Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Март
2023

Татарстанда традицион халык уеннарының «УенФест» халыкара фестиваль-бәйгесе узачак

0

Традицион халык уеннарының «УенФест» халыкара фестиваль-бәйгесе башлана. Конкурс өлешенең беренче сайлап алу этабы 2023 елның 1 мартыннан 16 маена кадәр читтән торып узачак. Быел фестиваль-конкурс халыкара статус ала һәм якын чит илләрне халык уеннары бәйрәмендә катнашырга чакыра. «Татарстанның мәдәният ресурс үзәге» сайты шул турыда хәбәр итә.

Конкурста катнашу өчен балаларның халык уеннары күрсәтелгән видео яздырырга, социаль челтәрдә #Уенфестконконкурс2023 хештегы белән урнаштырырга һәм оештыручыларның электрон адресына гариза юлларга кирәк.

Катнашучылар фестиваль-конкурска балалар уен культурасына кагылышлы уеннар тәкъдим итә ала – йола, әйлән-бәйлән, драма, хәрәкәтчән, музыкаль, төркем уеннары, шулай ук санагычлар, үртәвечләр булырга мөмкин.

Фестиваль-бәйгенең икенче этабы традиция буенча 1 июньдә Казан үзәгендә фестиваль форматында узачак. Конкурс финалистлары ярышлар программасында катнашачак, аның нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк.

Чараны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, «Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләр саклау ресурс үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе, Бөтендөнья татар конгрессы оештыра.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Новак Джокович

Открытый чемпионат Италии: Новак Джокович получил сильный удар после выхода в третий раунд после Корантена Муте | Теннисные новости






Военнослужащая из Истры получила орден Мужества

Уехавшая из России правнучка летчика Чкалова объявлена в розыск МВД

Итоги апреля на первичном рынке массового сегмента Москвы

Синоптик Шувалов: к середине мая в Москве закончится период аномального холода