Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Ноябрь
2021

Новости за 28.11.2021

Җырчы һәм композитор Александр Градский вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Совет һәм Россия җырчысы, композитор Александр Градский 72 яшендә вафат булды. «Пятый канал» хәбәр иткәнчә, Градский бүген төнге сәгать икедә хастаханәдә үлгән. Элегрәк массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, җырчы инсультка шик белән хастаханәгә яткан. Сентябрь аенда Градский коронавирус белән авырган булган.

МГИМО профессоры татар тарихы турында онлайн лекциягә чакыра

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). 29 ноябрьдә (дүшәмбе) сәгать 16.00дә МГИМОда милләтебезнең тарихына багышланган  «Татарлар һәм Татарстан» лекциясе узачак. Лекцияне танылган тарихчы, МГИМОда укытучы профессор Илдар Әхтәмҗан алып бара. Лекцияне онлайн яисә офлайн форматта тыңлау өчен регистрация үтәргә кирәк.



Азнакай техникумы студентлары авыл хуҗалыгы җитәкчеләре белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

(Азнакай, 28 ноябрь, «Татар-информ», « Азнакай », Резеда Шәрипова). Азнакай политехник техникумы студентлары авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашты. «Бу уку елында авыл хуҗалыгы профиле буенча 2 төркем чыгачак. Алар практиканы хуҗалыкларда, үзебезнең басуларда үтеп, тәҗрибә тупладылар. Мондый очрашулар ике як өчен дә файдалы», — диде техникум директоры Роберт Хөснетдинов. Мәшгульлек үзәге җитәкчесе Лилия Гафиева белдерүенчә, бүгенге көндә районда 543 вакансия бар, шуның 19 авыл хуҗалыгы өлкәсенә карый. Читать дальше...

Чирмешәндә «Самавыр» бәйрәме узды

Tatar-inform.tatar 

(Чирмешән, 28 ноябрь, «Татар-информ», « Безнең Чирмешән », Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән район мәдәният йортында рус халкының «Самавыр–FEST» бәйрәмендә җырлар, такмаклар җырладылар, биеделәр, милли уеннар уйнадылар. Мәдәният йортының фойесында мәктәп укучылары бәйрәм кунакларын сый-нигъмәт, бизәлгән самавыр куелган өстәлләр белән каршы алдылар. Шунда ук рус халкының милли эш коралларын, кул эшләнмәләре дә тәкъдим ителде. Балалар кайбер тарихи вакыйгаларга тукталдылар, киез итек, чабата турында да кызыклы мәгълүмат җиткерделәр... Читать дальше...

Питрәч районының үзәк китапханәсендә мультипликация студиясе ачылачак

Tatar-inform.tatar 

(Питрәч, 28 ноябрь, «Татар-информ», « Алга », Люция Сираҗиева). Питрәч районы үзәк китапханәләр системасы Татарстанда тел күптөрлелеген саклау буенча грант конкурсында 500 мең сум отты. Бу акчага Питрәчтә өлкәннәр китапханәсендә балаларга мультипликация өйрәтү буенча беренче туган якны өйрәнү түгәрәге булдырылачак. Проект «Күпмилләтле буяулар» дип атала. «Без балалар белән татар, рус һәм керәшеннәрнең гореф-гадәтләре һәм йолалары турында мультфильмнар булдырачакбыз. Балалар безнең ярдәм белән сценарийлар уйлап табачаклар... Читать дальше...

Апаста унҗиденче тапкыр узган «Ике моң» парлы җырчылар бәйгесе җиңүчеләре билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Апас, 28 ноябрь, «Татар-информ», « Апас-информ »). Апас район мәдәният йортына «Ике моң» парлы җырчылар бәйгесе узды. Чара Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан оештырылды һәм Әниләр көненә багышланды. Концерт төрле авыллардан һәвәскәр җырчыларны, төрле һөнәр ияләрен берләштерде. Гаиләләре, хезмәттәшләре, дуслары белән җырлаучылар да булды. «Ике моң –2021» бәйгесендә гран-прига Кече Болгаердан Фәнил Низамов һәм Рания Низамова ия булды.

Киноханә: декабрь премьералары

Azatliq.org 

Елның соңгы ае, гадәттәгечә, блокбастерлар һәм балалар өчен фильмнарга бай. Бу елның декабрендә Үрмәкүч-кеше турында яңа фильм, Спилбергтан Вестсайд хикәясе мюзиклын, Матрица фильмының яңа өлешен карап булачак.


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Новак Джокович

Новак Джокович и Хамад Меджедович сыграли в бочче на Ролан Гаррос | Виды спорта






В Подмосковье число безработных снизилось на 2 тыс с января

10 самых ожидаемых фильмов июня

Источник 360.ru: в реке Сетунь в Москве произошел разлив нефтепродуктов

ЦСКА разорвал дистанцию // Армейцы увеличили преимущество в финальной серии Единой лиги ВТБ