Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Март
2023

Новости за 31.03.2023

Башкортстанда юл һәлакәтендә вафат булган халык артисты Фаим Әхмәтҗановны искә алалар

Tatar-inform.tatar 

Башкортстанда Стәрлетакмак актеры, Башкортстанның халык артисты Фаим Әхмәтҗановны искә алалар. Искәртик, 2022 елның 29 мартында Белорецк районында йөк машинасы белән бәрелешү аркасында җиңел автомобиль йөртүчесе һәм пассажир һәлак була.

Читать дальше...

Нижневартовск психоневрология хастаханәсендә мөселманнар өчен намаз бүлмәсе ачылды

Tatar-inform.tatar 

Нижневартовск шәһәренең психоневрология хастаханәсендә мөселманнар өчен намаз бүлмәсе ачылды. Бөтендөнья татар конгрессы сайты шул турыда хәбәр итә.

Читать дальше...

Димитровградта «Рамазан Кубогы» дигән көрәш фестивале узачак

Tatar-inform.tatar 

Бөтендөнья татар конгрессы «Борец» көрәш клубы белән берлектә «Рамазан Кубогы» көрәш фестивале оештыра. Анда татар яшьләре катнашачак. Бөтендөнья татар конгрессы сайты шул турыда яза.

Читать дальше...

Казанда автомобиль һәм велосипедның тузган тәгәрмәчләрен эшкәртүгә тапшырырга була

Tatar-inform.tatar 

2 апрельдә Татарстан башкаласында автомобильнең һәм велосипедның тузган шиннарын җыю буенча экологик акция узачак. Җыелган икенчел чималны эшкәртәләр һәм аннан резин плитә ясыйлар. Аерым алганда, ул балалар мәйданчыкларына җәю өчен кулланыла.

Читать дальше...

Татарстан Милли китапханәсе Халыкара балалар китабы көнен бәйрәм итәчәк

Tatar-inform.tatar 

2 апрельдә ТР Милли китапханәсе Халыкара балалар китабы көнен бәйрәм итүгә кушылачак. Кунаклар өчен бушлай программа әзерләнгән, анда китап ярминкәсе, лекцияләр, күргәзмә ачу һәм башка чаралар кергән, дип хәбәр итә ТР Милли китапханәсенең матбугат хезмәте

Читать дальше...



Төмәндә гаилә ифтары оештыру өчен акча җыю игълан ителде

Tatar-inform.tatar 

Төмән мөселманнары Диния нәзарәтенең «Татар мәдәнияте мирасы» клубы «Әбиемә багышлап» акциясен үткәрергә тәкъдим итте. Ул әбиләрнең балаларны һәм яшүсмерләрне тәрбияләүдә зур ролен исәпкә алып, мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков фатихасы белән үткәрелә.

Читать дальше...

Яшь автор-башкаручы Азат Гыймадиев туган көнендә Татар китабы йортында концерт куя

Tatar-inform.tatar 

Композитор, пианист, аранжировщик һәм автор-башкаручы Азат Гыймадиев туган көнендә җыр-моң яратучы тамашачыларны җыя. 7 апрельдә 19:00 сәгатьтә Татар китабы йортында ул альтернатив татар музыкасын neoclassical һәм acoustic pop жанрында башкарачак.

Читать дальше...

Мордовиянең Азюрка авылында азан әйтүчеләр бәйгесе узды

Tatar-inform.tatar 

Мордовиянең Азюрка (Белозорье) авылы Җәмигъ мәчетендә азан әйтүчеләрнең традицион бәйгесе узды. Катнашучылар биш яшь категориясенә бүленде. Азан әйтүчеләрне ислам уку йортларын тәмамлаучылар, якшәмбе мәктәпләре имамнары һәм укытучылары жюри составында бәяләде. Россия Мөфтиләр шурасы шул хакта яза.

Читать дальше...

Җәлилче Зиннәт Хәсәнов туганнары Иске Кәшер авылында аның исемен йөрткән урам булуын тели

Tatar-inform.tatar 

Җәлилче Зиннәт Хәсәновның бертуганының улы Зиннәтулла Хәсәнов Сарман районы Иске Кәшер авылында каһарман исемен йөрткән урам кирәк дип саный.

Читать дальше...

Эпидемия сезонында Татарстанда грипптан бер кеше үлгән

Tatar-inform.tatar 

Грипп таралган вакытта Татарстанда бер кеше шул инфекциядән үлгән.

«Кызганычка, хастаханәдә грипптан һәм аннан соң сәламәтлек какшавыннан бер үлем очрагы булды», – дип сөйләде «Татар-информ» матбугат конференцясендә Татарстан сәлаәмтлек саклау министрының урынбасары Владимир Жаворонков.

Аның сүзләренчә, грипптан соң сәламәтлек какшый. Алардан кеше вафат булырга мөмкин, диде табиб.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанда сулыш юлларында вируслы кискен инфекция (ОРВИ) һәм грипп белән авыручылар азайды... Читать дальше...

Фикрәт Табиевның хатыны белән хушлашуда Миңнеханов һәм Шәймиев телеграммаларын укыдылар

Tatar-inform.tatar 

Мәскәүдә КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре Фикрәт Табиевның (1928-2015) хатыны Динә Мөхәммәт кызы Табиеваны (1929-2023) җирләделәр. Хушлашу мәрасимендә Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин катнашты. Россия Мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Рушан хәзрәт Әббәсов Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә җеназа догасы һәм җыелган халык белән бергә җаназа намазы укыды.

Читать дальше...

Татарстан фотографы Фәрит Гобәев Россиянең «Алтын каләм» премиясе лауреаты булды

Tatar-inform.tatar 

Мәскәүдә «Мир» киноконцерт залында Россиянең «Алтын каләм» журналистика өлкәсендә югары дәрәҗәдәге бүләкләр тапшыру тантанасы узды. Татарстанның танылган фотографларының берсе Фәрит Гобәев «Алтын киштә» номинациясендә җиңү яулады.

Читать дальше...

Новости России
Москва

«1418»: выставка секции «Арт-фото» ТСХР в зале «Лаврушинский`15»


Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар драма театры Уфага гастрольләр белән бара

Tatar-inform.tatar 

25, 26, 27 апрельдә Уфада Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театрының гастрольләре узачак. Ул Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында оештырыла.

Читать дальше...

Тарихчы-тюрколог Вадим Трепавлов вафат булды

Tatar-inform.tatar 

Бүген, 31 мартта, танылган Россия тарихчы-тюркологы, Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының тарих фәннәре докторы һәм мактаулы докторы Вадим Трепавлов каты авырудан соң Мәскәүдә вафат булды. Аңа 62 яшь иде. Бу хакта институт сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Полина Михайлова

Россиянка Полина Михайлова стала чемпионкой Франции по настольному теннису






Трофейный "Леопард" в Москве на Поклонной горе.

Представители руководства Росгвардии проверили готовность парадного расчета на ночной репетиции Парада Победы

«Семь-Я» экономического будущего России – в МИЦ «Известия» обсудили перспективы отечественного бизнеса

Куда отправиться на майские: топ-6 направлений для россиян без загранника и визы