Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Август
2021

Новости за 06.08.2021

Зәй шикәр заводы 55 еллык юбилеен билгеләп үтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 август, «Татар-информ»). Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов «Зәй шикәре» агрофирмасы» ҖЧҖенең 55 еллыгына багышланган чарада чыгыш ясады. «Зәй шикәре» заводы — Россиядә иң зур шикәр җитештерүчеләрнең берсе. Бүгенге көндә ул иң куәтле җитештерү мәйданчыкларының берсе булып тора. Предприятиенең эшкәртү куәте тәүлеккә 8000 тоннага җитә, эшкәртү күрсәткече 1200 тоннадан артып китә. Әлеге күрсәткечләр буенча предприятие Россиянең иң яхшы биш заводы арасына керә. Читать дальше...

Россиядә яшелчәләр арзанайган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 август, «Татар-информ»). Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы җитештерүчеләрнең яшелчә продукциясенә бәяләре кимүен терки. Хәзерге вакытта кәбестәгә җитештерүчеләрнең бәяләре узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 4 процентка кимрәк, диелә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы хәбәрендә. «4 августка алынган мәгълүматларга караганда, бәрәңгегә бәяләр бер ай эчендә 1,8 процентка, кишер - 3,2 процентка кимегән. Бер ай эчендә кыяр бәясе - 17,5 процентка, помидор - 22,8 процентка... Читать дальше...

Путин 2023-2024 уку елына мәктәпләрдә өченче сменаны ябарга кушты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 август, «Татар-информ»). 2023-2024 елларга Россиядә өч сменалы мәктәпләр калмаска тиеш. РФ Президенты Владимир Путин РФ Хөкүмәтенә шундый йөкләмә белән мөрәҗәгать итте. Министрлар Кабинетының беренче хисабы 15 декабрьдә, аннары алты айга бер тапкыр тәкъдим ителәчәк. Моннан тыш, Министрлар Кабинеты һәм башкарма хакимият органнары Россиянең барлык белем бирү учреждениеләре өчен Интернетка өзлексез керүне тәэмин итәргә тиеш. Шул ук вакытта шәһәр мәктәпләре өчен тизлек 100 Мбит/сек, авыл... Читать дальше...

«Әдәби кафе»да яшь шагыйрьләрнең шигырь китаплары тәкъдим ителәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 август, «Татар-информ»). 11 август көнне «ТАТМЕДИА»ның «Әдәби кафе»сының җәй­ге верандасында яшь татар авторлары — Алмаз Мансуров, Лилия Гыйбадуллина, Булат Ибраһимов, Гөлн­аз Газизова, Ләйлә Хәбибуллинаның шигырь китаплары тәкъдим ителәчәк. Әдәби чара көндезге икедә башлана. Чараның программ­асында авторлар белән танышу, шигырьләр уку, махсус акциял­әр, музыкаль чыгышлар көтелә., диелә ТР Язучылар берлеге хәбәрендә. Әлеге җыент­ыкларда яшь авторл­арның моңарчы бер ки­тапта да басылмаган иҗат үрнәкләре урын алган.

Алдагы елларда инглиз теле һәм тарих буенча БДИ мәҗбүри булмаячак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 август, «Татар-информ», Лилия Шәйхетдинова). Якындагы өч елда инглиз теле һәм тарих БДИ тапшырганда мәҗбүри фәннәр булмаячак. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча Татарстан җыелма командасы әгъзалары белән очрашуда сөйләде. «Инглиз теле буенча мәҗбүри имтихан 2021 елда ук тапшырылырга тиеш иде, әмма бу хәл килеп чыкмады. 2022 елда аны гамәлгә кертергә җыенмыйлар. Тарих фәненә килгәндә, бу хакта сөйләшүләр алып барыла. Читать дальше...

7 августта Казан халкы ВИЧ-йогышына түләүсез тест уза алачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 август, «Татар-информ»). Иртәгә Казанда «Җиңү өчен тест» акциясенең чираттагы этабы узачак. Махсус мобиль хезмәт Камал театры янындагы мәйданда урнашачак һәм теләүчеләрне 15.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр кабул итәчәк, дип хәбәр итә оештыручылар. Белгечләр шулай ук консультацияләр үткәрәчәк, катнашучыларның сорауларына җавап бирәчәк һәм аларга зарарлану мөмкинлеген булдырмау турында сөйләячәк. Проект Президент грантлары фонды акчасына тормышка ашырыла. Тест аноним үткәрелә, нәтиҗәне шунда ук алырга мөмкин. Читать дальше...

В Нурлате прошло торжественное мероприятие по случаю Дня строителя

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

В это воскресенье строители будут отмечать свой профессиональный праздник. Накануне этой замечательной даты нурлатские строители и ветераны отрасли в сквере «Театральный» принимали поздравления: для них состоялся праздничный концерт.

Югары Ослан районында җир убылу куркынычы булу сәбәпле гаиләне өйләреннән күчергәннәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 август, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген көндез махсус хезмәтләрне чакыру 112 номерына Югары Ослан районының Печище авылындагы Заречье урамында грунт җимерелүе турында хәбәр алынган. Шуның аркасында якындагы йортка җимерелү куркынычы туган. Килгән оператив төркем туфракның җимерелүе суүткәргеч торба шартлавы белән бәйле булуын ачыклаган. Бу хәл аркасында берәү дә зыян күрмәгән. Йорттан җир ишелгән урынга кадәр ераклык – 15 метр. Йортта яшәүчеләрне вакытлыча урнаштыру пунктына күчергәннәр. Читать дальше...



WorldSkills хәрәкәтендә катнашу югары уку йортларына кергәндә исәпкә алыначак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 август, «Татар-информ», Лилия Шәйхетдинова). Татарстан территориясендәге барлык югары уку йортлары да абитуриентның WorldSkills хәрәкәтендә катнашуын игътибарга алырга тиеш. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин WorldSkills стандартлары һәм һөнәри осталык буенча Татарстан җыелма командасы әгъзалары белән очрашуда белдерде. «Әгәр без шундый белдерү ясасак, аны барлык уку йортлары үтәргә тиеш. Әгәр керү имтиханнары «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) илкүләм чемпионатын үткәрү көннәренә туры килсә... Читать дальше...

Башкортстанда балалар лагерында 11 бала һәм дүрт олы кеше коронавирус йоктырган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 август, «Татар-информ»). Башкортстанның тикшерү органнары балалар шифаханәсендә 11 бала һәм дүрт олы кеше коронавирус инфекциясе белән авыруы аркасында тикшерү башлап җибәрде, дип хәбәр итә РФ тикшерү комитетының төбәк тикшерү идарәсе. Бу хакта РИА Новости җиткерә. Тикшерү РФ Җинаять кодексының «Иминлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү» маддәсендә каралган җинаять билгеләре буенча үткәрелә, дип хәбәр итә ведомство. Тикшерү мәгълүматлары буенча, Октябрьский шәһәрендәге... Читать дальше...

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирустан тагын өч кеше вафат булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 август, «Татар-информ»). Татарстанда тагын өч кеше яңа коронавирус инфекциясе корбаны булды. Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза вакытында билгеләнгән. « Вирус идентификацияләнгән » ,- дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте. 1952 һәм 1956 елларда туган ике хатын-кыз, шулай ук 1954 елда туган ир-атның гомере өзелә. 2021 елның 6 августына республикада Covid-19 авыруыннан 631 үлем очрагы теркәлгән.

Шимбә көнне Татарстанда 30 градус эссе була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 август, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан территориясендә кабат эссе һава торышы көтелә. Көндезге сәгатьләрдә һава температурасы 25-30 градуска җитәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге. Синоптиклар хәбәр итүенчә, иртән һәм көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, шулай ук талгын җил фаразлана. Төнлә температура 11-16 градустан түбән төшмәячәк. Элегрәк «Татар-информ» Татарстанда урманнарда янгын куркынычы югары булу сәбәпле, янә шторм кисәтүе озайтылуын хәбәр иткән иде.

Дарья Санникова Казан шәһәре Думасы депутатларын сайлауларда катнашачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 август, «Татар-информ»). Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова Казан шәһәре Думасына сайлауда катнаша. Бу хакта ул Instagram сәхифәсендә хәбәр итте. Санникова «Дәрвишләр» торак бистәсе мәнфәгатьләрен якларга ниятли. Ул аны бу районда туып-үсүе һәм җирле халыкның проблемалары яхшы таныш булуы белән аңлата. «...мин һәрвакыт шартларны яхшы якка үзгәртергә тели идем, һәм хәзер моның өчен мөмкинлекләрне күрдем. Гүя балачагыма әйләнеп кайткандай булдым, үземдә көч тойдым һәм яраткан... Читать дальше...

Башкортстан рәссамы янгын станциясе диварларына Шүрәле рәсемнәрен ясаган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 август, «Татар-информ»). Башкортстанда туып-үскән рәссам Радик Мусин Каралачык авылында элекке җимерек янгын станциясе диварларына Шүрәле рәсемнәрен ясаган. «Башинформ» хәбәр итүенчә, ул диварларда «Уллары белән Лаокоон», «Яз», «Гамлет», Марк Шагалның «Шәһәр өстендә» классик сюжетларын сурәтләгән. Әмма сюжетлар төрки халыкларның мәҗүси образы – Шүрәле рәвешендә ясалган. Рәсемнәр башкорт телендә язылган язулар һәм афоризмнар белән үрелеп бара. Рәссам аларның күргәзмәсен үз социаль челтәрләрендә анонслаган. Читать дальше...

Роспотребнадзор Татарстанда су коенырга ярамаган тугыз пляжны атады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 август, «Татар-информ»). Суның сыйфаты канәгатьләнерлек булмаганга күрә, Татарстанның тугыз пляжы коену өчен имин саналмый. Бу хакта Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Шулай итеп, су Зур Аккош күлендә, «Локомотив» пляжында, Зәй һәм Мөслим районы сулыкларында санитар-химик таләпләргә; ә «Комсомол», «Түбән Заречье», «Локомотив» пляжларында, шулай ук Чаллы, Әлмәт, Лениногорск... Читать дальше...

В Нурлате презентовали Стратегию развития молодежной политики

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Вопросы занятости и трудоустройства, формирование студенческого отряда; создание клуба молодых семей; улучшение инфраструктуры учреждений молодёжной направленности - основные вопросы деловой беседы в культурно-досуговом центре «Грани». Здесь приняли участие и представители республиканского министерства.

Шамил Шәйдуллин белән хушлашу 7 июльдә була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 август, «Татар-информ»). 7 июльдә Шамил Шәйдуллин белән хушлашу була/ 2021 елның 3 августында Татарстан сәнгате зур югалту кичерде - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының халык рәссамы, Россиянең атказанган рәссамы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Шамил Мортазович Шәйдуллин вафат булды. Хушлашу иртәгә, 7 июльдә, 10.00 сәгатьтә Ф.Әмирхан урамы, 3 нче йорт адресы буенча урнашкан «Казан нуры» мәчете янында узачак.

Новости России
Москва

Анна Данилова дала старт Всероссийской акции "Синий платочек Победы" 2024 на станции метро Курская


Татарстанга тугыз ай эчендә миллионнан артык коронавирустан вакцина кайтартылган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 август, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). Узган елның декабреннән башлап Татарстан Covid-19 инфекциясеннән миллион дозадан артык вакцина алган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков матбугат конференциясе вакытында билгеләп үткәнчә, хәзер республикада вакцинация өчен Россия препаратларының барлык төрләре бар. Шулай итеп, 4 августта чираттагы «Спутник V» партиясе кайтты. Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

После победы в Мадриде Рублев поднялся с 8-го на 6-е место в рейтинге ATP






Стало известно, кто из Томской области едет в Москву на инаугурацию президента

Только сутки. Эксперт рассказала, от какой болезни умирают 63% детей

МИД Белоруссии: Минск и Москва обеспокоены враждебной риторикой Запада

Илья Миллер ведущий радиостанций «Европа Плюс», «Ретро FM» и «Дорожное радио»