(Әлмәт, 21 ноябрь, «Татар-информ», « Әлмәт таңнары »). ЗАГС идарәсе белгечләре Әлмәттә 1900 нче бала туу турындагы актны теркәде Сабый 9 ноябрь көнне Луиза Сергей кызы һәм Ришат Ринат улы Низаметдиновлар гаиләсендә туган. Балага Эмилия дип исем кушканнар. Бәхетле ата-ананы ЗАГС идарәсе белгечләре тәбрикләде һәм тантанага килгән әти кешегә сабыйның беренче дәүләт документын — туу турындагы таныклыгын тапшырдылар, диелә хәбәрдә. «Сезне кызыгыз туу белән котлыйбыз! Сабыегыз сәламәт, бәхетле булып үссен! Ә сезгә шушы нәни могҗизаны тәрбияләүдә көч, сабырлык, муллык, шатлык һәм бәхет телибез! Тормышыгызны бары күңелле мәшәкатьләр һәм сөенечләр генә бизәсен!» — диде алар.