Санкт-Петербургта Россиянең мөселман халыкларына багышланган күргәзмә ачылды
Санкт-Петербургтагы Россия этнография музеенда «Иман һәм яхшылык юлы: Россия мөселман халыкларының сәнгати традицияләре» күргәзмәсен ачу тантанасы булды.
«Ислам кыйммәтләренә нигезләнгән мөселман мәдәнияте безнең илнең мәдәни мирасында мөһим урын алып тора», - диде үзенең сәламләвендә Санкт-Петербургның Тышкы элемтәләр комитеты рәисе урынбасары Арби Абубакаров.
Экспозициядә Исламның биш баганасы (иман, намаз, ураза, сәдака, хаҗ) һәм мөселманнарның үзләрен тоту буенча кабул ителгән кагыйдәләре чагылдырылган. Һәрберсе сәнгать казанышларына ия булган көнкүреш мәдәнияте ядкәрләрен җәлеп итү белән яктыртыла. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Күргәзмәдә Россия этнографик музее коллекцияләреннән XIX-XX гасыр экспонатлары тәкъдим ителгән. Аларның күбесе Россия этнографик музеена узган гасыр башында Кавказ, Идел буе, Урта Азия һәм Казахстандагы этнографик экспедицияләрдән соң кергән. Әйберләрнең төп өлеше XIX гасырның икенче яртысы - ХХ гасыр башына туры килә.
Кием, декоратив-гамәли сәнгать әйберләре, тукыма, агач эшләнмәләре, керамик, тәһарәт алу өчен савытлар, намазлык, ислам культы предметлары, костюмның сакраль аксессуарлары, Россия этнографик музее коллекцияләреннән XIX-XX гасырлардагы 150 традицион мәдәният һәйкәле күрсәтелә.
Күргәзмә 2023 елның 16 октябренә кадәр эшләячәк.