Апаста «Иң төзек ишегалды» бәйгесе җиңүчеләре игълан ителәчәк
(Апас, 27 август, «Татар-информ», «Апастово-информ» ). Апаста «Иң чиста авыл», «Иң чиста урам» «Иң матур йорт», «Иң төзек ишегалды» бәйгесе азагына якынлаша. Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров рәислегендәге комиссия барлык авыл һәм җирлекләрне дә карап чыкты. Мәгълүматлар тупланды, алар фотолар, видеоязмалар белән дәлилләнде. Комиссиянең берничә утырышы да узды. Чираттагы утырышта комиссия әгъзалары район башлыгы Равил Хисаметдинов катнашында фикер алышты. Нигездә сүз, урыннар бирү буенча булды. Читать дальше...