Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Март
2023

Новости за 27.03.2023

Атна уртасында Татарстанда төнлә салкынайта

Tatar-inform.tatar 

Атна уртасында Татарстанда һава торышы аномаль җылы була, әмма антициклон йогынтысында температура төшә, бигрәк тә төнлә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Санкт-Петербургта татар морзалары җыены 15 еллык юбилеен билгеләп үтте

Tatar-inform.tatar 

Санкт-Петербургта «Эмеральд» гранд-отеленең парад залында татар морзалары җыенына нигез салынуның 15 еллык юбилеен бәйрәм иттеләр. Залда Россия һәм Губерна морзалар җыенының җитәкчеләре, татар морзалары, шулай ук Санкт-Петербургның һәм Ленинград өлкәсенең күпсанлы җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстан Дәүләт Советы командасы шахмат ярышларында беренче урын алды

Tatar-inform.tatar 

Дәүләт Советы командасы Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында шахмат ярышларында беренче урынны алды. Ярышлар 25-26 март көннәрендә шахмат, шашка һәм го буенча Нәҗметдинов исемендәге республика олимпия резервы спорт мәктәбе базасында узды.

Читать дальше...

«Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсында җиңүчегә 3 млн сум биреләчәк

Tatar-inform.tatar 

«Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсында җиңгән район быел 3 млн сумлык сертификат ала. Ул акча мәдәни проектларны алга таба үстерүгә юнәлдереләчәк. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министрының урынбасары Ләйлә Фазлыева «Татар-информ»да матбугат конференциясендә хәбәр итте.

Читать дальше...

«Татар егете-2023» бәйгесе җиңүчеләре билгеле

Tatar-inform.tatar 

«Татар егете-2023» республика конкурсына йомгак ясалды. Сайлап алу этабында Татарстаннан йөзләп егет катнашты. Бәйгедә Кукмара районы егете Рәмис Габидуллин җиңде. Бу хакта Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

«Тантана» премиясе: Елның иң яхшы спектаклен Камал театры чыгарган

Tatar-inform.tatar 

«Зур формадагы иң яхшы спектакль» номинациясендә Камал театры «Тантана» премиясе белән бүләкләнде. «Тантана» комиссиясе Фәрит Бикчәнтәев куйган «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» (Мәхмүт Галәү) спектаклен елның зур формадагы иң яхшы спектакле дип тапкан.

Читать дальше...



Татарстанда язгы ташу вакытында 26 җир кишәрлеген, 2 юлны һәм күперне су баскан

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда язгы ташу вакытында 26 йорт яны кишәрлеген, тәбәнәк күперне һәм ике юлны су баскан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Салават Фәтхетдинов Шамил Закиров исемендәге премияне Əлмәт театры эшчесенә тапшырды

Tatar-inform.tatar 

Салават Фәтхетдинов Əлмәт театрының «Ул әле өйләнмәгән иде» спектаклен бу сезонның иң яхшы спектакле дип саный. Бу хакта ул «Тантана» республика театр премиясен тапшыру тантанасында үзенең Шамил Закиров исемендәге премиясен тапшырырга чыккач әйтте.

Читать дальше...

Свердловск өлкәсенең «Яшьлек» татар җыры ансамбле 75 еллыгын бәйрәм итә

Tatar-inform.tatar 

9 апрельдә Свердловск өлкәсендә «Яшьлек» татар җыры ансамбле яңа программа тәкъдим итә. Ул коллективның 75 еллык юбилеена багышланган. Ансамбль белән Рафис Нигамадьянов җитәкчелек итә.

Читать дальше...

Əлмәт театрына «Тантана» премиясен Айдар Җаббаров тапшырды

Tatar-inform.tatar 

«Эксперимент» номинациясендә «Тантана» премиясе белән «Дөм» спектакле өчен Әлмәт татар дәүләт драма театры бүләкләнде. Театрга премияне режиссер Айдар Җаббаров тапшырды.

Читать дальше...

Фоат Зариповка «Намус һәм тугрылык» номинациясендә «Тантана» театр премиясе бирелде

Tatar-inform.tatar 

«Намус һәм тугрылык» номинациясендә «Тантана» театр премиясе белән Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театры артисты, Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Фоат Зарипов бүләкләнде.

Читать дальше...

Вузларда бюджет урыннары санын кадрларга ихтыяҗны исәпкә алып билгеләргә җыеналар

Tatar-inform.tatar 

Россия Фән һәм югары белем министрлыгы югары уку йортларында бюджет урыннары күләмен билгеләүнең бердәм тәртибен билгеләргә тәкъдим итте. Бу хакта РИА Новости министрлыкка сылтама белән хәбәр итә.

Читать дальше...

Дамир Сираҗиев премиясенең яңа лауреатлары билгеле

Tatar-inform.tatar 

«Тантана» премиясен тапшыру чарасында Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреатларын Татарстан Театр әһелләре берлеге рәисе, Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев игълан итте.

Читать дальше...

Саратов Җәмигъ мәчете территориясендәге махсус чатырда күмәк ифтарлар оештырыла

Tatar-inform.tatar 

Изге Рамазан ае алдыннан Саратов Җәмигъ мәчете территориясендә махсус чатыр урнаштырылды. Биредә Изге айның беренче көненнән үк күмәк ифтарлар үткәрелә. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Новости России
Москва

Спецвыпуск журнала «Стратегии развития» посвященный героям Великой Отечественной войны и Специальной военной операции


«Кави-Сәрвәр» операсы солистларына «Тантана» премиясен Әлмәт районы башлыгы тапшырды

Tatar-inform.tatar 

«Музыкаль спектакльдә иң яхшы роль (опера, музыкаль спектакль, мюзикл)» номинациясендә «Кави-Сәрвәр» операсында Кави һәм Сәрвәр рольләре өчен Эльза һәм Артур Исламовлар бүләкләнде.

Читать дальше...

«Әкият» курчак театры актеры Айвар Гыймаев «Тантана» премиясе белән бүләкләнде

Tatar-inform.tatar 

«Курчак театрының иң яхшы артисты» номинациясендә «Әкият» курчак театры артисты Айвар Гыймаев бүләкләнде. Актер бу бүләккә Николай Гумилев әсәре буенча куелган «Дитя Аллаха» спектаклендәге рольләре өчен лаек булды.

Читать дальше...

Фазлыева: Казан Россиянең мәдәни башкаласы исеменә дәгъва итәргә җыена

Tatar-inform.tatar 

Казан Россиянең мәдәни һәм китапханәләр башкаласы исеме өчен конкурста катнашырга җыена. Бу хакта бүген Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә хәбәр итте.

Читать дальше...

Туктамыш хан роле өчен Ирек Хафизовка «Тантана» премиясе тапшырылды

Tatar-inform.tatar 

Тинчурин театры артисты Ирек Хафизовка »Тантана» премиясе тапшырылды. Премия «Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә Тинчурин театрының «Идегәй» спектаклендә Туктамыш хан роле өчен бирелде.

Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Как Рыбакиной стать второй ракеткой мира: расклад от WTA






Минздрав: большая часть оборудования в скорых стала отечественной

Полиция проверит задержки возврата денег клиентам криптобиржи Beribit

Захарова назвала учения НАТО элементами гибридной войны против России

Mash: студентов трех корпусов СПбГУ отправили на дистанционку из-за кори