Добавить новость
ru24.net
«Мәдәни җомга»
Сентябрь
2015
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Амур ФӘЛӘХ: ХӘЛӘЛ РИЗЫК ИНДУСТРИЯСЕ

0

РЕДАКЦИЯДӘН. Сентябрьдә журналист, язучы, Риза Шәфи исемендәге премия лауреаты Амур Нур  улы Фәләховка (Амур Фәләх) 50 яшь тула. Каләмдәшебезне гомер бәйрәме белән ихлас котлап, иҗат дөньясында яңа үрләрне уңышлы яулавын телибез.


...Статистик мәгълүматларга караганда, җир йөзендә 2 миллиард чамасы, ә Россиядә 25 миллионнан артык мөселман гомер кичерә. Советлар иле таркалганнан соң, аның дәвамчысы буларак кабул ителгән Россиядә ислам дине кануннарына нигезләнгән хәләл продукция һәм хезмәт күрсәтү индустриясе колач җәя башлады. Инде бүген хәләл продукция белән мөселман булмаган җитәкчеләр дә кызыксына, үз компанияләре эшчәнлеген “Хәләл” стандартларына күчерүче эшмәкәрләр көннән-көн арта. Әлеге хәлне “ислам диненең популярлашуы” дип атаргамы, әллә базар заманы таләбенә яраклашумы бу?

Дини кануннар продуктның популярлыгын ни рәвешле арттыра соң? Киләчәктә хәләл индустрия Россия икътисадында нинди өлеш тотар һәм аны алда нинди каршылыклар көтә? Шушы сорауга җавап эзләп карыйк.

Бөтендөнья азык-төлек базарында хәләл продукция 2 триллион доллар белән бәяләнә. Шуның 700 миллиард доллары мөселман илләренә туры килә. Бу саннарны Ислам сәүдә-сәнәгать палатасы игълан иткән.

“Россиядә хәләл индустрия буенча рәсми статистика алып барылмый. Шулай булса да, якынча әйтергә мөмкин: бу өлкәдәге акча әйләнеше безнең илдә берничә миллиард сум тәшкил итә. Безнең комитет кына да 90 предприятиегә сертификатлар тапшырды. Дистә ярымының әйләнештә миллиард сумнан артык бюджеты бар”, - ди Татарстан Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты комитеты рәисе Марат Низамов.
 
Соңгы 25 ел эчендә илдә барган үзгәрешләр нәтиҗәсендә дин өлкәсендә алга китеш сизелгән кебек. Мәчетләр салынды, күпсанлы дини әдәбият нәшер ителде, төбәкләрдә мөселманнарның дини үзәкләре ачылды... Халыкта да дингә кайтучылар, көнкүрештә дин таләпләренә таянып яшәргә тырышучылар сизелерлек артты. Шуңа бәйле рәвештә, узган гасырның 90 нчы елларында Россия кибет киштәләрендә хәләл ризык пәйда булды, спиртлы эчемлек сатылмый торган кафе һәм гастрономнар, мөселман киемнәре сатыла торган кибетләр эшли башлады.

Сүз дә юк, хәләл принциплары буенча эшләү тәҗрибәсе булмаганлыктан, продукциянең сыйфаты да искитмәле түгел иде. Баштарак бәяләре дә базар хакыннан шактый югары булды. Алай гынамы, өстәмә керем алу ниятеннән чыгып, кайбер җитештерүчеләр гадәти продукцияне дә “Хәләл” маркасы астында сатарга маташты. Бу хәлне җайга салу максатыннан, җирле руханиләр хәләл продукция җитештерүчеләр белән хезмәттәшлек итә башлады. Соңрак исә, хәләл продукция җитештерү темасын тирәнтен өйрәнү таләп ителгәнлеге ачыкланды. Мөселман традицияләренә тәңгәл килүче махсус стандартлар кертү – проблеманы чишүнең саллы гына бер юлы булды. Төбәкләрдәге диния нәзарәтләре каршында “Хәләл” стандарты буенча комитетлар оештырылды (Россиядә иң беренче буларак, ул Татарстанда 2005 елда ачылды). Комитетка, Татарстанның санитар-эпидемиологик күзәтү буенча дәүләт Үзәге белән берлектә, хәләл продукцияне җитештерү, саклау, транспортлау һәм сату буенча гомуми таләпләр билгеләү бурычы куелды. Шул рәвешле, Россиядә хәләл индустрия законга нигезләнгән документлар алды, дияргә мөмкин. Шундый ук комитетлар Башкортстанда һәм Мәскәүдә дә оештырылды.

“Хәләл сертификаты алган предприятиеләр даими күзәтү астында. Бөтен ингредиентлар да тикшерелә. Еш кына кайсыдыр ингредиентлар чит илләрдән кайтарылган була. Сыйфат мәсьәләсендә сораулар туган очракта, турыдан-туры аларга мөрәҗәгать итәбез”, - ди Марат Низамов.

Сертификат бирмәгән очраклар да була икән. Мисал өчен, кемдер “Брызги шампанского” дип исемләнгән хәләл конфет чыгарырга теләгән. Хәтта алкогольсез сыраны да хәләл дип атарга маташканнар. Сүз дә юк, сыраның, шәмпан шәрабенең мөселман кануннарына туры килмәве көн кебек ачык.

Гомумән, “Хәләл” тамгасын кулланучыларны алдау максатыннан куллану очраклары шактый. Андыйларны ачыклап, Роспотребнадзорга хәбәр итәләр. Кайберләре, үз гаебен аңлап, тиз арада тамганы алып ташлый, кайберләренә карата тиешле чаралар күрелә. “Ялган тамгалар “идән асты” цехлары бик күп эшли торган Мәскәү һәм Санкт-Петербургта еш очрый. Узган ел Казанда да “Хәләл” маркасы белән эшләүче барлык кафелар һәм рестораннарны тикшердек. Кайбер оешмаларның хәләл предприятие исемен йөртергә хокукы булмаганлыгы ачыкланды...” - ди М.Низамов.

Ил буенча исәпләгәндә, хәләл таләпләренә туры китереп эшләүче предприятиеләр һәм эшмәкәрләр саны 300 дән артып китә икән. Ләкин күпчелегенең махсус сертификаты юк.

Хәләл предприятиеләрнең мөселманнар күмәкләшеп яши торган төбәкләрдә генә түгел, эре шәһәрләрдә дә уңышлы гына эшләп килүен ассызыкларга кирәктер. Билгеле, бу очракта, ул башка базарларны кысрыклый дип әйтмибез. Хәләл базары күпчелек кызыксынучылар өчен экзотика, “тулыландыручы” базар гына. Тик әлеге “экзотика”ның көннән-көн популярлаша баруын янә искәрми мөмкин түгел. Хәләл ризыкны хәзер мәчет каршындагы махсус кибетләрдә яки базарда гына түгел, иң эре сәүдә чел- тәрләрендә дә сатып алырга була. Беренче чиратта, ит продуктлары, җирле җитештерүчеләр тәкъдим иткән кош ите. Ә менә сырлар, колбасалар, тәмләткечләр – башлыча чит илдән китерелә.

Соңгы елларда хәләл индустрия аеруча нык үсештә. Азык-төлек кенә түгел, сервис, хезмәтләр өлкәсендә дә. Махсус гүзәллек салоннары эшли, мөселманнар өчен генә бассейннар, китап, уенчык кибетләре бар. Бу өлкәдә дә Татарстан, Мәскәү, Төньяк Кавказ республикалары әйдәп бара. Кавказда һәр ягулык салу станциясендә намаз кылу бүлмәләре дә бар. Билгеле ки, болар барысы да – халыкның үз башлангычы белән булдырыла торган гамәлләр. Ә дәүләтнең роле – бу гамәлләрне тормышка ашыруда киртәләр булдырмау...

Экспертлар фикеренчә, Татарстан – хәләл индустрия үсеше өчен иң уңышлы төбәк. Халыкның матди хәле чагыштырмача югары булу, үз чиратында, сатып алуда, куллануда сайлау мөмкинлеге бирә. Ә ярты халкының этник мөселман булуы (татарларның зур күпчелеге - традицион ислам дине тарафдары) хәләл продукциягә өстенлек бирүгә этәргеч ясый. Татарстанда берничә туристик фирма һәм агентлык хәләл стандарты буенча эшли, мөселманнар өчен теш дәваханәләре, косметика кибетләре, гүзәллек салоннары, сәүдә үзәкләре ачыла. Татарстан Диния нәзарәте “хәләл оешмалар картасы”н булдырган. Ел саен дистанцион рәвештә хәләл буенча өстәмә һөнәри белем курслар оештырыла. Татарстанда гына түгел, бөтен Россиядә танылган “Бәхетле” супермаркетларында хәләл ризык бүлекләре эшли. Ә узган елда Казанда тулысынча хәләл продукция сатыла торган тагын бер “Бәхетле” кибете ачылган.

Анда хәләл өчпочмаклар, бәлеш, пәрәмәч, хәләл ит кушып ясалган салатлар, җиләк-җимеш, яшелчә, тәмләткечләр, татлы су, турыдан-туры супермаркетта әзерләнә торган кыздырылган тавык һәм башкаларны сатып алырга мөмкин. Әлбәттә, бу кибет шүрлекләрендә алкоголь һәм ислам дине таләпләре буенча тыела торган бер генә товар да юк. Шулай ук, сатучылар һәм сатып алучылар өчен намаз бүлмәсе дә көйләнгән. Ләкин... Шул ук кибеттә, аерым ишектән кереп, хәләл булмаган ризыклар, хәтта аракы да сатып алырга була икән. Экспертлар фикеренчә, чиста хәләл продукция генә сату чыгымнарны аклый алмас иде.

Чаллы шәһәрендә, Татарстанда беренче буларак, хәләл үзәге ачылган. Анда авыл хуҗалыгы товарлары, бакалея, кондитер эшләнмәләре, җирле фермерларның сөт продукциясе, кием-салым, ислам әдәбияты сатыла. Үзәктә барлыгы 70 эшмәкәр эшли. Тәһарәт һәм намаз бүлмәләре бар.

 

“Ел саен Татарстан Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты буенча комитеты башлангычы белән хәләл ярминкәсе үткәрелә. Анда төрле төбәкләрдән җитештерүчеләр килә, тәҗрибә уртаклаша. Җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатларында төрле акцияләр оештырыла. Мисал өчен, узган ел дөньяда иң зур шашлык әзерләп, Гиннессның рекордлар китабына кердек”, – дип сөйли Татарстан Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рөстәм Батров.

Россия өчен, хәләл индустрия – үсеп килүче өлкә. Һәм бу өлкәдә бүген эш башлаган кешене зур уңышлар көтә, дип исәпли икътисадчылар. Әйтик, ярымфабрикатлар, дарулар, балалар ашамлыклары, тәмләткечләр базары киләчәктә керемле өлкә булырга охшаган. Хәзергә бу базарда мөселманнар бик аз. Күпчелек эшмәкәрләр – хәләл продукциядә рентабельлек барлыгын сизүче мөселман булмаган кешеләр...

Инде билгеләп үтелгәнчә, хәләл индустриянең үсеше элекке совет иле составындагы дәүләтләрдән Россиягә күпләп килүче мөселманнарның артуына бәйле. Мәскәүдә булсынмы ул, башка шәһәрләрдәме – вокзал яки базар янында ук хәләл кафеларга юлыгабыз. Россиягә Үзбәкстаннан, Таҗикстаннан күпләп киләләр. Менә шулар хәләл кафеларны иң беренче чиратта үзләре өчен эшләтеп җибәрә.

Бу урында янә берничә санга да күз төшереп алыйк. Рәсми рәвештә теркәлеп Россия җирлегендә хезмәт итүче чит ил эшчеләренең дүрттән өч өлеше - элекке совет республикалары гражданнары. 2000 ел башларында, Россия федераль миграция хезмәте мәгълүматлары буенча, безнең илдә эшләүче мигрантларның күпчелеген (30 процент) украиннар, кытайлылар (13%), төрекләр һәм вьетнамлылар (7%) тәшкил иткән булса, 2010 елдан Урта Азиянең өч дәүләтенә (Үзбәкстан, Таҗикстан, Кыргызстан) легаль чит ил эшчеләренең 50 проценттан артыгы туры килә. Аңлашыла ки, бу илләрдән килүчеләр барысы да диярлек мөселманнар. Күпчелеге шушында эшләү дәверендә гаилә кора, Россия гражданлыгы ала һәм шунда яшәп кала. Алар үзләре белән үз мәдәниятләрен, гореф-гадәтләрен, җитештерү һәм куллану өлкәсендә үз традицияләрен алып килә.

Хәләл индустрия үсешенең тагын бер алшарты дип, экспертлар, россиялеләр аңында (мөселманнар күмәкләшеп яшәгән төбәкләрдә аеруча) хәләлнең ниндидер сыйфат билгесе, экологик чиста продукция буларак күзаллануын әйтә. “Мин биш ел буе Ярославльдә хезмәт иттем. Безнең мәчет каршында хәләл кибете эшләде. Якын-тирәдәге барлык хуҗабикәләр (мөслимәләр генә түгел) дә шушы кибеткә ит алырга килә иде. Хәләл итнең тәме бөтенләй башка икән, дип әйтә торганнар иде алар...” - дип искә ала Р.Батров.

Бүген кибетләрдә без төрле өстәмәләр кушылган ризыкларга тап булабыз: ароматизаторлар, буяулар, консервантлар... Бу өстәмәләр һич кенә дә ризыкның файдалы сыйфатларын арттыру өчен дә, кеше сәламәтлеген кайгыртып та түгел, ә кыяфәтен матурлату, саклау вакытын озайту, тәмен көчәйтү максатыннан кушыла. Хәләл менә шуларга каршы көрәшә. Сатып алучы яхшы аңлый: әгәр кеше дин кушканча яши һәм ризыкны да шул таләпләргә таянып әзерли икән, бу ашамлыкның сыйфаты да яхшы булачак. Шуңа да хәләл ризыкка өстенлек бирә. Шуңа да кешеләр ниндидер кыйммәтле диңгез деликатеслары, экзотик ингредиентлар кушып әзерләнгән кыйммәтле ризыкка түгел, гап-гади, ләкин тәмле лагман, пылау ише ризыкларга тартыла.

...Хәләл базарда үз урынын алганчы, сизеп торабыз, аның тирәсендә ыгы-зыгы да булырга охшаган. Хәләл белән хәләл түгел арасыннан сайлап алу бер нәрсә, әле бит сайлау мөмкинлеге булмаска да мөмкин. Бу индустриянең кайбер урыннарда көчләп, ясалма рәвештә үстерелүе дә сизелә. Россия халкы хәләл продукция кибетләре, кафелары эшләвенә каршы түгел. Ләкин, мәсәлән, моннан берничә ел элек Казанның мәктәпкәчә белем йортларында хәләл туклану кертү турында сүз чыкты. 2012 елда Россиянең мөселман яшьләре берлеге шундый таләп белән чыккан булган. Имза җыюлар башлангач, “Безнең фикер белән кызыксынып та тормадылар, алай ярамый бит инде”,  - дип, рус һәм православ җәмәгатьчелеге канәгатьсезлек белдергән.

Дин әһелләре һәм хәләл өлкәсендә эшчәнлек алып баручы эшмәкәрләр фикеренчә, нинди генә кыенлыклар булмасын, хәләл индустрия алга таба үсүен дәвам итәчәк. “Кешеләр көннән-көн тормыш сыйфатына, шул исәптән үз сәламәтлегенә ныграк игътибар итә. Шуңа күрә, дини каршылыкларга карамастан, хәләл ризык үз популярлыгын арттырачак кына”, - ди алар.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus



Можно ли перевестись из одной автошколы в другую в процессе обучения?

Подведены итоги конкурса «Мы верим твердо в героев спорта»

Можно ли перевестись из одной автошколы в другую в процессе обучения?

В Москве ежегодно состоялся юбилейный, всероссийский, патриотический гала-концерт «Проза и поэзия» «Россия - семья семей»


Коллекция Nensi Dojaka весна-лето 2025

Масспостинг вертикальных видео в TikTok, Youtube-shorts, ВК-клипы, Reels.

В СЛД «Москва-Сортировочная» состоялось выездное заседание Комитета ОПЖТ по координации локомотивостроения и их компонентов

Российская мода на «Текстильлегпром»


Every time we go on holiday my husband ogles other women on the beach

Elle King shares major life update after opening up about 'toxic' relationship with dad Rob Schneider

Raging Richarlison slams ‘f***ing s***’ card as Tottenham star’s EA FC 25 rating is revealed

Inexperienced Secret service agent called tech support hotline for help piloting drone ahead of Trump rally shooting: bombshell report


В Ленинском районе Крыма проверили бывших мигрантов, не вставших на воинский учет

Black panties

Heroje H288BW- портативный сканер штрих-кодов с интерфейсом Bluetooth

Интервью с вампиром


Мафия-НН: Густой аромат армянского кофе наполнил воздух старательно украшенной гостиной.

Elgato Game Capture Neo review

Мультиплеерный данжен-кроулер Greedy Wizards: Speed Dungeon вышел в новой стране на iOS и Android

Ранняя версия Mini Empire: Hero Never Cry с русским языком доступна в Google Play



Подведены итоги конкурса «Мы верим твердо в героев спорта»

Можно ли перевестись из одной автошколы в другую в процессе обучения?

Подведены итоги конкурса «Мы верим твердо в героев спорта»

В Москве ежегодно состоялся юбилейный, всероссийский, патриотический гала-концерт «Проза и поэзия» «Россия - семья семей»




Курортная инфекция. Врач-педиатр рассказала, чем опасен вирус Коксаки

В Москве ежегодно состоялся юбилейный, всероссийский, патриотический гала-концерт «Проза и поэзия» «Россия - семья семей»

Можно ли перевестись из одной автошколы в другую в процессе обучения?

Вильфанд: сентябрь для Москвы и Петербурга будет самым теплым в истории


Попали под замес: как в России меняется мода на выпечку

«Едем на рыбалку»: Башаров рассказал о последнем разговоре с Мадяновым

Держат на высоте: полная стоимость ипотеки превысила 23%

РОСТОВ. В Москве взяли под стражу главу Следкома Таганрога Руслана Багмута


Стало известно, кто из россиян примет участие в турнире ATP-500 в Вене в конце октября

Рахимова обыграла Биррелл и вышла во второй круг WTA 1000 в Пекине

Токио (ATP). 1-й круг. Хуркач сыграет с Гироном, Берреттини – с ван де Зандшульпом

Александр Зверев снялся с турнира ATP-500 в Пекине


В Москве начали создание масштабного памятника для Благовещенска

Комик Гарик Харламов заявил, что похож на колобка

Доцент Фиронов: новые ставки утильсбора приведут к подорожанию авто с 1 октября

РОСТОВ. В Москве взяли под стражу главу Следкома Таганрога Руслана Багмута


Музыкальные новости

Подведены итоги конкурса «Мы верим твердо в героев спорта»

Вокалиста рок-группы «Порнофильмы» Котлярова оштрафовали за дискредитацию ВС РФ

Инсайдер рассказал, в каких отношениях на самом деле находятся Бен Аффлек и Дженнифер Лопес в разгар бракоразводного процесса

Баста въезжает в новый сезон своего шоу МС Taxi на «бентли» в компании MIRAVI.



Подведены итоги конкурса «Мы верим твердо в героев спорта»

В Москве ежегодно состоялся юбилейный, всероссийский, патриотический гала-концерт «Проза и поэзия» «Россия - семья семей»

Терапевт Кондрахин посоветовал идти к врачу при наличии болей в грудной клетке

Можно ли перевестись из одной автошколы в другую в процессе обучения?


М-А. Калиматов: «Под руководством Валентины Матвиенко были приняты самые важные для страны решения»

На матче "ЦСКА-Динамо" родилась новая семья

Бизнес-омбудсмен Подмосковья помог отменить запрет на реализацию продукции компании

Загитова: "Решила дать себе 2 дня отдыхать, уехала за город и сняла номер"


Можно ли перевестись из одной автошколы в другую в процессе обучения?

Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: Гражданам Москвы и Московской области, получившим тяжелые производственные травмы, выданы автомобили марки «Лада Гранта»

Эксперт Фиронов рассказал, что будет с ценами на авто с 1 октября

Можно ли перевестись из одной автошколы в другую в процессе обучения?


Рябков: Россия фиксирует реакцию Запада на изменения своей ядерной политики

Политический директор премьера Венгрии: наша страна сдалась бы в случае

Рябков назвал «развернутой» реакцию Запада на заявления по ядерной доктрине РФ

Американская разведка предупредила Байдена: Путин не пошутил, Зеленский тянет нас в ад


Рентгенолог Чекалина усомнилась в целесообразности частых КТ при COVID-19




Председатель СК России поручил возбудить дело после нападения мигранта на врачей в Москве

Терапевт Кондрахин посоветовал идти к врачу при наличии болей в грудной клетке

Осень или организм: врач объяснил, кто виноват в усиленном выпадении волос

Педагогов обучат навыкам первой медицинской помощи


Иницитатива Киева: Белый дом снял ответственность за визит Зеленского на военный завод

Байден анонсировал поставку Киеву дальнобойных ракет


Подведены итоги конкурса «Мы верим твердо в героев спорта»

Подведены итоги конкурса «Мы верим твердо в героев спорта»

Подведены итоги конкурса «Мы верим твердо в героев спорта»

Глава ВФХГ Винер заявила, что получает 168 тысяч рублей в месяц


Как только НАТО нападет на Беларусь, будет применено ядерное оружие – Лукашенко

Лукашенко назвал условие, при котором Минск применит ядерное оружие

Лукашенко дал ответ на вопрос, в каком случае Минск применит ядерное оружие

«Россия за нас втягивается…» Лукашенко грозит НАТО ядерным оружием



Собянин: МЦД продлят до Калужской, Смоленской, Тульской и Ярославской областей

Сергей Собянин заявил о продлении наземного метро Москвы в Тульскую область

Собянин пообещал продлить скоростные диаметры Москвы в Ярославскую область

Собянин посоветовал москвичам пересаживаться на электромобили


Под Симферополем продолжается строительство нового крупного микрорайона

Собянин посоветовал москвичам пересаживаться на электромобили

«Чистая Арктика» разработает стандарт сбора и вывоза отходов из удаленных мест

Первое армянское название в Москве


Рябков заявил, что Москва фиксирует реакцию Запада на ядерную доктрину РФ

Византийская симфония, фестивали уличного и авторского искусства - какие культурные события пройдут в Москве в октябре

Борис Игнатьев назвал победителя дерби «Локомотив» - «Спартак»

Блокада или мир: Лавров поставил США перед честным выбором


В пропавшем в Архангельской области вертолете находился депутат Сметанин

ТСД SAOTRON RT41 GUN: практичный, производительный, надёжный

Беспроводной сканер штрих-кодов SAOTRON P05i промышленного класса

Написал сообщение родным и исчез: Депутат и бизнесмен внезапно пропали на вертолёте Robinson под Архангельском


Прогноз погоды в Крыму на 26 сентября

МВД: полиция в Симферополе задержала пенсионерку по подозрению в убийстве детей

В районе Симферополя появится необычный жилой квартал

Под Симферополем продолжается строительство нового крупного микрорайона


Финский дипломат оценил возможность улучшения отношений Москвы и Хельсинки

Невролог рассказал о продуктах, которые помогут справиться с бессонницей

Рябков: Запад «развёрнуто» отреагировал на заявления по ядерной доктрине России

РОСТОВ. В Москве взяли под стражу главу Следкома Таганрога Руслана Багмута












Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Рахимова обыграла Биррелл и вышла во второй круг WTA 1000 в Пекине






Удал, но мал: трудоустройство после «Профессионалитета» оказалось проблемой

Новые яркие вкусы и эмоции – обновление меню в ресторане Hedonist

Какая погода будет в октябре 2024 года: прогноз погоды в Москве и регионах

Петербург берет рекордную высоту