Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Август
2021

Новости за 17.08.2021

Пенза өлкәсенең Югары Әләзән авылында балалар өчен дини курслар булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 август, «Татар-информ»). 2-12 августта Пенза өлкәсенең Городище районы Югары Әләзән авылында балалар өчен ислам нигезләре буенча курслар узды. Марат хәзрәт Юмаев сүзләренчә, балалар ислам һәм әхлак нигезләрен өйрәнгән. Курс кирәкле дини фәннәрне өйрәнүгә, намазга һәм Коръән сүрәләрен, Коръән аятьләрен өйрәнүгә юнәлдерелгән, дип яза Пенза өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте. Курслар тәмамлангач, укучыларга истәлек бүләкләре тапшырылган, соңыннан оештыручылар балаларны кафеда сыйлаган. Пенза... Читать дальше...

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында йөз гаиләгә булышырга җыеналар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды ел саен үткәрә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республикакүләм акциясе кысаларында Татарстанда яшәүче йөз мохтаҗ гаилгә ярдәм итәргә ниятли. Татарстанның Диния нәзарәте хәбәр иткәнчә, акция август башында игълан ителде. Акция Татарстанның күп балалы, азкеремле һәм инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләренә мәктәп кирәк-яраклары сатып алу өчен акча җыярга ярдәм итәчәк. Мәктәп букчасы комплекты үзгәрешсез булып кала... Читать дальше...

Казан кинофестивале кысаларында региональ фильмнары каталогы төзеләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан халыкара мөселман кинофестивале кысаларында региональ фильмнар каталогы төзеләчәк. «Без быел тәвәккәлләп региональ кинематографистларның эшләрен җыеп карарга булдык. Кинофестивальнең эшлекле өлешенә без Россиядә урнашкан кинокомпания режиссерларын һәм продюсерларны чыкырдык», — диде Миләүшә Айтуганова Казан халыкара мөселман кинофестиваленә багышланган матбугат конференциясендә. «Россия регионнарында төшерелгән күп фильмнар тамашачыга барып җитә алмый. Читать дальше...

Татарстан укытучылары Самара өлкәсенә «Әлифба» авторы музеена экскурсиягә барды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 август, «Татар-информ»). 4 августта Самара өлкәсе Камышлы районының Татар Байтуганы авылында Сәләй Вәгыйзов музей-йортында Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте делегациясе булган. Көллият укытучылары музей-йортта экскурсиядә булган, аннан соң «Әлифба» тавын, Бигәш тау һәм Алтын тау бистәләрен караган. Бу турыда «Самара татарлары» сайты хәбәр итә. Сәфәрне Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Данис Шакиров, Татарстанның халык укытучысы, Сәләй Вәгыйзовның укучысы Камәрия Хәмидуллина оештырган. Читать дальше...

Рөстәм Яхинның музыкаль мирасы традицион вариантта һәм заманча версиядә чыгарылачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар композиторлары Рөстәм Яхин каберенә чәчәкләр салганда милли музыкаль мирасны популярлаштыру турында фикер алыштылар. «Рөстәм Яхинның музыкасы күбрәк һәм ешрак яңгырарга тиеш. Без аның романсларны традицион вариантта да, заманча тыңлаучыны күздә тотып аңа яраклаштырып та бастырып чыгарачакбыз», — диде Ирада Әюпова Рөстәм Яхинның каберенә чәчәкләр салганда. «Без үз шәхесләребезне оныта торган милләт булмасак иде. Без мәдәниятебезнең даһилары салган традицияләрне онытмыйк. Читать дальше...

Ерак Көнчыгыш мөфтияте армиядәге хәрби хезмәткәрләр белән очрашулар оештыра

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 август, «Татар-информ»). 14 августта Хабаровск краеның Бикин шәһәрендә Ерак Көнчыгыш мөфтиенең хәрби частьләр белән эшләү буенча ярдәмчесе Идрис Камаев Көнчыгыш хәрби округының 5 нче армиясенең 57 нче аерым мотоукчылар бригадасы хәрби хезмәткәрләре белән очрашкан. Ерак Көнчыгыш мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр иткәнчә, әлеге чара РФ Оборона министрлыгы белән хезмәттәшлек кысаларында оештырыла. Идрис Камаев «Иң яхшы кешеләр — җәмгыятькә файдалы кешеләр» темасына әңгәмә уздырган. ... Читать дальше...

Мөхәммәтшин БДИны югары баллга тапшыручыларга: Сез иң яхшылар булуыгызны дәлилләдегез

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Буа районында Бердәм дәүләт имтиханында югары баллар җыйган чыгарылыш укучылары белән очрашты. Чарада 54 укучы катнашты. «Районның иң яхшы, төрле фәннәр буенча имтиханнарда югары нәтиҗәләргә ирешкән укучылар белән очрашу — яхшы традициягә әйләнде. Укуыгызны югары уку йортларында дәвам итәргә теләвегез мактауга лаек. Укытучылар сезгә белем бирде, үзегез дә тырышып укыдыгыз. Һәм иң яхшылары булуыгызны дәлилләдегез»... Читать дальше...

Татарстанда 14 яшьлек малай суда батып үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 август, «Татар-информ», Павел Климчак). Чаллыда Элеватор тавы бистәсе янында Чулман елгасында 14 яшьлек малай суда баткан. Экстрен хезмәтләр чакыру өчен 112 бердәм номерына 15.22 сәгатьтә шул хакта хәбәр килә. Бишенче яртыда 6 нчы номерлы коткару отряды водолазлары яшүсмернең мәетен ярдан 15 метр читтә табып ала. Аны полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар. Су коену өчен җиһазландырылмаган бу ярга малай дусты белән килгән булган. Бер мизгелдә ул ярдәмгә чакыра башлый һәм су астына китә. Шул... Читать дальше...



Башкортстанда корылык аркасында Агыйдел елгасында су кимегән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Башкортстанда корылык аркасында елгаларда су кими. Башкортстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 16 августка Уфада Агыйдел елгасында су биеклеге гидропосттагы нульдән «минус 160 сантиметр» күрсәткеченә кадәр төшкән. Бер тәүлектә елга суы тагын 1 сантиметрга кимегән. « Башинформ » шул хакта хәбәр итте. Республиканың Табигатьне файдалану һәм экология министрлыгы белешмәсе буенча, элегрәк «посттагы нульдән минус 161 см» күрсәткече 2012 елда теркәлгән булган. Читать дальше...

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстан пландагы социаль чараларны уңышлы төгәлләргә ниятли

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Пандемия белән бәйле катлаулы шартларга карамастан, Татарстан планлаштырган барлык социаль чараларны да уңышлы төгәлләргә ниятли. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Тәтеш районында очрашуда шул хакта сөйләде. Парламент Рәисе бүген Буа һәм Тәтеш районнарында булды, берничә объектны карады һәм биредә яшәүчеләр белән аралашты. «Хәтта катлаулы вазгыятьтә дә Татарстанның планлаштырган барлык социаль чараларын уңышлы төгәлләргә... Читать дальше...

Эстрада концертларына, цирк тамашаларына, кинога «Пушкин картасы» аша кереп булмаячак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Эстрада концертларына, цирк тамашаларына, кинога «Пушкин картасы» аша кереп булмаячак. «Кино да, цирк та, шоу-бизнес та кертелми. Монда проектның мәгънәсе башкада», — диде ТР мәдәният министры Ирада Әюпова «Пушкин картасы» проектына багышлап ТР Министрлар Кабинетында үткәрелгән брифингта. «Пушкин картасы» программасына кертелгән репертуарны махсус эксперт төркеме тикшерәчәк. Программага кертелгән мәдәни чаралар афишасы белән «Культура.РФ» порталында танышырга мөмкин. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Балтач районында балалар бакчасы ачты һәм яңа экопаркта булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Балтач районына килде. Республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Миңнеханов дәүләт программалары буенча яңартылган «Салкын чишмә» экопаркын караган. Экопарк территориясендә җәяүлеләр өчен юллар булдырылган, яңа күперләр төзелгән, утлар, кече архитектура формалары куелган, чишмә реставрацияләнгән, функциональ мәйданчыклар (амфитеатр, ял зонасы, балалар мәйданчыгы) ясалган. Алга таба Президент балалар бакчасы ачылышында катнашты.

Көньяк Сахалин шәһәрендә Габдулла Тукай исемендәге татар мәдәнияте музее ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 август, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Көньяк Сахалин шәһәрендә Габдулла Тукай исемендәге татар мәдәнияте этнографик музее ачылды. Музей ачылышы турында Сахалин өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе үзенең Инстаграм сәхифәсендә хәбәр итте. «Көньяк Сахалин шәһәре мэры Сергей Александрович Надсадин тырышлыгы белән без ачылдык! Бик зур рәхмәт сезгә!» — диелгән анда. Инстаграмда шулай ук «Острова» бөтенроссия яшьләр форумында катнашучы Татарстан яшьләре белән видеолар да урнаштырылган. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Балтач районында беренче сыйныф укучыларына портфельләр тапшырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Балтач районында беренче сыйныфка керүче укучыларга мәктәп портфельләре тапшырды. Бу хакта мәгълүмат Президентның Инстаграмдагы сәхифәсендә чыкты.

Әфган татарлары Әфганстан шурасы җыелышында катнашырга әзерләнә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 август, «Татар-информ», Дмитрий Киселев). Әфган татарлары вәкилләре Әфганстанның төп халыклары лидерларының гомуми шурасы җыелышында катнашырга әзерләнә, анда Хөкүмәт әгъзалары расланачак. «Безнең фонд элекке режимда, әмма кыскартылган штатта эшли. Кабулда әлегә тыныч. Шартлаулар юк, бары тик урыны белән генә берән-сәрән аткан тавышлар ишетелә. Халык әлегә бик сак, урамда бик күренмиләр, хатын-кызлар юк диярлек», — дип хәбәр итте Россия мөселманнарының хәйрия патриотик фонды генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин. Читать дальше...

Татарстан Президенты Кукмарада яңа спорткомплекс ачты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кукмара шәһәренә эш сәфәре кысаларында яңа «Барс Арена» спорт комплексын ачты. Рөстәм Миңнеханов Кукмара халкын яңа спорт объекты ачылу белән котлады, республикада физкультура һәм спортны популярлаштыру буенча зур эш алып барылуын билгеләп үтте. Татарстан Президентының матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте. «Бүген Кукмара районы — республикада әйдәп баручы районнарның берсе. Агросәнәгать комплексы, сәнәгать... Читать дальше...

Новости России
Москва

5 фактов, которые необходимо знать о СЭЙН и Wimmortal и их релизе «Старик и воля».


Уфада Башкортстан Югары судының элеккеге рәисе вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Уфада Башкортстан Югары судының элеккеге рәисе, Башкортстан республикасының һәм Россиянең атказанган юристы Булат Тлякбирдин 82 яшендә вафат булды. « Башинформ » агентлыгы хәбәр иткәнчә, мәрхүм белән хушлашу 18 августта, 12:00 сәгатьтә Коммунистлар урамында булачак. 1988-1998 елларда ул Башкортстан Республикасы Югары суды рәисе, Башкортстан Республикасы судьяларының Квалификацион коллегиясе рәисе урынбасары булган, диелә хәбәрдә.

«Пушкин картасы» программасы репертуарын махсус комиссия тикшерәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Пушкин картасы» программасына катнашачак мәдәни чараларны махсус эксперт комиссиясе тикшерәчәк. «Репертуарны экспертлар төркемнәре карый. Татарстанда да ул төркем төзелде. Әлеге төркем репертуарның тематикага туры килүен тикшерә», — диде ТР мәдәният министры Ирада Әюпова «Пушкин картасы» проектына багышлап ТР Министрлар Кабинетында үткәрелгән брифингта. «Көч куллану, җәберләүләргә чакыру, деструктив гамәлләргә бәйле күренешләр булганда... Читать дальше...

«Салават күпере» журналы балалар өчен татарча китаплар чыгара башлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 август, «Татар информ»). «Салават күпере» журналы редакциясе балалар өчен татар телендә яңа китаплар нәшер итә башлады. Бу көннәрдә китап-буягычлар сериясеннән беренчесе — «Буягыч. Кыргый хайваннар» басмасы дөнья күрде, дип хәбәр итте оештыручылар. «Салават күпере» журналының баш мөхәррире, әлеге проект авторы Зилә Зиннур кызы Хөснетдинова әйтүенчә, «Буягыч. Кыргый хайваннар» гади генә буягыч түгел, ул — балалар өчен кызыклы һәм файдалы китап. «Буягычтагы табышмаклар ярдәмендә бала кыргый хайваннар дөньясы белән таныша... Читать дальше...

Фәрит Мөхәммәтшин Тәтеш районының Бакырчы авылында башкарма комитет бинасын ачты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген Тәтеш районының Бакырчы авылында Бакырчы авылы башкарма комитеты бинасы ачылды. Тантанада Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә катнашты. «Яңа социаль объект ачылу белән авыл халкын котлыйм. Монда түрәләр, әмма үз авылындагы мәсьәләләрне хәл итә торган кешеләр эшләячәк», — диде парламент башлыгы. Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, Татарстан авылларында һәм шәһәрләрендә республика программалары тормышка ашырыла. «Кешеләр моңа уңай бәя бирә. Читать дальше...

«Пушкин картасын» куллану яшь кешенең яшәү урынына бәйләнмәгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Пушкин картасын» яшь кеше бөтен Россия буйлап куллана ала. Бүген ТР мәдәният министры Ирада Әюпова 14 — 22 яшьтәгеләр өчен мәдәни чараларга бушлай керү мөмкинлеге тудыра торган проектның үзенчәлекләре турында журналистларга сөйләде. «Әйтик, Актаныш яки Әгерҗе кешесе Пушкин картасына Казанда да, Санкт-Петербургта да билет ала ала. Ләкин шунысы бар — ул аны бары тик үзе генә куллана ала», — диде ул ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта. Читать дальше...

Казан янында трассада йөк машинасына бәрелгән BMW йөртүчесе һәлак булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген көндез Казан — Яшел Үзән трассасында BMW кроссоверы йөртүчесе идарәне югалткан, Volkswagen машинасына бәрелеп үткән һәм Skania йөк машинасына килеп бәрелгән. «Ир-ат алган яраларыннан урында ук һәлак булды», — дип хәбәр иттеләр Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында.  Көчле бәрелүдән кроссовер салонының бер өлеше җимерелеп төшкән.


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Андрей Рублёв

Рублев не отстал от «Реала»! Как русская звезда тенниса покорила Мадрид






Сделайте свой дом еще красивее: Лучшие отделочные материалы по выгодным ценам

«В какое будущее может идти Россия под дланью старика?»

Посол КНР в РФ Чжан Ханьхуэй: в Китае приветствуют планируемый визит Путина

Сборная Новгородской области заняла третье место на чемпионате России по дартсу