Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Август
2021

Волонтерлар Казанда Тирән күл яныннан 50 капчык чүп-чар җыйды

0
(Казан, 21 август, «Татар-информ», Илгиз Гыйльманов). Казанда бүген Тирән күлнең яр буен һәм аның төбен чистарту буенча экология акциясе узды. «Федераль, республика программалары бар. Дәүләт белән җәмәгатьчелек экология проблемаларына зур игътибар бирә. Шуңа күрә күлләрне чистарту белән шөгыльләнгәндә, без экология һәм табигать иминлеге мәсьәләләрен хәл итәбез», — диде Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов. Бүген Казанның Киров районында Тирән күлнең яр буе зонасын җыештыруда дистәләрчә волонтер катнашты. Алар арасында Территорияләрнең инвестицион үсеш фонды генераль директоры урынбасары Руслан Гаджиев, Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Рус география җәмгыятенең төбәк бүлеге әгъзалары, «ТатарКино» вәкилләре һәм шәһәрдә яшәүче битараф булмаган кешеләр бар иде. Тирән күл төбеннән (уртача тирәнлеге — 6 метрдан бераз артыграк, ә максималь тирәнлеге 13 метрга җитә) чүп-чарны Леонов исемендәге Су асты фәнни-тикшеренү отряды дайверлары күтәргән.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса