Главные новости Барнаула
Барнаул
Ноябрь
2019

Төркиядә укучы татар яшьләре «Талантларны ачу» форумында чыгыш ясады

0
Төркиядә укучы татар яшьләре «Талантларны ачу» форумында чыгыш ясады

(Истанбул, 30 ноябрь, «Татар-информ», Рушания Алтай). 28-30 ноябрь көннәрендә Казанда үтүче «Талантларны ачу» VI халыкара форумында Төркия югары уку йортларында укучы татар яшьләре проектларын тәкъдим итте. Бу турыда педагогия фәннәре кандидаты, Төркия югары уку йорты докторантурасында укучы Линар Хаҗиев хәбәр итте.

Эгәй университетында җәмәгатьчелек белән элемтә буенча икенче фәнни хезмәтен якларга җыенучы яшь галим Линар Хаҗиевның доклады «Социаль-мәдәни эшчәнлек аша 12 яшькәчә балаларның сәләтен ачу» дип атала. Эрзурумдагы Ататаөрек университеты галимәсе Алсу Бастабан «Яңа идеяләрне тормышка ашыру» дигән проектын танытты.

Әгәй университетында биохимия буенча докторантурада укучы Ләйсән Әхмәдиева «Уку инглиз телендә булган Төркия университетларын тәмамлаган яшь белгечләрнең инглиз теле өстенлек иткән Россия ширкәтләрендә эшкә урнашулары яки аларга стажировка мөмкинлекләре бирелүнең перспективасы» дигән проектын тәкъдим итте.

Истанбулдагы Мимар Синан нәфис сәнгать университеты студенты Айзат Миңһаҗев сәнгать дизайнерларының остаханәләре һәм курслары белән бергә оештырылган кул сәнгате продукциясен даими сату мәйданчыгы проектының үзенчәлекләре турында сөйләде. Ул әлеге мәйданчыкларны татар халык ашлары кафесы белән янәшә күрүен бәян итте.

Әгәй университеты докторантура студенты Галия Сәйфетдинова белән Вашингтондагы Сиэтл университеты докторанты Гани Мөхәммәтовның «ТР университетлары һәм аларда онлайн укыту системасын булдыру» дип аталган уртак проектлары зур игътибар яулады.

«Татарстан югары уку йортлары ни Россиядә, ни чит илдәге форумнарда искә алынмый. Соңгы вакытта ТР университетларында онлайн проектлар кысаларында бик күп онлайн курслар үткәрелә. Шулардан чыгып без Татарстан университетларында РФ масштабында гына түгел, хәтта чит илләр платформасына юнәлтелгән онлайн укыту системасы белән бәйле проект әзерләдек», — дип сөйләде проектлары турында Г.Сәйфетдинова.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в Алтайском крае

Новости спорта


Новости тенниса
Даниил Медведев

Чех Легечка пожелал здоровья россиянину Медведеву, который снялся с их матча






Жара до +28 градусов ожидается на Алтае 5 мая

Многодетная семья на Алтае лишилась дома из-за детской игры

Светлый праздник. Как встретили Пасху в старейшем храме Барнаула

Мужчина пострадал в результате пожара в Барнауле