Кремльдә Путин белән Си Цзиньпинның рәсми булмаган очрашу узды
Кытай җитәкчесенең Русиягә сәфәре Һаагадагы Халыкара җинаять мәхкәмәсенең Путинны кулга алу турындагы карарыннан соң, өч көн узгач башланды.
Кытай җитәкчесенең Русиягә сәфәре Һаагадагы Халыкара җинаять мәхкәмәсенең Путинны кулга алу турындагы карарыннан соң, өч көн узгач башланды.
Әлмәттән мобилизацияләнгән өч хәрби хезмәткәр ялга кайтты. Хезмәт урыныннан Татарстан солдатларының билгеләнгән урынга кайтуы үзәкләштерелгән рәвештә оештырылды.
Читать дальше...
https://tatar-congress.org/
19 мартта Чаллыда Бөтендөнья татар конгрессы призларына татар яшьләре арасында футбол буенча чемпионат тәмамланды.
Турнирда 4 команда катнашты, алар бер ай дәвамында иң көчле команда исеме өчен көрәштеләр. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә .
Турнирның төп бурычлары:
1. Халыкны физик культура һәм спорт белән системалы шөгыльләнүгә җәлеп итү;
2. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау;
3. Татар халкын берләштерү һәм патриотизм тәрбияләү. Читать дальше...
Апрель аенда Серов шәһәрендә «Без-Урал татарлары!» татар мәдәнияте фестивале узачак. Катнашу өчен гаризалар 17 апрельгә кадәр кабул ителә. Бу хакта serovglobus.ru сайты хәбәр итә.
Читать дальше...
Рамазан алдыннан Владимир мөселманнары махсус хәрби операция зонасына 354 нче Владимир полкы хәрбиләренә чираттагы гуманитар йөк җибәрде. Владимир хәрбиләре өчен яңа йөк партиясе өлкә хөкүмәте ярдәме белән тапшырылды. Россия мөселманнары Диния нәзарәте шул турыда хәбәр итә.
Читать дальше...
Татарстанда һава торышының үзгәрүе көтелә – салкын арктик һава артка чигенү белән, температура әкренләп күтәреләчәк. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Читать дальше...
Татинвестгражданпроект
Приморье краендагы төбәк әһәмиятендәге яңа мәчет проектын «Татинвестгражданпроект» белгечләре ясый. Мәчет Дальхимпром тирәсендә төзеләчәк, төзелеш өчен урын инде бүлеп бирелгән. Бу хакта «Татар-информ»га проект оешмасы вәкиле Кира Маслова хәбәр итте.
«Мәчетнең урын киңлеге чишелеше җирле мөселман гыйбадәтханәләренең традицион үзенчәлекләренә нигезләнә. Мәчет бинасы ике каттан тора. Төп зал 96 кешене сыйдыра. Территориядә икенчел әһәмияттәге биналар урнаштыру күздә тотыла», – диде Маслова. Читать дальше...
Казанда күп фатирлы сигез йортта яшәүчеләр өчен хәрби прокуратура таләбе буенча торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә түләүләрне яңадан исәпләгәннәр.
Читать дальше...
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Халыкара хезмәттәшлек проблемалары буенча Россия Закон чыгаручылар советы комиссиясе рәисе, Азия һәм Африка халыклары белән теләктәшлек һәм хезмәттәшлек буенча Россия комитетының попечительләр советы әгъзасы Фәрит Мөхәммәтшин бүген Мәскәүдә узган «Россия - Африка күпполярлы дөньяда» икенче халыкара парламент конференциясенең пленар утырышында катнашты.
Читать дальше...
Казанда 16 катлы йортта чыккан янгында хатын-кыз һәлак булган. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә шул турыда хәбәр иттеләр.
Читать дальше...
19 мартта Прокопьевск шәһәренең Зенков паркында «Кышкы Сабантуй-2023» дип аталган спорт һәм язгы уеннар бәйрәме узды. Аны инде алтынчы тапкыр җирле татар милли автономиясе «Ясная Поляна» мәдәният сараеның «Яшьлек» татар мәдәнияте үзәге белән берлектә оештыра. Бөтендөнья татар конгрессы шул турыда яза.
Читать дальше...
Сишәмбе, 21 мартта, Татарстан территориясендә аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә һәм иртән томан булырга мөмкин. Татарстанның Гидрометеорология үзәге шул турыда кисәтә.
Читать дальше...Элегрәк аның кызы һәм кияве читтән торып кулга алынган иде.
Элегерәк хөкемдарлар Русия президенты Владимир Путин һәм балалар омбудсмены Мария Львова-Белованы кулга алу карарын чыгарган иде.
Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин Түбән Камада Татарстанның Казандагы Милли китапханәсенә охшаш китапханә булдырырга кушты. Ул яңа мәйданчыклар булдырган вакытта иҗади алым кулланырга кирәген билгеләп үтте.
Читать дальше...
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт театры директоры Ленар Зәйнуллин белән очрашты. Вәкиллек шул турыда хәбәр итә.
Читать дальше...
22 – 26 март көннәрендә Белоруссиядә «БелЭкспо» Күргәзмә үзәгендә XXХ Минск Халыкара китап күргәзмә-ярминкәсе узачак. «Россия китаплары» стендында 14 нәшрият китапларын күрергә мөмкин булачак: «Татарстан китап нәшрияты», «АРТ-образ», «Молодая мама», «Мир Граля», «Карьера Пресс», «Критика Роста», «НеКнижка», «Русская панорама», «Архипелаг», «Веллингтония», «Редкая птица», «Самокат», «Пешком в историю», «А+А». Бирегә шулай ук Россиянең 150 нәшрияты үзенең берникадәр китапларын сатуга чыгарачак. Читать дальше...
«Изгелек янәшә» хәйрия фонды җитәкчесе Радик Габдрахманов талантлы балалар өчен лагерь булдырырга теләвен әйтте. Бу хакта ул «Балачак» җыр бәйгесенә багышланган матбугат очрашуында сөйләде. Спикерга бәйгенең приз фонды турында сорау бирелгән иде. Ул башта шул турыда әйтте, аннан талантлы балаларны җыю өчен тагын бер мәйдан булдырырга теләвен әйтте.
Читать дальше...В Старо-Альметьевской сельской библиотеке прошло мероприятие, посвященное празднику весеннего равноденствия.
Арча районы Көтек авылында яңа мәчет ачылу тантанасы булды. Мәчет узган ел ахырына төзелеп бетсә дә, махсус рәвештә рәсми ачылыш тантанасы Рамазан-шәриф аен каршы алып үткәрелде.
Читать дальше...
Татарстанда җиңел машина белән йөк машинасы бәрелешкән, анда өлкән яшьтәге хатын-кыз һәлак булган. Әлеге юл-транспорт һәлакәтенең видеосы чыкты.
Читать дальше...Нурлатские автоинспекторы подвели итоги недели.
Нәүрүз – игелеклелек, сабырлык, бердәмлек һәм теләктәшлек бәйрәме. Быел Татарстан Төркиягә бу бәйрәм белән символлаштырылган хисләрне тоярга мөмкинлек бирде, дип билгеләп үтте Төркия тышкы эшләр министры Мевлют Чавушоглу.
Читать дальше...18 март көнне Лилия Чанышеваның ире Алмаз Гатин соңгы 16 айда беренче тапкыр Уфадагы СИЗОда утырган хатыны белән күрешкән. Алар пыяла аркылы телефоннан сөйләшкән. Моңа кадәр алар 2021 елның 10 ноябрендә Мәскәү төрмәсендә күрешкән иде.