Фәрит Габделганиев: Ел дәвамында намаз уку бүлмәләренә кагылышлы бер шелтә дә булмады
(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан Президенты ярдәмчесе Фәрит Габделганиев бер ел эчендә Казанның сәүдә үзәкләрендәге намаз уку бүлмәләреннән беркемнең дә зарланмавын әйтте. «Бүген җиденче намаз уку бүлмәсе ачылды. Җиде — матур сан. Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенә моның белән генә туктап калмауларын телим. Татарстан территориясе зур. Әйтергә кирәк, ел дәвамында мондый намаз уку бүлмәләренә кагылышлы бер шелтә дә булмады», — диде ул бүген Казандагы «Горки Парк» сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсе ачылышында . Читать дальше...