Исламия Мәхмүтова каберенә таш куелды
(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның халык, РСФСРның атказанган артисты Исламия Мәхмүтова каберенә таш куелды. «Кабер ташы ачылу хөрмәтенә бар гомерен татар театрына багышлаган күренекле артистка Исламия Мәхмүтова каберен зыярәт итәргә Тинчурин театры коллективы, кызлары, туганнары, якыннары, шулай ук республиканың башка театрлары вәкилләре, журналистлар килгән иде», — дип хәбәр итә Тинчурин театрының матбугат үзәге. Чарада Исламия Мәхмүтова рухына Коръән аятьләре укылды. Читать дальше...