Путин 8 Мартта Кремльдә дәүләт бүләкләре тапшырачак
РФ Президенты Владимир Путин киләсе атнада Кремльдә дәүләт бүләкләре тапшырачак һәм РФ Иминлек советы әгъзалары белән киңәшмә үткәрәчәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Павел Зарубинның Россия 1 телеканалында эфирга чыга торган «Мәскәү. Кремль. Путин» программасында шулай дип белдерделәр.
Телеканал мәгълүматлары буенча, бүләкләү тантанасы 8 Мартка планлаштырылган.
Дәүләт башлыгы шулай ук Россиянең гүзәл затларын Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәчәк.
Моннан тыш, Путин киләсе атнада берничә очрашу үткәрергә ниятли.