Самара «Бердәмлек» газетасы басманы исән калдыру өчен бөтен дөнья татарларыннан ярдәм җыя
Редакция краудфандинг платформасы аша ярты миллион сум акча җыярга ниятли.
Самара өлкәсенең «Бердәмлек» газетасы редакциясе, Planeta.ru краудфандинг платформасында теркәлеп, ел ахырына кадәр басманы чыгару өчен җитмәгән 500 мең сумны халыктан җыярга ниятли, дип хәбәр итә журналист Данияр Сәйфиев. Газетаның әбүнәчеләр саны быелгы язылу кампаниясе вакытында 300 кешегә арткан булса да, бу редакциянең кыенлыкларын хәл итә алмый, ди ул. «Бердәмлек» проекты дөнья халыкларында кызыксыну уятты. Акча җибәрүчеләр саны арта, географиясе киңәя бара. Самара регионында чыгып килүче татар газетасы язмышына битараф булмаган кешеләр бүгенге көнгә 50 меңгә якын акча җыйганнар», дип хәбәр итә журналист.
Әлеге финанс проектка Россия халкы гына түгел, Төркия, АКШ, Сербия, Нидерланды, Бөекбритания, Германия, Черногория һәм Чехиядә яшәүче милләттәшләр кушылган. Үзебезнең илдән Казан, Мәскәү, Түбән Новгород, Ульяновск, Санкт-Петербург, Ковров, Чебоксар, Абакан, Красноярск һәм Чиләбе татарлары бераз акча җибәргән.
«Ә менә Самара өлкәсендә яшәүче 94 мең татарның өчесе генә татар газетасын саклап калу эшенә өлеш керткән. Кызганыч. Якташларыбызның мондый битарафлыгы Самара татарларына татар газетасы кирәкме икән, дигән уйлар тудыра, тудыруын. Ләкин инде утыз еллык тәҗрибә нәтиҗәсендә барлыкка килгән рух күтәренкелеге андый уйларны баштан куарга, һәр яңа язылу кампаниясе алдыннан амбразурага күтәрелгән кебек эш итәргә мәҗбүр итә», – ди журналист. Якташлар «Planeta. ru краудфандинг платформасы» турында белмиләрдер, ди ул. «Белмәүчеләргә хәбәр итә алабыз: краудфандинг платформалары дөнья буйлап бик популяр. Алар инвесторларны җәлеп итү һәм шул рәвешле социаль һәм бизнес-проектларны тормышка ашыру өчен акча табарга ярдәм итә. Planeta.ru электрон платформасы Россиядә 8 мең проектны тормышка ашырырга, моның өчен инвесторлардан 2 миллиард сум акча җәлеп итәргә ярдәм иткән. Ә безнең “Бердәмлек” татар газетасы шундый ук социаль проект түгелмени? Газетаны чыгаручыларга файдасы булмаса да, татар теленә сусаган халкыбызга татар сүзе ишетергә, татарлыгын югалтмаска ярдәм итә», - ди Данияр Сәйфиев.