Баш казый: Никах табыны артында әйтелгән теләкләр кабул булуның ике шарты бар
Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев кайсы очракта никах табыны артында әйтелгән теләкләрнең кабул булмавы турында сөйләде.
«Пәйгамбәребеә (с.г.в.) никах табынында теләгән теләкләр кабул була, дигән, әмма аның ике шарты бар. Беренчесе – андагы кешеләр тиешле киемнән булырга тиеш. Никах туенда яулыксыз утыручылар, кыска җиңле кием киючеләр бар. Кешеләр тиешле киемнән утырмый икән, бөтен теләгәннәр җилгә оча, бушка була. Икенчесе – өстәлдәге ризык хәләл булырга тиеш. Хәзер хәләл ризык табу авыр түгел, әмма бу әйбергә барыбер җитди карамыйлар», – диде Җәлил хәзрәт «Тәртип» радиосы уздырган түгәрәк өстәлдә.
Никах табыны артында кешеләр тиешле киемнән булмаса, өстәлдә хәрәм ризык булса, теләк кабул булмый, бу никах укылмаган кебек була, ди ул. Аерылышулар саны күп булуны да ул шуның белән аңлатты.