Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Март
2023

Рөстәм Миңнеханов: Укытучылар һәм остазлар елында укытучыларга 12 мең ноутбук бирәчәкбез

0

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинга укытучылар өчен 12 мең ноутбукка сертификат тапшырды. Тантана социаль ипотека программасы буенча төзелгән күпфатирлы торак йортны файдалануга тапшыру вакытында узды. Бу йортта Казанның педагогик хезмәткәрләренә дә фатирлар бирелде.

Цифрлаштыру елында укытучыларга 12 мең ноутбук бирелгән иде инде, дип искәртте республика җитәкчесе. «Бу инде икенче транш. Укытучылар һәм остазлар елында без уку елы ахырына кадәр 12 мең ноутбук бирәчәкбез. Тагын 12 мең компьютерны укытучылар киләсе уку елы башында алачак», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Педагоглар исеменнән җавап сүзе белән Казанның 187нче лицееның математика һәм информатика укытучысы Камил Абдулвахобов чыгыш ясады. «Цифрлы трансформация чорында шәхси компьютерлар кирәкле эш инструментына әверелә, аның ярдәмендә без, укучылар уку материалларын кызыклы формада кабул итсен өчен, дәресләрне интерактив форматта оештыра алабыз», – диде ул.

Абдулвахобов сүзләренчә, хәзерге заман таләпләре педагоглардан төрле компетенцияләрне үстерүне һәм төрле өлкәләрдә квалификация күтәрүне таләп итә. Мәсәлән, укытучылар командада, шулай ук зур мәгълүматлар белән эшли белергә, проект эшчәнлеге белән шөгыльләнергә тиеш.

Татарстанда «Киләчәк – Будущее» мәгарифне үстерү стратегиясе буенча 2010-2018 елларда 91 878 ноутбук сатып алынган, аларның гомуми суммасы 1,6 миллиард сумнан артып киткән. Узган ел педагогларга эшләү өчен 480 миллион сумга 12 мең ноутбук тапшырылган. Ә быел компьютерларны 382,5 миллион сумга сатып алачаклар. Финанслау чыганагы - бюджеттан тыш акча.

Казанда М-14 микрорайонында Алексей Казем-Бек урамы, 8нче йорт адресы буенча 255 фатирлы йорт тапшырылуы турында «Татар-информ» хәбәр иткән иде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Новак Джокович

Новак Джокович с позором вылетел с турнира в Риме






Куклачев после инфаркта пообещал рассказать, как его «тащили с того света»

В пространстве Москвы на выставке «Россия» месяц посвятят проектам для молодежи

Тендер на капитальный ремонт гимназии № 23 объявили в Химках

Пикник «Афиши» анонсировал вторую волну артистов