Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Март
2023

Сочи шәһәрендә татар яшьләре өчен «Акыл фабрикасы» белем бирү мәктәбе узды

0
Сочи шәһәрендә татар яшьләре өчен «Акыл фабрикасы» белем бирү мәктәбе узды

1 март көнне Сочи шәһәрендә Бөтендөнья татар яшьләре форумы «Акыл фабрикасы» белем бирү мәктәбен уздырды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Белем бирү программасы Көньяк федераль округының татар яшьләр оешмалары җитәкчеләре һәм активы өчен оештырылды. Әстерхан, Ростов өлкәләре, Краснодар крае, федераль әһәмияттәге Сириус һәм Сочи шәһәрләрендәге татар яшьләре катнашында узды.

Чараның максаты – командаларны татар яшьләре форумы проектлары белән таныштыру, Россия көньягы татарлары тарихы һәм проект менеджменты инструментлары турында сөйләү.

«Акыл фабрикасы» интенсивы катнашучыларга үз проектларын булдырырга һәм аларны тормышка ашырырга ярдәм итәчәк.

Укулар «Сириус» мәгариф үзәгендә узды, ул талантлы балалар үсеше өчен милли мәйданчык булып тора. «Сириус» – Россиянең барлык төбәкләреннән төрле сәләтле яшьләрне җәлеп итүче һәм әйдәп баручы белгечләрнең, соңгы технологияләрнең тупланган урыны, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Азаренко вышла в 1/16 финала турнира WTA-1000 в Риме






Рейды по участкам с нецелевым использованием прошли в Подмосковье

Московский таксист опоздал на вызов к пожилому пассажиру и прострелил ему бедро

Патриотическую акцию «Синий платочек» провели в Нижнем Новгороде в день прибытия «Поезда Победы»

Главстройнадзор проверил строительство ЖК в Домодедове