АЙГА КЫРЫН КАРАМА
1 август (шимбә). Шәүвәл аеның 16нчы көне. 17нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 19.54 сәгатьтә калка, 5.05 сәгатьтә бата. 3нче фаза. Көн озынлыгы 16.04 сәгать.
Мәхәббәт, иҗат, яшәү шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәләрне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзләргә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы.
Туберкулездан дәва
1 стакан сөткә 2 аш кашыгы киптерелгән сарут тамыры салып, 5 минут пешерәләр, бераз суынгач, берьюлы эчеп бетерәләр. Көненә 3 стакан эчәргә була. Яисә термостагы 1 литр кайнар сөткә 40 грамм вакланган су кынасы (окопник) тамыры салып, төнгелеккә калдыралар, икенче көнне 3 тапкыр 1әр стакан эчәләр. 1 стакан кайнар суга 1 аш кашыгы вакланган крыжовник яфрагы салып, 1 сәгать төнәтәләр, сөзәләр, көненә 3 тапкыр өчтән берешәр стакан эчәләр.
2 август ( якшәмбе). Шәүвәл аеның 17нче көне. 18нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 20.23 сәгатьтә калка, 6.29 сәгатьтә бата. 3нче фаза. Көн озынлыгы 16.00 сәгать.
Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөерләр, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.
Гаймориттан - баллы май
Тигез микъдарда алынган бал, сөт, спирт, суган согы, үсемлек мае, эре угычтан уылган карасу төстәге кер сабынын пар мунчасында эретәләр, пыяла банкага бушатып, суыткычта саклыйлар. Мамык кисәкләрен шуңа манып, көненә 3 тапкыр 15әр минутка борын тишекләренә тыгалар. Дәва курсы – 3 атна, кирәксә, 10 көн ял иткәч, кабат шулай дәваланырга була.
3 август (дүшәмбе). Шәүвәл аеның 18нче көне. 19нчы Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 20.48 сәгатьтә калка, 7.53 сәгатьтә бата. 3нче фаза. Көн озынлыгы 15.56 сәгать.
Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмаска, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланырга кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь.
Йөрәк даруы
Йөрәк авыртканда, 200әр грамм кара җимеш, күрәгә, йөзем, әстерхан чикләвеген, 100әр грамм дүләнә һәм гөлҗимеш җиләкләрен иттарткычтан чыгарып, 250 грамм бал кушалар, яхшылап болгатып, суыткычта саклыйлар, иртән ач карынга 1әр аш кашыгы кабалар.
4 август (сишәмбе). Шәүвәл аеның 19нчы көне. 20нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 21.13 сәгатьтә калка, 9.17 сәгатьтә бата. 3нче фаза. Көн озынлыгы 15.52 сәгать.
Үз-үзеңне танып-белү, уйлану, буйсыну, кичерү көне. Өйдә булырга тырышырга, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зәгыйфь. Ит ашауны чикләү хәерле. Канны чистарту уңай нәтиҗә бирә.
Бавырны чистарту
Кызыл чөгендер бавырны бик шәп чистарта, үтне куа. 2-3 чөгендерне чистартып, турыйлар, 2 сәгать пешерәләр, шуның суын көненә берничә тапкыр дүрттән өчешәр стакан эчәләр. Дәва курсы – 2 атна. Яисә 200 грамм кишер, 150 грамм сельдерей, 50 грамм петрушканың согын сыгып, бергә кушып, 2 атна буе иртән ач карынга эчәләр.
5 август (чәршәмбе). Шәүвәл аеның 20нче көне. 21нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 21.39 сәгатьтә калка, 10.40 сәгатьтә бата. 3нче фаза. Көн озынлыгы 15.48 сәгать.
Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяклар зәгыйфь.
6 август (пәнҗешәмбе). Шәүвәл аеның 21нче көне. 22нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 22.08 сәгатьтә калка, 11.59 сәгатьтә бата. 3нче фаза. Көн озынлыгы 15.44 сәгать.
Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь. Тырнак кисәргә, операция ясатырга киңәш ителми.
Зәйтүн мае сихәте
Кандагы начар холестерин микъдарын киметү өчен, көн саен 2-3 аш кашыгы зәйтүн мае ашау файдалы. Аның составындагы май кислоталары организмны яхшы холестерин белән тәэмин итә, начарын киметә. Бер кашык майны иртән ач карынга лимон согы һәм бал белән эчәләр, икенчесенә манып кара икмәк ашап куярга, өченче кашык майны салатка кушып ашарга була. Колак авыртканда, йокларга ятар алдыннан 2шәр тамчы җылы зәйтүн мае тамызалар. Җыерчыкларны киметү өчен, атнасына 2 тапкыр зәйтүн маена шулкадәр үк лимон согы кушып биткә сөртәләр. 3әр аш кашыгы бал һәм зәйтүн маен кушып, баш тиресенә сылыйлар, полиэтилен, аннары сөлге белән урап, ярты сәгать тоткач, шампунь белән юалар. Мондый битлек кавыкны бетерә, чәчне ныгыта һәм матурайта.
7 август (җомга). Шәүвәл аеның 22нче көне. 23нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 22.41 сәгатьтә калка, 13.15 сәгатьтә бата. 4нче фаза. Көн озынлыгы 15.40 сәгать.
Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Операцияләр ясатмау хәерлерәк. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт.
Җиңелчә тозланган кыяр
3 литрлы банкага 2-2,5 килограмм кыяр, 3 аш кашыгы тоз (өймичә), 2-3 карлыган яфрагы, 3-4 чия яфрагы, 1 керән яфрагы, 1 укроп башы һәм сабагы, 2-3 бүлем сарымсак кирәк. Банка төбенә тәмләткечләрнең яртысын һәм сарымсак салып, кыярларның очларын кисеп тыгызлап тутыралар, тоз, аннары тәмләткечләрнең калган яртысын салып, өстенә чиста салкын су коялар, пластмасса капкач каплап, тоз эрегәнче яхшылап болгаталар да, идәндә калдыралар. Бер тәүлектән соң ашап карыйлар да, җитәрлек тозланган булса, суыткычка алып куялар, әчерәк кирәксә, тагын бер тәүлек бүлмә температурасында тоталар.