән китапларны туплаганда да күренә.  Әлбәттә, бу басмаларда  Кирам Сатиевның  һәрнәрсәнең фәлсәфәсен, мәгънәсен таба белә торган җыр җанлы, иҗади ир-егет булуы да ярылып ята. Бүген  аның үзе көй язган “Төшләремә керәсең”, “Сине эзләдем” кебек җырлары - аеруча популяр.

Соңгы вакытларда Кирам Сатиев осталыгын, белемен яшьләргә тапшыру эшчәнлеген дә башлап җибәрде. Ул инде дистәгә якын ел Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында укыта.

Әтисенең юравы юш килә. Татарстанның халык артисты Кирам Сатиев уйнавындагы татар көйләре  Мәскәү Кремленең Съездлар сараенда яңгырый, ул милли моңнарыбызны дөньяның Америка Кушма Штатлары, Төркия, Болгария, Финляндия, Германия, Чехия, Кытай,  Швеция, Дания, Норвегия, Бөекбритания, Исландия, Гренландия, Канада кебек илләрендә, алардагы Атланта, Сан-Франциско, Нью-Йорк, Төркиянең Истанбул, Анкара, Иске шәһәр, Болгариянең София, Бургас, Несыбыр кебек зур шәһәрләрендә яшәүчеләргә дә ишеттерә. Баянчы читтә йөргәндә бер нәрсәгә аеруча игътибар иткән:  “Читтә яшәүче милләттәшләребез туган телебезнең кадерен белә. Ә  Татарстанның үзендә гомер иткән татарлар мәнсезрәк,  урысчаны якынрак күрә. Телебезнең юкка чыга баруына без үзебез гаепле”, – ди ул.

Кирам Сатиев кулындагы ак  баяннан агылган көй-моңнар бүген дә республиканың, Россиянең һәм дөньяның төрле почмакларында яңгыравын дәвам итә.

 

.Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның халык артисты документын тапшыра. 2006 ел.

.Кирам хатыны Гөлшат, кызы Сәрия белән. 2008 ел.

.Америкада гастрольдә. 2008 ел.

 




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus



Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: В Московском регионе более 62 тысяч семей распорядились материнским капиталом через банки

Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: Родители 240,5 тыс. детей в Московской области получают единое пособие

Вебкам-студия MONTANA в Санкт-Петербурге

Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: Более 12 тысяч жителей Москвы и Московской области получают повышенную пенсию за работу в сельском хозяйстве


Главный врач клиники "Мегастом", стоматолог Владимир Лосев: в каком возрасте оптимально устанавливать брекеты

У инвесторов появилась возможность купить ЦФА на "Атомайзе" прямо в мобильном приложении Росбанка

«Авиаторы» возглавили рейтинг самых популярных солнцезащитных очков у россиян – «585*ЗОЛОТОЙ»

Задачка с диагнозом в ответе: предложен новый метод диагностики Альцгеймера, точность — 78%


Who could England get next in Euro 2024 knockout stage after going through to last-16?

Mets survive late barrage to beat Yankees in Subway Series opener

Rashan Gary Showed No Concern When Asked About Caleb Williams

‘I’ll have to talk to my agent’ says Harry Kane as England star offered transfer from Bayern during press conference


Заместитель Московско-Курского транспортного прокурора в рамках работы мобильной приемной провела личный прием граждан на Курском вокзале г. Москвы

Терминал сбора данных (ТСД) промышленного класса SAOTRON RT42G

Армяне – герои СВО. Группой бойца чеченского спецназа «Ахмат» Давида Петросяна с позывным «Карабах» посажены около 1000 дронов-камикадзе. ВИДЕО

Трекер StarLine для владельцев парка такси


Прохождение элитного подземелья «Лесной алтарь» в Tarisland

'Maybe this new Stardew Valley-like game is pretty good' I said to myself after blearily noticing I'd played it until 2 in the morning

Dustborn let me smash fascists and flirt with my situationship on a road trip across America

Model viewer forensics reveal that Elden Ring: Shadow of the Erdtree's Dancing Lion boss is actually two little guys piloting it around


Робота водієм у Таксі 571 (Київ)


Состоялась церемония вручения премии Men Today Trends

Состоялась церемония вручения премии Men Today Trends

Как выбрать лучший строительный субподряд

Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: Родители 240,5 тыс. детей в Московской области получают единое пособие




Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: Родители 240,5 тыс. детей в Московской области получают единое пособие

Познание мышления мозга

Предложение новостроек премиум-класса в Москве выросло на 73% за пять лет

Главой красноярской ЦИК рекомендовали назначить руководителя краевого туризма


Народные приметы на 28 июня: что можно и нельзя делать в день Фита

Из биодобавок россияне больше всего покупают витамин D и Омега-3

Американские ученые опровергли взаимосвязь приема витаминов и продления молодости

Реконструкция бассейна «Бригантина» продолжается в Мытищах


Российские теннисисты подпишут декларацию о нейтралитете для участия в Уимблдоне

Рейтинг WTA. Калинская дебютировала в топ-20

Россиянка Эрика Андреева вышла в финал квалификации Уимблдона

Путинцева в Бирмингеме завоевала третий титул WTA в карьере


Новый папа. Может ли отчим заменить ребёнку настоящего отца

Специалист заявил, что «макушка» лета будет идеальной для отпуска в средней полосе РФ

Отец Героя РФ носит его обувь, чтобы он вернулся домой

Из биодобавок россияне больше всего покупают витамин D и Омега-3


Музыкальные новости

В Якутске ставят «Риголетто» на итальянском языке, чтобы опера звучала, как в Мариинке

Мелодия для электроскрипки в заброшенном храме

Шедевры Моцарта в музее-заповеднике «Царицыно» – Relax FM приглашает совершить музыкальное путешествие сквозь эпохи

Премьера фильма «Арбенина» состоится накануне ее юбилея



Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: Родители 240,5 тыс. детей в Московской области получают единое пособие

Как выбрать лучший строительный субподряд

TheGirl Russia подвели итоги конкурса-премии «Будь theGirl!»

Состоялась церемония вручения премии Men Today Trends


Состоялась церемония вручения премии Men Today Trends

Что МОК, то и сделал. Фетисов рассказал, когда Россия вернётся на Игры

В Димитровграде проводят чемпионат России по парусному спорту в классе «микро»

Состоялась церемония вручения премии Men Today Trends


Сотрудники Росгвардии оказали помощь пострадавшей в ДТП девушке в Москве (видео)

СОТРУДНИКИ РОСГВАРДИИ ОКАЗАЛИ ПОМОЩЬ САМОКАТЧИЦЕ, ПОСТРАДАВШЕЙ В ДОРОЖНО-ТРАНСПОРТНОМ ПРОИСШЕСТВИИ В МОСКВЕ

Более 12 млн раз проехали автомобилисты по платной трассе М-12 Восток

В Москве пройдет 19-я выставка «Интеравто»


Вспотели все. ВМФ России стоял у Флориды, когда Москва предлагала мир Западу

"Хинди Руси бхай бхай": Россия и Индия готовят Западу "большой привет"

Замглавы МИД России и посол Южной Кореи обсудили визит Путина в КНДР

Путин встретится в Москве с лидером Республики Конго Сассу-Нгессо





Инфекционист Никифоров предупредил о нарушении зрения в течение 2-3 месяцев после перенесенного ботулизма

Главный врач клиники микрохирургии глаза АйМед Элина Санторо: как защитить зрение при просмотре ТВ

Стоматолог Татьяна Сумцова: когда стоит задуматься об установке брекетов

Балашихинская больница стала лучшей в регионе по направлению трансфузиологии


"Запад до последнего будет закрывать глаза на зверства режима Зеленского": Мария Захарова ответила Киеву после атаки на Севастополь


Новичок ярославского «Локомотива» сыграет в гала-матче в Москве

В Димитровграде проводят чемпионат России по парусному спорту в классе «микро»

Hisense запустила рекламную кампанию «Ставшие легендой»

В Москве пройдет групповая шоссейная велогонка Cyclingrace Столица. Старт состоится 6 июля


«Все решено»: Лукашенко поблагодарил Лаврова за важное для Белоруссии решение



Собянин: Уровень безработицы в Москве будет снижен до 1,2 процента к 2030 году

Сергей Собянин: Внедряем принципы цифровой клиники

Мэр: 29 и 30 июня в Москве пройдет масштабное празднование Дня молодежи

Собянин рассказал о масштабной программе празднования Дня молодежи в Москве


У инвесторов появилась возможность купить ЦФА на "Атомайзе" прямо в мобильном приложении Росбанка

Землевладельцев Щелкова предостерегли от нарушений правил обращения с отходами

Эксперт Ганьшин: вместе с температурой в Москве растет и количество осадков

Математики СФТУ разработали методику борьбы с ураганами


Американские ученые опровергли взаимосвязь приема витаминов и продления молодости

Могут ли проблемы со строительством домов в Южно-Сахалинске привести к трагедии?

Специалист заявил, что «макушка» лета будет идеальной для отпуска в средней полосе РФ

Новый папа. Может ли отчим заменить ребёнку настоящего отца


В Димитровграде проводят чемпионат России по парусному спорту в классе «микро»

Архангелогородцев приглашают на субботник в рамках Всероссийской акции «Вода России»

Портативный ТСД корпоративного класса Saotron RT-T70

Семейный пикник «Родные - любимые» пройдет в Поморье в третий раз


Агент СБУ засел в МВД Крыма: Источник сообщил о поимке майора-шпиона

Семья из Симферополя отправилась в колонию за мошенничество

В Симферополе предупредили об антитеррористических учениях

Удивительно, но факт: в Симферополе снять квартиру дороже, чем в Севастополе


Регионы прирастают торговлей // Мониторинг деловой активности

Зоопаркта өч бүре бер хатын-кызны талаган

Власти Мурома проанонсировали план мероприятий на День семьи, любви и верности

Новый папа. Может ли отчим заменить ребёнку настоящего отца












Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Уимблдон

Российские теннисисты подпишут декларацию о нейтралитете для участия в Уимблдоне






Власти Мурома проанонсировали план мероприятий на День семьи, любви и верности

Народные приметы на 28 июня: что можно и нельзя делать в день Фита

Могут ли проблемы со строительством домов в Южно-Сахалинске привести к трагедии?

Отец Героя РФ носит его обувь, чтобы он вернулся домой