Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Март
2023

Рөстәм Миңнеханов: Хәзерге вакытта яшьләрдә Ватанга мәхәббәт тәрбияләү аеруча әһәмият ала

0

Бүгенге катлаулы заманда яшьләрдә Ватанга мәхәббәт, Туган илгә хөрмәт тәрбияләү һәм аны якларга әзер тору, шулай ук югары әхлакый ориентирлар тәрбияләү аеруча зур әһәмият ала. Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре коллегиясе утырышында вазгыятькә карашы белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уртаклашты.

«Хәзер безнең алда яңа таләпләр тора. Яшьләребездә Ватанга мәхәббәт, Туган илгә хөрмәт тәрбияләү, аны якларга әзер тору һәм югары әхлакый сыйфатлар тәрбияләү аеруча актуаль була бара. Бу безнең эшне мәгънә ягыннан тулыландыруның мөһим бурычы. Өстәвенә, бер тапкыр үткәрелә торган акцияләр белән генә чикләнергә ярамый. Бу системалы, төгәл, планлы эш булырга тиеш», – дип белдерде Рәис.

Бу мәсьәләдә төп рольләрнең берсе «Беренчеләр хәрәкәте» дигән бөтенроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенә бирелә, аны оештыруны Россия Президенты Владимир Путин хуплады, дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, Татарстан бу хәрәкәт үсеше өлгеләренең берсе булырга тиеш. Оешманың төбәк бүлеге белән ТР Рәисе ярдәмчесе Тимур Сөләйманов җитәкчелек итә.

«Бу юнәлештә мәдәният, мәгариф һәм фән, яшьләр эшләре һәм спорт министрлыклары һәм муниципалитет башлыклары бергә эшләргә тиеш. Татарстан «Беренчеләр хәрәкәте»нең ышанычлы партнеры һәм анда иң актив катнашучы булырга тиеш», – дип йөкләде Рөстәм Миңнеханов.

Рәис фикеренчә, Татарстан студентлары белән эшләүгә аерым игътибар бирергә кирәк. Шуңа бәйле рәвештә ул югары уку йортлары ректорларыннан формализмга юл куймауларын һәм укучыларны борчыган сораулардан максималь рәвештә хәбәрдар булуларын сорады.

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы эше нәтиҗәләре турындагы нотык белән ведомство башлыгы Ринат Садыйков чыгыш ясады. Ул яшь гаиләләр өчен ташламалы торак программаларын гамәлгә ашыру, яшьләр сәясәте инфраструктурасын яхшырту, җәйге сәламәтләндерү кампаниясе һәм башкалар турында сөйләде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Анастасия Потапова вышла во второй круг турнира WTA-1000 в Риме






В Самаре началась проходка тоннеля до станции метро "Театральная"

Священник Царевский, который крестил Белоусова, назвал его патриотом

Роботы-курьеры «Яндекса» будут доставлять заказы в ещё нескольких районах Москвы

Опасное пике. Как накажут пилота, пролетевшего над трассой под Москвой