Златоуст шәһәрендә татар һәм башкорт язучыларына багышланган китап күргәзмәсе эшли
(Казан, 8 август, «Татар-информ»). Златоуст Үзәк шәһәр китапханәсенең А. Г. Даушева исемендәге милли һәм чит ил әдәбияты бүлекчәсе «Сугыш турында хәтерне безгә китап калдыра» дип исемләнгән китап күргәзмәләре сериясен тәгъдим итә. Күргәзмә Бөек Ватан сугышында катнашкан Татарстан һәм Башкортстан язучыларына багышлана. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте. Китаплар рус, татар һәм башкорт телендә тәгъдим ителә. Күргәзмәне бүлекчәнең әйдәп баручы китапханәчесе Валя Заһидуллина әзерләгән. Читать дальше...