Казан паркларында шугалаклар ябыла
Казанның «Черек күл» паркында һәм ТР төзелеш тармагының 100 еллыгы скверында боз шугалаклары бу кышкы сезонда үз эшен төгәлләде.
Шугалаклар 63 көн эшләде. Бу вакыт эчендә казанлылар һәм шәһәр кунаклары тимераякларны 37 мең тапкыр арендага алган, дип хәбәр итә Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе.
«Черек күл» паркында шугалак алтынчы тапкыр эшләде. Анда фильмнар, мультфильмнар күрсәтелде. Бозда фигуралы шуу буенча традицион мастер-класслар һәм шугалакта кичәләр үткәрелде. Шулай ук паркның сервислар буенча (шугалакның эш режимы һәм картасы булган) үз гиды барлыкка килде.
«ТР төзелеш тармагының 100 еллыгы скверында шугалак үзенең беренче кышын каршы алды һәм җирле халыкны җәлеп итү үзәгенә әверелде», - дип билгеләп үтә дирекция. Быел скверда яңа ел чыршысы урнаштырылды, прокат пункты эшләде, шулай ук өлкәннәр һәм балалар өчен яңа ел чаралары узды.