Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2021

Новости за 08.12.2021

Алексей Песошин Казан Кремлендә дәүләт бүләкләре тапшырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. «Биредә мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәсе вәкилләре, сәнгать эшлеклеләре, республика сәнәгате предприятиеләре, дәүләт хакимияте органнары хезмәткәрләре, шулай ук азык-төлек сәнәгате, авыл хуҗалыгы, торак-коммуналь һәм төзелеш тармаклары вәкилләре бар. Намуслы хезмәтегез һәм үз эшегезгә тугры булганыгыз өчен рәхмәт белдерәм»... Читать дальше...

Тимур Сөләйманов: Оешмаларга яшүсмерләрне эшкә алырлык шартлар тудыру кирәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Яшүсмерләрне эшкә алырга теләкләре булсын өчен, оешма-предприятиеләргә шартлар тудыру кирәк. Бу хакта яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов журналистларга Татарстан Дәүләт Советында Яшьләр парламенты утырышы алдыннан әйтте. «Яшьләрнең һөнәри ориентациясе, эшкә урнаштыру — иң актуаль мәсьәләләрнең берсе. Университетны тәмамлагач, студентлардан, иң элек, „нинди тәҗрибәгез бар“ дип сорыйлар. Берничә юнәлештә эш алып барабыз: беренчедән, төзелеш отрядлары. Читать дальше...

Германиянең «Ханым» берлеге 2022 елга татар календаре тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Германиянең татар хатын-кызларының «Ханым» берлеге 2022 ел өчен татар календаре әзерләгән. Календарьнең һәр битендә ханымнарның татар бизәге төшерелгән панно белән фотосы, гаиләдәге гореф-гадәтләре турында фикерләре урын алган. «2022 ел „Ханым“ татар календарен иҗат итү өчен 12 илдән төрле милләт кешеләре берләште. Ел дәвамында календарьне Европа һәм Канадада яшәүче алтмыштан артык кеше әзерләде. Һәр ай өчен панно чигүче, модель буларак фотога... Читать дальше...

Диетолог вакцинациядән соң кайсы продуктларны куллану зарарлы булуы турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Covid-19 инфекциясенә каршы прививкадан соң кешенең туклануы балансланган һәм төрле булырга тиеш. Моннан тыш, иммунитет формалаштыруга тискәре йогынты ясарга мөмкин булган кайбер продуктлардан баш тартырга кирәк. Бу хакта Sputnik радиосы белән әңгәмәдә табиб-терапевт, диетолог Елена Игнатикова хәбәр итте. Әйтик, прививкадан соң, ким дигәндә, өч көн алкоголь кулланырга ярамый. Иң яхшысы - аны ике вакцина дозасы арасындагы чорда тулысынча төшереп калдыру. «Теләсә... Читать дальше...

Австралия Пекиндагы Олимпиадага дипломатик бойкот игълан итте 

Azatliq.org 

Моңа Синҗан-Уйгыр автоном районында кеше хокуклары бозылу дәвам итүе, шулай ук Австралиянең атом су асты көймәләре сатып алырга җыенуына Кытайның тәнкыйди мөнәсәбәттә булуы сәбәпче, диелә.



Гонконг университеты беренче тапкыр омикрон-штаммының фотосын күрсәтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Гонконг университеты коронавирус инфекциясенең яңа штаммы - «омикрон» микрофотографиясен бастырып чыгарды. Сурәт электрон микроскоп ярдәмендә эшләнгән, дип хәбәр ителә югары уку йортының матбугат хезмәте. Эшкә патология һәм вирусология өлкәсендә тикшеренүчеләр һәм университетның башка белгечләре җәлеп ителгән. Микрофотографиядә омикрон-штаммы белән авырган маймыл бөерләре күзәнәге (Vero E6) күрсәтелгән. Шул ук вакытта белгечләр фотографияне кечкенә килеш тә һәм зурайтып та тәкъдим иткән. Читать дальше...

Россия мөселманнары өчен җомга көнен ял көне дип игълан итәргә мөмкиннәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Җомга көнне мөселманнар ял көне итү яклы, әмма мондый карарлар турында җәмәгатьчелек белән фикер алышырга кирәк, диде РИА Новости агентлыгына Россия мөселманнары Дини җыены рәисе, мөфти Әлбир Крганов. «Христианнар, мөселманнар, яһүдиләрнең бәйрәм көннәре җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәренә туры килә. Яһүдләрдә ул шимбә, христианнарда якшәмбе - дәүләт ял көннәре, ә җомга - Россиядә эш көне. Җомга көнне ял көне итү үтенече белән язма мөрәҗәгатьләр булмады, әмма сөйләшүләрдә мөселманнар күп тапкырлар... Читать дальше...

Бүген «Горки Парк» сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсе ачыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Бүген, 8 декабрь көнне, 13:00 сәгатьтә Казанда «Горки Парк» сәүдә үзәгендә чираттагы намаз уку бүлмәсе рәсми рәвештә ачылачак. ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, әлеге чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Президенты ярдәмчесе Фәрит Габделганиев, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов катнашачак. Намаз уку бүлмәсе Россия Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе көче белән ачыла. Бүгенге көндә ТР Президенты Рөстәм... Читать дальше...

Галим: «Омикрон» пневмонияне «дельта»га караганда ике-өч тапкыр тиз барлыкка китерә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Коронавирус  инфекциясенең «омикрон» яңа штаммы «дельта»га караганда үпкәләргә ике-өч тапкыр тизрәк барып җитә. Галимнәрнең шундый нәтиҗәләре белән Екатеринбургта Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) «Вектор» вирусология һәм биотехнология үзәге филиалы җитәкчесе Александр Семенов уртаклашты. Белгеч аңлатканча, омикрон-штамм «дельта»га караганда үпкәләргә тизрәк барып җитә һәм пневмония китереп чыгара. Читать дальше...

Пенсия тупланмаларын тулысынча кайчан алырга мөмкин булуы турында сөйләделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). 1976 елда һәм аннан соң туган россиялеләр пенсия тупланмаларын формалаштыра ала. Элеккечә үк тупланма пенсияне хатын-кызлар 55 яшьтән һәм ир-атлар 60 яшьтән алу хокукы бар, диделәр «Прайм» агентлыгы белән әңгәмәдә Россия Хезмәт министрлыгының «Бөтенроссия фәнни-тикшеренү институты» учреждениесендә. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Ведомствода пенсия тупланмалары булган гражданнар нинди түләүләр ала алуын әйттеләр. Сүз тупланма пенсия күләмен исәпкә алып бер тапкыр бирелә торган түләү турында бара. Читать дальше...

Бастрыкин төбәкләрдә, шул исәптән Татарстанда, аклау карарларының саны артуы белән канәгать түгел

Azatliq.org 

Русиянең тикшерү комитеты башлыгы аклау карарларының артуын тикшерүнең, аеруча дәлилләр туплау этабында, эш сыйфаты җитәрлек дәрәҗәдә булмавы белән бәйләгән.

Оренбургта грипп таралу аркасында мәктәпләр дистанцион укуга күчерелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). 9 декабрьдән Оренбург мәктәпләре грипп һәм ОРВИ авыруы таралуга бәйле дистанцион укуга күчә. Электрон белем бирү технологияләрен кулланып, дистанцион уку системасына вакытлыча күчү өлкәнең барлык белем бирү учреждениеләренең барлык сыйныф укучыларына да кагылачак. Мәктәпләрдә генә түгел, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә дә секцияләр, түгәрәкләр эшчәнлеге вакытлыча туктатыла, дип хәбәр итә РИА Новости.

Новости России
Москва

МВД: в Москве лжесотрудница соцслужбы похитила у пенсионерки 1,7 млн рублей


Казанда «Рауза» мәчете Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына ачылачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның Совет районы мөхтәсибәтендә төзелеп килүче «Рауза» мәчетендә булды. Биредә ул мәчетнең төзелеш барышы белән танышты, бүлмәләрнең урнашу тәртибен карады. Очрашуда Татарстан Республикасы Финанс министры Радик Гайзатуллин, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, «Рауза» мәчетенең имамы Илнур хәзрәт Вафин, төзелеш өчен җаваплы затлар катнашты, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте. Читать дальше...

Тверьда татар мәдәнияте көненә багышланган кичә узды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). 4 декабрьдә Тверь картиналар галереясендә татар мәдәнияте көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. Әдәби чарада Тверь өлкәсе автономиясе татарлары катнашты, дип хәбәр ителә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәрендә. Тамашачылар татар җырларын тыңлады, татар үзешчән сәнгать ансамбле башкаруындагы милли биюне карады. Язучы Алексей Зиннәтуллин Габдулла Тукай шигырьләрен укыды, диелә хәбәрдә.


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Карацев вылетел с турнира ATP в Ханчжоу






Летом москвичей побаловали кулинарными изысками на двух фестивалях

Движение по трассе М-9 «Балтия» в Тверской области временно прекратили

Певец Авраам Руссо опознал мужчину, причастного к его похищению в 2004 году

Набор в резерв сборных для участия в школьных олимпиадах объявили в Москве