Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Март
2023

Белоруссия һәм Башкортстанга Татарстан мөфтиятенең социаль проектлары тәкъдим ителде

0

Бүген, 1 мартта, интернет челтәрендә «Социаль проектлар: планлаштырудан алып тормышка ашыруга кадәр» видеоконференциясе узды. Әлеге чарада Белоруссия, Татарстан һәм Башкортстан мөселман дини оешмаларының социаль эшчәнлек алып баручы, яшьләр хәрәкәтен оештыру белән шөгыльләнүче вәкилләре катнашты, шул исәптә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль бүлек җитәкчесе Айгөл Биктимирова

Чарада катнашкан Белоруссия мөфтие Әбу-Бәкер Шабанович мөселман дини оешмасы карамагында эшләүче хатын-кызлар хәрәкәте эшчәнлегенә тукталды, социаль проектларны тормышка ашыру буенча тәҗрибәләрне өйрәнү кирәклеккә басым ясады. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Айгөл Биктимирова үз чиратында «MislimMol» мөселман яшьләре хәрәкәте хакында сөйләде. Ул Мөселман яшьләре форумының кышкы мәктәбенең үзенчәлекләренә тукталып, эчтәлеге елдан-ел үсүен, быелгы чара «Эшлә! (Делай!)» исеме астында яңа форматта үтүен җиткерде. Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды тарафыннан алып барылган хәйриячелек эшчәнлегенә дә аерым тукталып үтте.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, нәзарәт тарафыннан үткәрелә торган форумнар яшьләргә белемнәрен арттырырга гына түгел, берләшү, танышу, рухи яктан баю һәм үзләренең социаль башлангычларын тормышка ашыру мөмкинлекләрен дә бирә. Мәсәлән, Мөселман яшьләре форумының иң популяр социаль проекты – намаз укырга һәм ислам нигезләренә өйрәтүче «Ислам. Беренче адымнар» программасы, авыру балаларга ярдәм итү йөзеннән «Кәгазьгә тормыш бүләк ит» хәйрия акциясе һәм башкалар. 

Бүгенге көндә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте волонтерлар хәрәкәтен оештыру буенча да үрнәк булып тора. Волонтерларның яше – 14 яшьтән 80 яшькә кадәр. Ел саен алар Диния нәзарәтенең традицион Республикакүләм ифтар, мохтаҗлар өчен гошер сәдакасы һәм корбан итләрен җыю һәм тарату кебек дистәләгән социаль проектын оештыруда һәм уздыруда катнаша, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Хачанов вышел в третий круг турнира ATP в Риме






Виртуальный концертный зал Магаданской филармонии открывает колымчанам жемчужины музыкального искусства

Источник 360.ru: в Краснопахорском сгорел частный дом, пострадали 2 человека

Москвичам рассказали, когда в столицу вернется тепло

Глава департамента информполитики Томской области покидает пост