Кешеләрдәге суалчаннарга каршы чара COVID-19 инфекциясеннән нәтиҗәле булып чыккан
(Казан, 8 август, «Татар-информ»). Кешеләрдәге паразитларга каршы чара коронавирус таралу белән көрәштә уңышлы дару булырга мөмкин, дип белдерделәр Скриппс институты (АКШ) белгечләре. Тикшеренү нәтиҗәләре ACS Infectious Disease фәнни журналында бастырылган.
Паразитларга каршы препаратларда булган матдәләр билгеле бер инфекцияләргә каршы нәтиҗәле, бу 10-15 ел элек исбатланган иде. Әмма, яңа эш авторлары раславынча, мондый даруларның гамәлдә булу «өлкәсе» гадәттә эчәклек белән чикләнгән, ә кайчак алар организм өчен агулы булырга мөмкин.
Узган елда пандемия башлангач, галимнәр, матдәнең барлык вируска каршы үзлекләрен исәпкә алып, салициланидларның COVID-19 инфекциясеннән йогынтысын тикшерергә карар кылган. Кушылмаларның берсе (№ 11) эчәклек аша үтү сәләте белән аерылып тора һәм, шул ук вакытта зыян китермичә канга сеңә.
Тикшеренү аның шулай ук күзәнәкләргә инфекция эләгүгә комачаулавын күрсәткән. «Ул вируслы материалның чыгуын блоклый һәм таркала. Бу процесс SARS-CoV-2 кабатланырга мөмкинлек бирми», — дип сөйләде эш авторларының берсе Ким Джанда.
11нче номерлы салициланид тычканнарда үткәрелгән тәҗрибәләрдә шешү дәрәҗәсен, шулай ук шешнең төп факторы булган аксымны һәм цитокин штормын киметкән.
Хәзер галимнәр үзләренең нәтиҗәләрен хайваннарда катлаулы тестларда расларга, ә аннары клиник тикшеренүләр үткәрергә планлаштыра. Алар фикеренчә, SARS-CoV-2 агрессив штаммнары барлыкка килү шартларында чара кешеләрне, бигрәк тә вакцинация ясату мөмкинлеге булмаганнарны саклый алачак.