Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Ноябрь
2021

Новости за 29.11.2021

Нурлат: за неделю трое нетрезвых водителей

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

По информации Нурлатского отдела Госавтоинспекции, в период с 20 по 27 ноября правоохранители выявили три факта управления автомобилем с признаками алкогольного опьянения.

Мәскәү мәдәни үзәгендә татар драматургиясе классигы Мирхәйдәр Фәйзине искә алдылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Мәскәүдә Татар милли-мәдәни үзәге китапханәсендә Мирхәйдәр Фәйзине искә алу кичәсе узды. Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәрендә күрсәтелгәнчә, Мирхәйдәр Фәйзи үзенең иҗат юлын Октябрь революциясенә кадәр үк башлаган. Татар театры тарихында беренче музыкаль драма - «Галиябану» спектакле куелышыннан соң ул гомуммилли танылу ала. Кайберәүләр әсәрне «Ромео һәм Джульетта»ның татар варианты дип тә атый. Китапханә мөдире Розалия Хәнәфиева Мирхәйдәр Фәйзи тормышы... Читать дальше...

Башкортстаннан килгән ир-ат Чаллыда бергә хәмер эчкән танышын үтергән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Җомга, 26 ноябрь көнне, Чаллы шәһәренең Җәлил урамындагы йорт фатирында 50 яшьлек ир-ат мәете табылган. Аның көч кулланып үтерелүе ачыкланган: башында җәрәхәт һәм күкрәгендә пычак ярасы булган. Җинаятьтә шикләнелеп, Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә яшәүче 35 яшьлек ир-ат тоткарланган, ул урлау һәм талау буенча бер елдан артык федераль эзләнүдә булган. Тикшерү барышында ачыкланганча, Чаллы автовокзалында ул ике ир-ат белән танышкан һәм берничә көн дәвамында аларның берсендә хәмер эчкән. Читать дальше...

Җыр һәм бию ансамбле татар хореографиясе турында программа чыгарды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле татар милли хореографиясе турында «Мирас» дигән мультимедияле программа тәкъдим итте. «Проектта татар милли хореографиясенең нигезен һәм үзенчәлекләрен ачып бирә торган осталык дәресләре куелган. Бию сәнгатенә нигез салучы һәм аны саклап калучылар турында сөйләдек», — диде Дәүләт җыр һәм бию ансамбле директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Юрий Жуков «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында. Читать дальше...

Татарстанда көчле җил һәм буран булу сәбәпле кисәтү игълан ителде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде. Бүген кич, шулай ук 30 ноябрьдә, төнлә һәм көндез республика территориясендә көчле җил көтелә. Моннан тыш, урыны белән кар һәм яңгыр, кайбер районнарда көчле буран, юлларда бозлавык һәм томан көтелә. Шул сәбәпле, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте начар һава шартлары вакытында үтәргә тиешле кагыйдәләрне искә төшерә. Көчле җил вакытында урамда калсагыз, реклама щитлары... Читать дальше...

Узган тәүлектә Татарстанда 248 кеше коронавирус йоктырган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 248 яңа очрагы теркәлгән. Барлык пациентлар да чирне авыру кеше белән аралашканда эләктергән. «94 кеше хастаханәгә салынган, 154 кеше өйдә дәвалана», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә. Чир йоктыручыларның күбесе (118 очрак) Казанга туры килә, аннары — Чаллы (24 кеше) һәм Яшел Үзән (21 очрак). Узган тәүлектә Чистайда 9 кеше, Түбән Камада 8 кеше, Кукмарада 6 кеше коронавиурс белән авырган. Читать дальше...



Санкт-Петербург шәһәрендә Сәидә Мөхәммәтҗанованың концерты булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). 17 декабрьдә Санкт-Петербург дәүләт академик капелла сәхнәсендә Сәидә Мөхәммәтҗанованың концерты була. Анда виртоуз, татар халык уен коралларында уйнаучы Ринат Вәлиев та катнаша. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Сәидә Мөхәммәтҗанова ундүрт яшендә танылды, ул вакытта «Голос. Дети» тамашасының икенче сезоны финалына җиткән иде. Ул биш яшьтән бирле җырлый. Бүгенге көндә Сәидә Бөтенроссия һәм Халыкара конкурслар лауреаты... Читать дальше...

Россиядә коронавирусның «омикрон» штаммы таралуга бәйле яңа чикләүләр кертеләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Коронавирусның «омикрон» штаммы барлыкка килү сәбәпле, Россиядә яңа чикләүләр кертелергә мөмкин. «Коронавируска каршы оператив штабның соңгы утырышы Татьяна Голикова җитәкчелегендә узды. Анда җомга көнне карарлар кабул ителде. Оператив штаб алар турында игълан итәр дип көтәбез», — диде РИА Новости агентлыгына Россия Тышкы эшләр министрлыгы җитәкчесенең урынбасары Евгений Иванов

Прививка ясатучылар арасында «омикрон» штаммын йоктыру куркынычы турында кисәттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»).  Коронавирусның «омикрон» яңа штаммын йоктыру очраклары тулысынча вакцинация узган кешеләр арасында да күзәтелергә мөмкин. «Яңа штаммны йоктыру очраклары вакцинацияләнгән кешеләр арасында да теркәлергә мөмкин, әмма вакцинаның нәтиҗәлелегенә бәйле рәвештә андый очраклар күп булмаска тиеш», — дип хәбәр итә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының документына сылтама белән РИА Новости. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы илләрне вакцинацияләү процессын тизләтергә өндәде. Читать дальше...

Ульяновск өлкәсендә Татар теле һәм мәдәнияте көне узды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). 28 ноябрьдә Ульяновск шәһәренең «Киндяковка» мәдәният йортында Татар теле һәм мәдәнияте көне үткәрелде. Ул Тимер юл районы татар милли-мәдәни автономиясе советының җитәкчесе, Ульяновск шәһәре Думасы депутаты Рамил Абитов ярдәмендә оештырылды. Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чара Әниләр көнен бәйрәм итү кысаларында оештырылды. Бәйрәмдә Әминә Яхинаның татар телендәге «Аккошым минем» пьесасы буенча яңа спектакль күрсәтелде. Аны «Нур» халык... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Республика байрагы көне белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада яшәүчеләрне Татарстан байрагы көне белән котлады. Ул Инстаграмдагы сәхифәсендә республика символикасына багышланган видео куйган. Видеода байрак тарихы — аны кабул итү көне (1991 елның 29 ноябре), авторы Тавил Хаҗиәхмәтов, триколор символикасы һәм башка кызыклы фактлар турында турында сөйлиләр. Искәртеп үтик, бәйрәм хөрмәтенә Казан телебашнясы Татарстан байрагы төсенә керәчәк.

Уфада башкорт халык әкиятләре җыентыгы нәшер ителгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Башкортстанның «Китап» нәшрияте үз укучыларына башкорт һәм рус телләрендә «Бәхет күле» әкиятләр җыентыгын тәкъдим итә. «Башинформ» хәбәр иткәнчә, басмага башкорт халык әкиятләренең борынгыдан сакланган һәм буыннан буынга тапшырылган үрнәкләре кертелгән. Җыентык Башкортстан Республикасы Башлыгының Яңа ел чыршысы бәйрәменә чакырылган балаларга бүләк буларак та әзерләнгән.

Путин вакцинация темпларын контрольдә тотарга кушты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин төбәк хакимиятенә коронавирус пандемиясе белән бәйле чикләү чараларын үтәүне, шулай ук вакцинация темпларын күзәтүне шәхси контрольдә тотарга кушты. Кремль сайтында 10 ноябрьдә Хөкүмәт әгъзалары катнашында узган киңәшмә нәтиҗәләре буенча дәүләт башлыгының йөкләмәләр исемлеге чыкты. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә. «COVID-19 коронавирус инфекциясе таралуга каршы юнәлтелгән чикләү чараларын вакытында кертүне һәм үтәүне шәхси контрольгә алырга», диелгән документта. Читать дальше...

Новости России
Москва

Генералов много, а Норат Тер-Григорьянц один!


Очередной «Тоннель» выявил 12 нарушений 

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Сегодня утром нурлатские автоинспекторы совместно с уполномоченными участковыми полиции провели очередное профилактическое мероприятие «Тоннель».

Татарстанда баланы беренче сыйныфка кабул итү буенча ачык электрон чират эшли башлый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ», Алинә Фәйзрахманова). Татарстанда яшәүчеләр өчен 2022 елның апрелендә баланы беренче сыйныфка кабул итү турындагы документларны электрон рәвештә бирү мөмкинлеге булачак. Элек онлайн рәвештә гариза гына биреп булды. Аннары ата-аналар биш эш көнендә мәгариф оешмаларына кирәкле документларны тапшырырга тиеш иде. Хәзер барлык документларны электрон рәвештә гаризага беркетергә мөмкин булачак. Бу хакта «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Татарстан мәгариф һәм фән минситры урынбасары... Читать дальше...

Яңа Чишмә районы Бакташ авылында «Мәсәния» мәчете ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Яңа Чишмә мөхтәсибәте Бакташ авылында яңа мәчет ачылды. Әлеге мәчет бер ел эчендә авыл халкы һәм күпләгән иганәчеләрнең тырышлыгы белән Аллаһ йорты төзелеп бетте, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте. Тантана Коръән сүрәләрен укып дога кылу белән башланды. Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары, көньяк төбәк казые, Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров яңа гына сафка баскан «Мәсәния» мәчетен төзүдә булышучы, төзелеш барышында чыгымнарны үз өстенә алучы... Читать дальше...

Татарстанда быел 30 норматив акт проектында коррупция факторлары ачыкланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ», Алинә Фәйзрахманова). Татарстанда быел дәүләт хакимияте органнарында норматив-хокукый актларның һәм аларның проектларының коррупциягә каршы бәйсез экспертизасы нәтиҗәсендә 30 документта коррупциоген факторлары ачыкланды. Шул ук вакытта 3 328 проект тикшерелде. «Әгәр җирле үзидарә органнары турында сөйләсәк, 26 303 муниципаль норматив-хокукый акт буенча коррупциягә каршы экспертиза үткәрелде, 208 актта төрле коррупциоген факторлар ачыкланды», — диде «Татар-информ»... Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Ролан Гаррос

"Ролан Гаррос" стартовал в Париже






Mash: певица Алсу и ее супруг Абрамов поделят при разводе 2 дома и 2 квартиры

Главгосстройнадзор Подмосковья объяснил правила обеспечения работников временным жильем

В Москве у смоленского наркокурьера изъяли свыше 1 кг мефедрона

Агент: Едваю очень нравится Москва, он позитивно отзывается о «Локомотиве»