Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Март
2023

Новости за 22.03.2023

Түбән Кама шәһәренең 37нче лицеенда милли ашлар белән сыйландылар

Tatar-inform.tatar 

Түбән Кама шәһәренең 37нче лицей укучылары бүген төрки халыкларының милли ашлары белән сыйланды. Нәүрүз бәйрәмен мәктәп күләмендә шулай бәйрәм иттеләр. Җыр-биюләр турында да онытмадылар.

Читать дальше...

Татарстанда психик авырулы яшүсмер әбисен кыйнап үтергән

Tatar-inform.tatar 

Болгарда психик авырулы яшүсмер әбисенә ташланган һәм аны кыйнаган.

Фаҗига яшүсмернең әнисе кибеткә чыгып киткәч була, егет әбисе белән кала. Хатын-кыз фаҗига булырга мөмкин булуын күз алдына да китермәгән, улының үз-үзен тотышы бернинди шик уятмаган.

Егет бик тиз агрессивланган. Ул 75 яшьлек әбисенә йодрыклары белән ташлана. Ана кеше килеп керүгә үк ашыгыч ярдәм чакырта.

Берничә көннән соң олы яшьтәге хатын-кыз хастаханәдә үлә. Билгеле булганча, ул ашказаны-эчәк органнарының... Читать дальше...

Татарстан Рәисе «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» оештыру комитеты составын үзгәртте

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» форумын әзерләү һәм үткәрү буенча республика оештыру комитеты составына үзгәрешләр кертте. Карар Татарстан Республикасы җитәкчесе сайтында урнаштырылды.

Читать дальше...

Миңнеханов мәдәният тармагында эшләүче 32 кешегә Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшырды

Tatar-inform.tatar 

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов мәдәният тармагындагы күренекле хезмәткәрләргә республика дәүләт бүләкләре тапшырды. Татарстанның 32 кешесе дәүләт бүләкләренә лаек булды.

Читать дальше...

Казан консерваториясендә 2022 елдан Татар музыкасы кафедрасы мөстәкыйльлек алды

Tatar-inform.tatar 

Казан консерваториясендә 2022 елдан Татар музыкасы кафедрасы мөстәкыйль бүлекчә булып эшли башлады. Югары уку йортының әлеге һәм башка яңалыклары белән ректор, музыка белгече, профессор Вадим Дулат-Алеев журналистларны таныштырды. Ул шулай ук консерватория бинасы буйлап экскурсия уздырды

Читать дальше...



Миңнеханов һәм Ашкалов Татарстан таможнясы эшен камилләштерү турында фикер алышты

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Идел буе таможня идарәсе җитәкчесе Агепсим Ашкалов белән очрашты. Яклар Татарстан таможнясы эше, шулай ук процедураларны һәм операцияләрне камилләштерү мөмкинлекләре турында фикер алышты. Бу хакта Татарстан Республикасы җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Владимир Путин Россиядә телләр күптөрлелеген сакларга чакырды

Tatar-inform.tatar 

Россия Президенты Владимир Путин Россия Федерациясендә телләр күптөрлелеген саклау өчен ярдәм формаларын уйларга тәкъдим итте. Аны саклауның мөһимлегенә ул Татарстан режиссеры Айдар Җаббаров сүзләреннән соң игътибар юнәлтте, Җаббаров республикада театр сәнгате үсеше турында сөйләде.

Читать дальше...

Башкорт телендә халыкара диктант өчен иң яхшы текстка бәйге игълан ителде

Tatar-inform.tatar 

Башкорт телен саклау һәм үстерү фонды Башкорт телендә халыкара диктант акциясе вакытында укылачак текстларга бәйге башлануы турында игълан итте. «Башинформ» шул турыда яза.

Читать дальше...

Шамил Садыйков блогерлар белән очрашуда: Хәзерге заман журналисты блогер булырга тиеш

Tatar-inform.tatar 

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков хәзерге заман журналисты блогер булырга тиеш дип саный. Ул бу турыда «Татмедиа»ның «Кәеф» медиалабораториясендә «Шәп блогер» медиамәктәбен тәкъдим итү чарасында әйтте.

Читать дальше...

Терентьев: Си Цзиньпинның Россиягә визиты Кытайның кем ягында булуын аңлата

Tatar-inform.tatar 

Кытай лидеры Си Цзиньпинның Россиягә дәүләт визиты Кытай Халык Республикасының кем ягында булуын аңлата. Татарстан сенаторы Александр Терентьев «Татар-информ»га шундый фикер белдерде.

Читать дальше...

Cугыш башыннан Русия мәхкәмәләре дезертирлык, хәрби бүлекчәне калдыру һәм фәрманнарны үтәмәү белән бәйле 247 карар чыгарган

Azatliq.org 

Аеруча хәрби бүлекчәне калдырып китү турында гаепләүләр күп диелә, шундый эшләр саны – 471. Шул ук вакытта хәрби бүлекчәне калдырып китү турындагы эшләрнең өчтән бер өлешендә шартлы хөкем чыгарылган, бу исә хөкем ителгәннәрне кабат сугышка җибәрергә мөмкинлек бирә.

«Энҗеле көрәш» проекты балалар ярышыннан яңа чыгарылыш тәкъдим итә

Tatar-inform.tatar 

«Татар-информ» базасында чыгучы «Энҗеле көрәш» проекты балалар арасында узган көрәш ярышыннан яңа чыгарылыш тәкъдим итә. Көрәш турниры Лаеш районы Комлы Кәвәл авылында Казан медицина җиһазлары заводы призларына үткәрелде.

Читать дальше...

Новости России
Москва

“Вилла Ливадия” - последние 6 апартаментов в уникальном комплексе у моря


Татарстан Республикасының баш балалар фтизиатры: Мантуга су тидерергә ярый

Tatar-inform.tatar 

Манту пробасын, киң таралган фикергә карамастан, юешләргә ярый, иң мөһиме – кашымаска. Бу хакта «Татар-информ» га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш балалар фтизиатры Рәмзия Фатыйхова сөйләде.

Читать дальше...

Мөхәммәтшин Володинның Дәүләт Думасының яңа эш форматы турындагы тәкъдимен хуплады

Tatar-inform.tatar 

Россия Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин төбәкләрнең закон чыгару органнары җитәкчеләре белән видео-конференц-элемтә режимында киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Потапова проиграла Фернандес во втором круге турнира WTA в Мадриде






Москва. Народная приемная КПРФ в ВАО. Сухо в доме будет, но в 2035 году

Нашёлся ещё один пострадавший от криминальных схем бывшего жениха Волочковой

Дмитрий Песков: противники будут тестировать Россию на «слабо»

Малоизвестная компания из ОАЭ предложила Южному Судану 13 млрд долл. США за будущие поставки нефти