Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Август
2021

Новости за 12.08.2021

Апас районының Шәмәк авылында «Гармун моңы-йөрәк җыры» фестивале булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Апас районыШәмәк авылында оештырылган гармунчылар фестивалендә якын тирәдәге авыллардан да дистәләгән гармунчы катнашты. Шунысы сөендерә, алар арасында яшьләр дә байтак иде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Гармун моңы-йөрәк җыры» фестивалендә чыгыш ясаучыларның яше чикләнмәгән. Урта Балтай авылыннан Мәрьям апа Гатинага 74 яшь булса да, ул биредә чыгыш ясап тамашачыларны таң калдырды. Мәрьям апа — гомере буе авылның мәдәни йөзен билгеләүче шәхес. Читать дальше...

Чиләбе өлкәсендә «Яз чәчәкләре» бәйгесендә катнашучылар өчен татар теле дәресе узды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Чиләбе өлкәсендә «Яз чәчәкләре» бәйгесендә катнашучы кызлар өчен татар теле дәресе оештырылды. Дәресне Сания Шевченко уздырды. Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, дәрестән соң кызларны Luxe Hayat хәләл косметика брендына нигез салучы Җәмилә Тямаева әзерләгән бүләк көтә иде. Аның лекциясе барысын да хатын-кыз матурлыгы дөньясына алып кереп китте. Шуннан соң кызлар 2018 елгы «Татар кызы» бәйгесендә финалга чыккан Зәринә Насыйрова үткәргән... Читать дальше...

Казанда коронавирус чорында беренче тапкыр катнаш көрәш буенча Европа чемпионаты үтә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 август, «Татар-информ»). 16 августта Казанда катнаш көрәш буенча Европа ачык чемпионаты башлана. Ул 20 августка кадәр дәвам итәчәк һәм «Баскет-холл»да узачак. Бу Европа континентында IMMAF Берләшкән халыкара катнаш көрәшләр федерациясенең пандемиядән соңгы беренче турниры булачак. Россия спортчылары бу ярышларда фаворитлар статусында чыгыш ясаячак. Россия командасы IMMAF яшүсмерләр рейтингында беренче урынны һәм олылар рейтингында икенче урынны алып тора. Европаның гамәлдәге чемпионнары Виктория Дудакова... Читать дальше...

Татарстанның халык рәссамы Мөдәрис Минһаҗевның шәхси күргәзмәсе ачылган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Бүген Горький һәм Шаляпин музеенда Татарстан Республикасының халык рәссамы Мөдәрис Минһаҗевның «Төсләрдә милли хисләр» дип исемләнгән шәхси күргәзмәсе ачылган. Вернисажда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, ТР Рәссамнар берлеге вәкилләре, сәнгать әһелләре катнашкан. Кунаклар арасында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров та булган, дип хәбәр итә « Бөтендөнья татар конгрессы » сайты. «Мөдәрис Мөхетдин улы — татар дөньясында бик билгеле шәхес. Читать дальше...

«Нефтехимик» остазы «Ак барс» ны җиңү турында: команда үз-үзен аямыйча уйнады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 август, «Татар-информ», Сергей Гаврилов). «Нефтехимик»ның баш тренеры Олег Леонтьев команданы Казан «Ак Барс»ы белән Ромазан мемориалында үз-үзләрен аямыйча уйнаулары өчен мактады. Түбәнкамалылар 2:0 исәбе белән җиңде. «Уенны бик яхшы башкарып чыккан үзебезнең дебютант-капкачыны (Ярослав Озолин — ТИ искәрмәсе) билгеләп үтәсем килә. Бик күп урыннарда ул безне коткарды. Бөтен команда ярышты. Егетләр бик күп ыргылышларны үз өсләренә алдылар. Үз-үзләрен аямыйча уйнадылар. Без контратакаларда үзебезнең уенны гамәлгә ашыра алдык»... Читать дальше...

Чаллы башкарма комитеты балалар бакчасыннан тәрбиячеләрнең эштән китүен аңлатты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Яр Чаллы башкарма комитеты 66 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре язган хатка реакция белдерде. Аннан күп тәрбиячеләр эштән киткән. Администрация комментариясе «ВКонтакте»социаль челтәрендәге төркемнәрнең берсендә пәйда булды. Билгеле булмаган кеше сөйләвенчә, әлеге 12 группалык балалар бакчасында барлыгы 3 тәрбияче калган һәм алар ике смена эшләргә мәҗбүр булганнар. Физик тәрбия укытучысы, шәфкать туташы һәм методист юк. Комментарий авторы фикеренчә... Читать дальше...

Казан метросының «Кремль» станциясендә ремонт эшләре төгәлләнгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Казан метросының «Кремль» станциясендә косметик ремонт эшләнгән, дип хәбәр итә Метроэлектротранс матбугат хезмәте. Белгечләр берничә төр эшләр башкарган. Түшәмне һәм диварларны иске штукатуркадан чистартканнар, җәяүлеләр йөри торган юлларны һәм вестибюльләрне яңартканнар, диварларны, түшәмне һәм платформадагы манараларны яңадан буяганнар. Муниципаль унитар предприятиедә хәбәр иткәнчә, ремонт метро пассажирларының уңайлылыгын һәм иминлеген тәэмин итү өчен эшләнгән.

Иртәгә Татарстанда 35 градус эсселек һәм көчле җил көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Синоптиклар татарстанлыларны җомга көнне һава торышы начарлану турында кисәтте. Көндез республикада урыны белән көньяк-көнчыгыштан көчле җил көтелә, аның тизлеге секундына 17 метрга җитәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. Иртәгә явым-төшемсез алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә 11 градус җылы, ә көнбатыш районнарда — 21 градус җылы булачак. Көндез эссе булачак, һава температурасы 35 градуска кадәр күтәреләчәк.



Татарстанда бер тәүлек эчендә 5 кеше Covid-19дан үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлек эчендә коронавирустан 5 үлем очрагы теркәлгән. Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. «12 августка 647 үлем очрагы теркәлгән», — дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. Коронавирустан үлүчеләр 1937, 1939, 1951, 1954 һәм 1964 елларда туган биш хатын-кыз була.

Үзәк сайлау комиссиясе барлык участокларны Covid-19 саклау чаралары белән тәэмин итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 август, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстан Республикасының Үзәк сайлау комиссиясе сайлауларга бер ай кала барлык сайлау комиссияләрен дә шәхси саклану чаралары белән тәэмин итте. Бер үк вакытта Роспотребнадзор һәм Россия Үзәк сайлау комиссиясе рекомендацияләре нигезендә тавыш бирү бүлмәләрен әзерләү башланды. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте. «Сайлау көннәрендә барлык участокларда да бүлмәләрне, өслекләрне һәм җиһазларны дезинфекцияләү үткәреләчәк. Читать дальше...

Татарстанның Яңа Чишмә районында терлекләрнең котыру чире карантины бетерелгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Татарстанның Яңа Чишмә районында хайваннарның котыру чире карантины ябылган. Бу турыдагы указга Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы — республиканың Пермьер-министры Алексей Песошин кул куйды. Яңа Чишмә авыл җирлеге һәм Яңа Чишмә авылының Горький урамындагы шәхси ярдәмче хуҗалык территорияләрендә терлекләр котыру авырулы булганга, аларның иминсезлеге сәбәпле кертелгән чикләү чараларын (карантинны) бетерергә», — диелгән документта. Карантин... Читать дальше...

Әлмәттә мең квадрат метрга якын мәйданда янган камышны сүндергәннәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Бүген көндез Әлмәт шәһәренең Фәхретдин урамында камыш яна башлый. Ут чыгу турындагы хәбәрне сәгать икенче яртыда 101 телефоны буенча янгын сүндерү хезмәтенә шалтыратып хәбәр итәләр. Янгынның гомуми мәйданы 900 кв метрны тәшкил иткән. Көндезге сәгать өчтә янгын сүндерелгән дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча дәүләт идарәсе матбугат хезмәте.

Иске Таш мәчете имамы: Яңа Татар бистәсеннән күчеп китүчеләр дә безнең мәчеткә йөри

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 август, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Казанның Иске Таш мәчете имам-хатыйбы Надир хәзрәт Шәйморатов, Яңа Татар бистәсеннән күченеп киткән кешеләрнең дә бу мәчеткә йөрүләрен әйтте. «Яңа Татар бистәсендә үскән кешеләр инде күченеп киткән булсалар да, мәчеткә монда килә. Бәйрәмнәрдә бик күп „Яңа бистә малайлары“ җыела. Алар бер-берсе белән күрешеп, истәлекләр белән уртаклаша. Аллага шөкер, мәчетне онытмыйлар. Алар һәрвакыт ярдәм итәргә әзер», — ди хәзрәт. Мәчеткә йөрүче ир-атлар да хатын-кызлар да бер катта... Читать дальше...

Татарстанның Монополиягә каршы хезмәт идарәсе: яшелчә бәяләрен базар билгели

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Татарстанда яшелчә хакларын базар көйли. Яшелчә үстерүчеләр белән сатучылар арасында үзара килешү фактлары ачыкланмаган, дип белдерә ТРның Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе урынбасары Алмаз Яфизов. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр итте. «Идарә хезмәткәрләре Казанның кибетләрендә һәм базарларында сатыла торган азык-төлек бәяләренә атна дәвамында мониторинг алып бара. Без барлык мәгълүматларны чагыштырабыз һәм анализлыйбыз. Читать дальше...

Татарстанда Путинның "илкүләм проектлары" өчен сатып алуларның һәр икенчесендә канун бозу табылган

Azatliq.org 

Бу нигезсез бәяләрне арттыру һәм алыпсатарларның картель килешүләренә бәйле. Хәзер Татарстанның бер министрлыгы алыпсатарлар белән килешеп бәя арттыруда шикләнелә.

Россиядә коронавирустан бер көн эчендә 808 кеше үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Узган тәүлек эчендә Россиядә Covid-19 дан үлүчеләр саны буенча яңа антирекорд куелган. Бер көн эчендә 808 кеше үлгән. Пандемия башланганнан бирле бу иң зур сан, дип хәбәр итә яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча оператив штаб. Пандемия вакытында үлүчеләрнең гомуми саны — 168 049. Иң күп үлем очраклары Мәскәүдә (56), Санкт-Петербургта (48), Краснодар краенда (32), Пермь (29) һәм Ростов (28) өлкәләрендә теркәлгән. Узган тәүлектә Россиядә 21 932 яңа коронавирус очрагы ачыкланган... Читать дальше...

Новости России
Москва

Певец Сергей АРУТЮНОВ и солистка группы Демо - встречаются, или просто выпустили совместный хит “Солнышко”? Разлад АРУТЮНОВА и Маши Малиновской?


Авыл хуҗалыгы министрлыгы карабодай экспортына тыюны озайтты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы башлыгы Дмитрий Патрушев Россиядән карабодайны экспортка чыгаруны тыю 31 августтан соң, урып-җыю кампаниясе нәтиҗәләре буенча озайтылырга мөмкин икәнлеген әйтте. Россия 5 июньнән карабодайны экспортлауга тыю кертте. РФ Хөкүмәтенең апрель азагында кабул ителгән тиешле карары нигезендә ул агымдагы елның 31 августына кадәр гамәлдә булачак. Бу хакта «РИА новости» хәбәр итә. «Хөкүмәтнең гамәлдәге карары нигезендә карабодайны экспортлау 31 августка кадәр чикләнгән. Читать дальше...

Татарстанда иҗтимагый институтлар үсешенә өлеш керткән өчен премиягә бәйге башланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 август, «Татар-информ»). 16 августта гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Президенты премиясенә дәгъва кылучыларны тәкъдим итүгә документлар кабул итү башлана. Әлеге премияне илебез гражданнары республиканың Гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән күпьеллык шәхси хезмәт өчен алырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы матбугат хезмәте хәбәр итә. Шулай ук премия социаль юнәлешле секторны үстерүгә һәм гражданлык җәмгыяте... Читать дальше...

Пенза өлкәсе Диния нәзарәте хатын-кызлар өчен ислам курсларын башлап җибәрә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Пенза өлкәсенең Кузнецк шәһәре мәчетендә төбәк Диния нәзарәте кабаттан хатын-кызлар өчен ял көне курсларын оештыра. Россия мөселманнары Дини җыены сайтында хәбәр ителгәнчә, курсларны Нурия ханым Садыкова алып бара. Тиздән ирләр өчен дә дәресләр башланып китәчәк. Мәчет ишекләре теләгән һәркем өчен ачык. Дәресләр ял көннәрендә үткәрелә. Уку вакыты тыңлаучыларның теләкләрен исәпкә алып билгеләнәчәк. Әле күптән түгел генә җәйге лагерьның ике атналык сменасында балалар... Читать дальше...

Уфада танылган журналист Фларит Шакиров вафат булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Уфада озак авырудан соң танылган журналист Фларит Шакиров вафат. Аңа 64 яшь иде. Бу хакта «Башинформ» рәсми сайты хәбәр итә. Фларит Шакиров үзенең журналистлык эшчәнлеген узган гасырның 80 нче елларында Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлаганнан соң, «Ленинец» исемле яшьләр газетасында башлап җибәрә. Биредә берничә ел эшләгәннән соң, ул «Вечерняя Уфа» газетасына күчә һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр анда эшли. «Вечерняя Уфа» газетасының... Читать дальше...

Байбулат Батуллин төшергән фильм Казанда Урам киносы фестивалендә күрсәтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар кинорежиссеры Байбулат Батуллинның «Показалось» кыска метражлы фильмы Урам киносы ачык фильмнар фестивале программасында күрсәтеләчәк. «14 һәм 15 августта Казанның Горький исемендәге ял паркында ачык һавада түләүсез кыска метражлы фильмнар күрсәтелә», дип хәбәр итә фестивальне оештыручылар. Программада Байбулат Батуллин белән очрашу да каралган. Фестиваль июнь аенда Мәскәүдә старт алган. Фильмнар сентябрь ахырына кадәр Россиянең 1000ләп шәһәре аша үтә. Читать дальше...

Баулыда «Ак калфак» оешмасының яңа җитәкчесе билгеләнде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Баулыда «Ак калфак» оешмасының элеккеге җитәкчесе Румия Шәфыйкованы хөрмәтләү, яңа җитәкче Римма Яруллина белән рәсми таныштыру чарасы булган. Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Татар конгрессының җирле бүлекчәсе каршында эшли торган «Ак калфак» оешмасы «Туган як нигъмәтләре» дигән очрашу үткәрде. Очрашуда башкарылган һәм алда торган эшләр турында фикер алышканнар, шифалы үләннәр турында сөйләшкәннәр. Чарада җырлар, мөнәҗәтләр башкарганнар.


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Лучший теннисист Казахстана сдал позиции в чемпионской гонке ATP






Россия строит туристический суверенитет

Определён подрядчик по строительству спортивной арены около Перми-II

«Арт-платформа» готовит главную премьеру театрального сезона, приуроченную к объявленному в России Году семьи»

Китайцы рассказали о нервной реакции Запада на ответ Кремля Вашингтону