Главные новости Туймазы
Туймазы
Сентябрь
2021

Башкортстан авылында газ шартлагач, бер өй тулысынча җимерелгән, хуҗасы реанимациядә

0
Башкортстан авылында газ шартлагач, бер өй тулысынча җимерелгән, хуҗасы реанимациядә

Башкортстанның Туймазы районындагы Әгертамак авылында 25 сентябрь иртәсендә шартлау була. Биредә Юбилей урамында урнашкан өйдә газ шартлый. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте. Урынга коткаручылар килә. «Якынча белешмә буенча, йорт хуҗасы өен газүткәргечкә үз белдеге белән тоташтырган. Шуннан соң газ-һава катнашмасының герметизациясе бозылган. Өй тулысынча җимерелгән», диелә.  Кирпечтән төзелгән йорт тулысынча җимерелгән, 72 квадрат метр мәйданда янгын чыккан.  05.45 сәгатьтә ачык утны сүндереп бетергәннәр. Фаҗигадә бер кеше имгәнгән, аны авыр хәлдә хастаханәгә озатканнар. Ир-ат реанимациядә ята, дип яза «Башинформ»

UFA1.RU сайты хәбәрчесе авыл башлыгы Фәрит Шаһиев белән аралашкан. Йорт хуҗасы — 58 яшьлек Рамил И, ул 78 квадрат метрлы кирпеч йортта яши. Йортта ир-атның өч туганы теркәлгән. Фаҗига вакытында Рамил өйдә үзе генә була, башкалар кайда булуы әлегә билгеле түгел. Шаһиев сүзләренчә, йорт хуҗасының газ өчен бурычы була. Шуңа күрә аңа газ бирүне туктаталар. Ләкин Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белешмәсе буенча, Рамил үзе торбаларын газүткәргечкә тоташтыра, шуннан соң шартлау була. «Аның техник хезмәт күрсәтү килешүе юк, ул акча түли алмый. Ул тәртипсез яшәү рәвеше алып бара дигән белешмә дә юк, ләкин ул менә шушы хәлне китереп чыгарган инде. Расланмаган белешмә буенча, аның тәненең 30 проценты пешкән. Ул могҗиза белән исән инде, өйдән бер стена гына калган бит. Шартлау тавышын 10 км ераклыкта да ишеткәннәр», — ди авыл башлыгы. Шартлаудан соң күршеләргә дә зыян килгән. Уң һәм сул якта урнашкан ике йортның тышкы стеналары һәм тәрәзәләре ватылган. Аларга бишәр мең сум акча бүлеп бирәчәкләр, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в Башкортостане

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Андрей Рублев поднялся на шестое место в рейтинге ATP






В Башкирии работник едва не погиб от удара по голове

В Башкирии загорелся тепловоз

Әлфис Гаязов: «Безнең халык яшәгән җирләрдә «Казан кулы»ннан башка бер эш тә эшләнмәгән»

В кандалах и с гематомами на лице: в Башкирии арестовали насильника 7-летней девочки