Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Март
2023

Тинчурин театры март аенда ике премьера чыгара

0
Тинчурин театры март аенда ике премьера чыгара

Тинчурин театрының ике яшь режиссёры – Илнур Гарифуллин белән Камил Гатауллин март аенда ике спектакль чыгара.

«Без яңа гына Ркаил Зәйдулланың «Ашина» спектаклен чыгардык. Хәзер «Татар теле – сәхнә теле» дигән спектаклебез чыгарга тиеш. Андый спектакль чыгару идеясе күптән башта йөри иде. Без аны сәхнәдә генә түгел, районнарга чыгып, мәктәпләргә барып күрсәтергә тырышачакбыз», дип театр яңалыклары белән таныштырды директор Фәнис Мөсәгыйтов.

«Бу - спектакль-дәрес, катнашучы артистлар өчен генә түгел, тамашачы өчен дә дәрес булачак. Ягъни, минем кебек яши-яши туган телен оныткан, аны башка тел сүзләре белән болгатучылар өчен дәрес. Бу спектакль татар телен саклау турында», дип аңлатты спектакль турында аның режиссеры Камил Гатауллин.

Спектакльнең пьесасын драматург Шамил Фәрхетдинов язган. Спектакльдә Татарстанның атказанган артисты Гөлчәчәк Хафизова һәм театрның яшь артистлары Айсылу Мөсәлләмова, Илнур Байназаров, Эдуард Никитин һәм башкалар катнаша.

Балаларны уйнаучы артистлар спектакльдә «ватык телдә» сөйләшәләр һәм укытучы аларны төзәтә. Укытучы онытыла башлаган сүзләрне искә төшерә. Спектакль-дәрес 45 минут бара. Ә «дәрес» азагында тамашачыга сюрприз әзерләнгән - традицион форматта куелган «Галиябану» спектакленнән өзек.

Театрның икенче премьерасы – «Аферист»ны Илнур Гарифуллин куйган. Бу халык язучысы Нәкый Исәнбәтнең «Портфель» пьесасы буенча куелган сатирик комедия. Сиксән битлек саллы пьеса нигезендә театр артисты Илфак Хафизов инсценировка язган. Баш рольдә дә ул үзе уйный.

«Заманга бәйле кайбер үзгәрешләр булса да, төп юнәлеш шул ук калды. Нәкый Исәнбәт аны 1929 елда язса да ул бүген дә актуаль. Бер гасыр үткән, бернәрсә дә үзгәрмәгән – шул ук куштанлык, ришвәтчелек», дип әсәр белән таныштырып узды Илфак Хафизов.

«Без вакыйгаларны кисмәдек, монологларны кистек. Бу безнең Илнур белән бергә эшләнгән эш. Илнур булган җирдә һәрчак хәрәкәт. Шуңа без хәрәкәтчән җиңел сатирик комедия уйныйбыз», диде ул.

«Татар теле – сәхнә теле» спектакленең премьерасы 10 мартта 12.00 сәгатьтә көтелә. «Аферист» сатирик комедиясе премьерасы 15 һәм 25 мартта тәкъдим ителә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Хачанов вышел в третий круг турнира ATP в Риме






Миноблимущество провело встречи с садоводами Подмосковья

Мультфильм «Пушистый вояж» выйдет в прокат при поддержке Детского радио

«Электронные ресурсы по искусству»

«Показания дать придётся»: Brief: Шойгу могут допросить по коррупционным делам Иванова и Кузнецова