Добавить новость
ru24.net
«Мәдәни җомга»
Июль
2015
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30 31

СУВЕРЕНЛЫК ЮЛЫ СИКӘЛТӘЛЕ

0

Чирек гасыр элек беренче тапкыр буларак альтернатив нигездә XII чакырылыш Татарстан Югары Советы сайланган иде. Аннан соңгы вакыт эчендә Татарстанның яңа дәүләтчелеге формалашты. Хәзерге законнарны иҗат итү системасы шуңа нигезләнеп оештырыла.

Бу истәлекле датага багышлап “түгәрәк өстәл” үткәрелде. Аның эшендә Индус Таһиров, Фәндәс Сафиуллин, Разил Вәлиев, Азат Зыятдинов, Равил Фәйзуллин катнашты. Аларның барысы да парламентның бу чакырылышында депутат булган, тарихи вакыйгаларның эчендә кайнаган шәхесләр. “Түгәрәк өстәл”дә катнашучылар бу чорны данлы еллар дип атадылар. Чөнки аның һәр минуты, һәр сәгате үз эченә гасырларны сыйдырды.


Индус Таһиров суверенлык Декларациясен әзерләү, кабул итү тарихын искә төшерде. Билгеле булганча, Декларацияне Татарстан беренчеләрдән булып кабул итте. Бик күпләр үз Декларацияләрен бездән соң, безгә ияреп эшләде.

- Декларациянең берничә варианты бар иде. Аларны берләштереп сессиягә чыгару төп бурыч булды. Декларацияне эшләгәндә мөстәкыйль дәүләт оештыру, Россия белән махсус мөнәсәбәтләрдә булу, яңа барлыкка килергә тиешле Союз Шартнамәсенә мөстәкыйль кул кую бурычы торды. Бу Татарстанның махсус  позициясе иде. Без Россиянең бөтенлеген саклау шарты белән үзебезнең бәйсезлегебезне игълан иттек. Бу – моңарчы тарихта булмаган хәл. Соңрак аны халыкара документ буларак таныдылар, - диде И.Таһиров.

Парламент тормышын, сәяси вакыйгаларны матбугатта яктыртучы журналист буларак,  халыкның мөстәкыйльлек даулап оештырган барлык чараларда,  парламент сессияләрендә миңа да даими катнашырга туры килде.  Декларациядә Татарстанның СССР составында булуы күрсәтелмәде. Чөнки Татарстанның СССР яки Россия составына керүен раслаучы бер генә рәсми документ та юк иде. И.Таһиров төрле чыгышларында бу хакта даими искәртергә ярата.

Хәтерлим әле, Декларация кабул иткән сессиясендә дә бу хакта кат-кат әйтелде. Билгеле булганча, сессия 1990 елның 27 августыннан 30 ына  кадәр дәвам итте. Барлык бәхәсле нигезләмәләрне  килештерү комиссиясе аша уздырырга туры килде. Сессиядә рәислек итүче дә, килештерү комиссиясе җитәкчесе дә Минтимер Шәймиев иде. Берничә депутат,  аның белән килештереп тормыйча, Декларация атамасыннан “Татарская  Советская Социалистическая Республика” дигән сүзләрне “Республика Татарстан” дип үзгәрткәннәр. М.Шәймиевнең кәефе кырылды. “Ул депутатларга: “Сез Декларация кабул итәсез дә, кайтып китәсез, минем иртәгә Мәскәүдә җавап тотасым бар бит”, - диде.

Килештерү комиссиясендә республика суверенлыгын бик үк өнәп бетермәгән “Народовластие” депутат төркеме Декларациядә Татарстанның Россия составында булуы күрсәтелмәүгә каршы чыкты. Алар бу хакта кат-кат белдерделәр. Тел мәсьәләсенә килгәндә “Суверенитет” фракциясе депутатлары бәйсез дәүләт икән, аның дәүләт теле бер генә булырга тиеш дигән тезисны алга сөрделәр. Димәк, татар теле. Әмма озак бәхәсләрдән соң Декларациядә Татарстанның Россия составында булуы күрсәтелмәде, ә рус һәм татар телләре тигез хокуклы дәүләт телләре дип игълан ителде. Беренче проектта исә рус теле аралашу теле, рәсми тел буларак билгеләнгән иде.

Декларация хокукый яктан киләчәккә нигез булып торды. Конституция дә, барлык законнар да, референдум да, Россия белән Шартнамә дә шуңа нигезләнеп эшләнде. Фәндәс Сафиуллин киләчәктә яңа үзгәрешләр булганда да, Татарстан суверенлыгы турындагы Декларациянең хокукый гына түгел, ә  әхлакый нигез булып калачагын әйтте. “Өч көн дәвам иткән сессиядә ялкынлы чыгышлар чын көрәшне хәтерләтте. Шул чордагы һәрбер документ ул – мирасыбыз”, - диде Ф.Сафиуллин. Ил язмышы өчен әһәмиятле булган күп кенә  карарлар кабул ителү шул елларның кайтавазы кебек яңгырый. Декларация – халыкның аңына, хәтеренә сеңеп калачак һәм кайчан да булса халык янәдән уяначак.

- Безгә союздаш республика буларак үсү кирәк иде. Әмма СССР юкка чыкты. Шунлыктан, суверенлыгыбызның күп өлешен югалту ул безнең гаеп түгел, ә менә шушы мөмкинлек бетү – төп сәбәп. Безгә союздаш республика булып күтәрелергә  өч көн җитмәде. Яңа союздашлык Шартнамәсенә кул куярга өлгерә алмый калдык,  - диде Фәндәс Сафиуллин. – Татарстан сайлаган юл һәм язмыш Россия өчен дә, СССР өчен дә дөньяви әһәмияткә ия булачак иде. Әгәр без союздаш республика дәрәҗәсенә күтәрелеп өлгерә алсак, башкалар да безнең арттан күтәреләчәк иде.  СССР  тамырдан, тирән реформа үткәреп, илне тигез хокуклы халыклар берлеге итә алган очракта аның исән калу мөмкинлеге булды. Хәзерге глобализация чорында ул альтернатив проект булырга лаеклы иде. Әмма Татарстан язмышы хәл ителгән елларда СССРны җимереп Россия үз язмышына үзе балта чапты, дөньякүләмендә бара торган глобализация процессына бик зур бәла-кайгы китерде.

Разил Вәлиев 1990 елларны тарихи еллар, дәүләтчелеккә омтылу еллары дип билгеләде. Ул ХХ гасырдагы өч чорны атап үтте. “Без бишенче елны уяндык таң белән”, - дип язды Г.Тукай. Татар берничә ел эчендә матди һәм рухи яктан күтәрелә, байый. Шулай да бу озакка бармый, тагын сүрелеш башлана. Икенчесе – Татарстанга автономияле республика статусы бирү белән тәмамлана. Өченче дулкын үткән гасырның 80 нче еллары урталарында башланды, 2000 елларга кадәр дәвам итте, 15 елга якын сузылды.

Әгәр ул чорда халык күтәрелмәгән булса, мөгаен, без мондый Декларацияне кабул итә алмаган булыр идек. Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләреннән халыкның кырыклап автобус белән башкалага килүен дә искә төшерделәр “түгәрәк өстәл”дә катнашучылар. “Мөстәкыйльлекнең кадерен белдекме? Кайчак хокук даулап кына да көчле булып калып булмый. Мөстәкыйльлек өчен  көрәшнең нәтиҗәсе булып дәүләтчелегебезне,  милләтебез-телебезне үстерүдә нәрсәләрне эшләп бетерә алмадык. Бүген милли мәктәп, милли гимназия ачу, татарча БДИ бирү нишләп мөмкин эш түгел. Мәсәлән, Балтачта татар мәктәбе һаман да юк, аны ачу кемнән тора? Монда бернинди Конституциягә дә хилафлык килми бит. Милли хиснең түбән булуы моңа сәбәп түгелме икән? Миллилекне иң элек гаиләдән башларга кирәк. Татарстанда дәүләт хезмәткәрләре ике телдә дә яхшы сөйләшә белергә тиеш, дигән законны тормышка ашырып буламы? Бу очракта һәркем татар теле кирәк дип уйлый башлар иде”, - дип борчыла Азат Зыятдинов.

Без Татарстан төзелүнең 95 еллыгын билгеләп үтәргә җыенабыз. Бу уңайдан Равил Фәйзуллин кызыклы саннар китерде. Шушы 95 ел эчендә Татарстан белән барысы 23 кеше идарә иткән икән. Бөек Ватан сугышына кадәрге Татарстан җитәкчеләренең 7 се рус, 6 сы яһүд, берсе латыш булган. Араларында бер генә татар да булмаган. Шулай да ул җитәкчеләрнең күбесенең язмышы аяныч төгәлләнгән. Безгә үзебезне Россия империясендә яшәүче милләтләр белән чагыштырып карау мөһим. Алар ни хәлдә, без ни хәлдә? Без кем булырга җыенабыз?

1990 еллардагы суверенлык өчен көрәшне, Декларацияне бүген төрлечә бәяләргә мөмкин. Тик аның әһәмиятен шул вакыйгалар эчендә кайнаган кешеләр үзләре яхшырак аңлый. Сәяси һәм хокукый яктан парламент эшчәнлеген дә дөрес бәяләргә кирәк. Үткәннәргә карап бер бәя бирсәң, алга карап хәл итәсе мәсьәләләрнең шактый күп икәнен аңлый төшәсең. Тарихи үткәнебез тел һәм милләт өчен көрәшне дәвам итәргә өнди.

Кызганыч, үткән гасыр ахырында Татарстан суверенлыгы өчен җиң сызганып, армый-талмый көрәшүчеләрнең кайберләре бүген безнең арада юк инде. Әмма аларның хезмәте халык хәтерендә. Марат Мөлеков, Дамир Сираҗиев, Мөдәррис Шәйхиев кебек асыл  егетләребез эшчәнлеген онытырга безнең хакыбыз юк. Бу хакта “түгәрәк өстәл”дә дә әйтелде.

Алда – Татарстан Президенты сайлаулары. Соңрак республикада Президент атамасын саклап калу өчен көрәш булыр. Әлбәттә,  бу атаманы саклап калу җиңел булмас. Аннары Россия белән Татарстан арасында вәкаләтләрне бүлешү турында яңа Шартнамә төзү эше башланачак. Бу да – бик  катлаулы бурыч. Бүгенге көндә Татарстанның Россия белән мөнәсәбәтләрне Шартнамәгә таянып җайга салучы бердәнбер төбәк булуын да онытырга ярамый. Ул – махсус статуслы республика. Индус Таһиров билгеләгәнчә, Шартнамә Россиянең федератив нигезен саклап торучы нечкә генә булса да бер кыл ул. Яңа Шартнамә Россияне, аның федератив нигезен саклаучы терәк булачак.

“Түгәрәк өстәл”не “Безнең мирас” журналы редакциясе үткәрде. Аның эшендә “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте җитәкчесе урынбасары  Сөмбел Таишева катнашты.

Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus



Состоялась церемония вручения премии Men Today Trends

Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: Более 12 тысяч жителей Москвы и Московской области получают повышенную пенсию за работу в сельском хозяйстве

Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: В Московском регионе более 62 тысяч семей распорядились материнским капиталом через банки

Вебкам-студия MONTANA в Санкт-Петербурге


Путешествуй с “Фанагорией” в небе и по земле!

Главный врач клиники "Мегастом", стоматолог Владимир Лосев: в каком возрасте оптимально устанавливать брекеты

Армяне – герои СВО. Группой бойца чеченского спецназа «Ахмат» Давида Петросяна с позывным «Карабах» посажены около 1000 дронов-камикадзе. ВИДЕО

«585*ЗОЛОТОЙ» посчитала, сколько тратят на покупку солнцезащитных очков к лету в Ростове-на-Дону


‘I’ll have to talk to my agent’ says Harry Kane as England star offered transfer from Bayern during press conference

Who could England get next in Euro 2024 knockout stage after going through to last-16?

Mets survive late barrage to beat Yankees in Subway Series opener

Rashan Gary Showed No Concern When Asked About Caleb Williams


Портативный ТСД корпоративного класса Saotron RT-T70

Не мигранты, а соотечественники. Чудовищные данные МВД

Заместитель Московско-Курского транспортного прокурора в рамках работы мобильной приемной провела личный прием граждан на Курском вокзале г. Москвы

Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: Родители 240,5 тыс. детей в Московской области получают единое пособие


Dustborn let me smash fascists and flirt with my situationship on a road trip across America

Model viewer forensics reveal that Elden Ring: Shadow of the Erdtree's Dancing Lion boss is actually two little guys piloting it around

Прохождение элитного подземелья «Лесной алтарь» в Tarisland

'Maybe this new Stardew Valley-like game is pretty good' I said to myself after blearily noticing I'd played it until 2 in the morning


Робота водієм у Таксі 571 (Київ)


Состоялась церемония вручения премии Men Today Trends

Познание мышления мозга

Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: Родители 240,5 тыс. детей в Московской области получают единое пособие

TheGirl Russia подвели итоги конкурса-премии «Будь theGirl!»




Как выбрать лучший строительный субподряд

Преимущества карты строек жилых и промышленных объектов в России

Познание мышления мозга

Главой красноярской ЦИК рекомендовали назначить руководителя краевого туризма


«Ему плевать»: пентхаус Киркорова в Москве сочли незаконным из-за надстройки

Около 60 жительниц Мытищ приняли участие в «Зарядке долголетов»

Страны Балтии и Польша призвали ЕС создать линию обороны на границе с РФ

Томские АКМ-3 и Карьероуправление победили в архитектурном конкурсе


Елена Рыбакина впервые в 2024 году сыграла на Уимблдоне

Россия — первая по теннисным отказникам! Почему сразу девять наших сказали «нет» Олимпиаде в Париже

Уроженка Тамбова Арина Родионова вышла во второй круг квалификации Уимблдона

Путинцева в Бирмингеме завоевала третий титул WTA в карьере


Новый папа. Может ли отчим заменить ребёнку настоящего отца

Из биодобавок россияне больше всего покупают витамин D и Омега-3

Реконструкция бассейна «Бригантина» продолжается в Мытищах

Отец Героя РФ носит его обувь, чтобы он вернулся домой


Музыкальные новости

Певец Лев Лещенко вспомнил, как служил в Германии в одни годы с Элвисом Пресли

Состоялась церемония вручения премии Men Today Trends

Вечер памяти Юрия Визбора прошел в Центральной библиотеке Кедрина в Мытищах

Легенда вне времени Жанна Агузарова и легенда поп-музыки Жанна Фриске:самое интересное с Премии МУЗ-ТВ 2024



Состоялась церемония вручения премии Men Today Trends

Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: Родители 240,5 тыс. детей в Московской области получают единое пособие

Состоялась церемония вручения премии Men Today Trends

TheGirl Russia подвели итоги конкурса-премии «Будь theGirl!»


Путин наградил погибших в Дагестане протоиерея Котельникова и охранника Вавилина

В Тульской области завершился Кинофестиваль «Движение по вертикали» памяти Станислава Говорухина

Валюты ищут равновесие // Юань и рубль балансируют между торговлей и бюджетом

Аванса хватило на четыре года // Реставратору объектов Московского Кремля дали срок по делу о мошенничестве


В Бузулуке возбудили уголовное дело по ДТП с погибшим ребёнком

СОТРУДНИКИ РОСГВАРДИИ ОКАЗАЛИ ПОМОЩЬ САМОКАТЧИЦЕ, ПОСТРАДАВШЕЙ В ДОРОЖНО-ТРАНСПОРТНОМ ПРОИСШЕСТВИИ В МОСКВЕ

Более 12 млн раз проехали автомобилисты по платной трассе М-12 Восток

В Москве пройдет 19-я выставка «Интеравто»


Россия получит доступ к военным базам и аэродромам Индии, что создаст угрозу США

Путин встретится в Москве с лидером Республики Конго Сассу-Нгессо

Андрей Воробьев отметил важность возвращения иконы Рублева в лавру

Вспотели все. ВМФ России стоял у Флориды, когда Москва предлагала мир Западу





Стоматолог Татьяна Сумцова: когда стоит задуматься об установке брекетов

Балашихинская больница стала лучшей в регионе по направлению трансфузиологии

Бизнес с зубами: Росздравнадзор одобрил томский материал для коронок

Главный врач клиники микрохирургии глаза АйМед Элина Санторо: как защитить зрение при просмотре ТВ


"Запад до последнего будет закрывать глаза на зверства режима Зеленского": Мария Захарова ответила Киеву после атаки на Севастополь


Детская зона «ЯРКО» – на Летней Спартакиаде «Газпром-Медиа Холдинга»

Hisense запустила рекламную кампанию «Ставшие легендой»

Новичок ярославского «Локомотива» сыграет в гала-матче в Москве

В Москве пройдет групповая шоссейная велогонка Cyclingrace Столица. Старт состоится 6 июля


«Все решено»: Лукашенко поблагодарил Лаврова за важное для Белоруссии решение



Собянин рассказал о масштабной программе празднования Дня молодежи в Москве

Собянин: Уровень безработицы в Москве будет снижен до 1,2 процента к 2030 году

Мэр: 29 и 30 июня в Москве пройдет масштабное празднование Дня молодежи

Сергей Собянин. Главное за день


Математики СФТУ разработали методику борьбы с ураганами

Землевладельцев Щелкова предостерегли от нарушений правил обращения с отходами

Экологи «Россети Центр» и «Россети Центр и Приволжье» показали высокий профессионализм на Всероссийском конкурсе

Эксперт Ганьшин: вместе с температурой в Москве растет и количество осадков


Отец Героя РФ носит его обувь, чтобы он вернулся домой

Регионы прирастают торговлей // Мониторинг деловой активности

В Узбекистане пожаловались на задержку граждан на въезде в Россию

Новый папа. Может ли отчим заменить ребёнку настоящего отца


Спортсмены из Архангельской области взяли серебро и бронзу на чемпионате России по пулевой стрельбе

Портативный ТСД корпоративного класса Saotron RT-T70

Семейный пикник «Родные - любимые» пройдет в Поморье в третий раз

Архангелогородцев приглашают на субботник в рамках Всероссийской акции «Вода России»


В Симферополе пройдут антитеррористические учения

Семья из Симферополя отправилась в колонию за мошенничество

Агент СБУ засел в МВД Крыма: Источник сообщил о поимке майора-шпиона

В Симферополе предупредили об антитеррористических учениях


Регионы прирастают торговлей // Мониторинг деловой активности

Познание мышления мозга

В РЖД заявили, что движение по участку Инта-1 - Угольный в Коми восстановили

Главой красноярской ЦИК рекомендовали назначить руководителя краевого туризма












Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Путинцева в Бирмингеме завоевала третий титул WTA в карьере






Из биодобавок россияне больше всего покупают витамин D и Омега-3

Отец Героя РФ носит его обувь, чтобы он вернулся домой

Реконструкция бассейна «Бригантина» продолжается в Мытищах

Зоопаркта өч бүре бер хатын-кызны талаган