Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Март
2023

Ләйлә Лерон: «Татар ашлары йорты» бинасы үз урынында калырга һәм чәчәк атарга тиеш

0
Ләйлә Лерон: «Татар ашлары йорты» бинасы үз урынында калырга һәм чәчәк атарга тиеш

«Юныс абый исемен йөрткән татар халык ашлары музее, яшь пешекчеләр өчен милли ашлар мәктәбе һәм традицион татар ашлары рестораны булса, шәп булыр иде, - диде блогер.

Язучы, шагыйрь Ләбиб Леронның кызы, блогер Ләйлә Лерон-Бахмутова фикеренчә, «Татар ашлары йорты» бинасы үз урынында калырга, «чәчәк атарга» тиеш.

«Монда сайлау варианты була алмый. Тегеләй булса да ярый, болай да, дип сөйләнеп йөрсәк, үзләренчә ясап куярлар. Бу ситуациядә бер генә чыгу юлын күрәм: Юныс абый исемен йөрткән татар халык ашлары музее, яшь пешекчеләр өчен милли ашлар мәктәбен ачу һәм традицион татар ашлары рестораны булса, шәп булыр иде, дип уйлыйм», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Блогер әйтүенчә, музейның үз урынында калуы – икеле. «Ишекләре ябык булуы, әлбәттә, начар. Шуңа күптәннән бу бинаның язмышы турында, бәлки, Фәридә ханымның үзенә сүз күтәрергә кирәк булгандыр. Йөрибез шул авыз ачып, башны «әтәч чокыгач» кына уянабыз. Янында музейга якын булмаган проектлар эшләп килсә, кемгә кирәк булыр ул музей?» – диде Ләйлә Лерон-Бахмутова.

  • Искәртеп үтик, Ләйлә Лерон-Бахмутова социаль челтәрдәге сәхифәсенә видео куйган иде. Анда ул «Татар ашлары йорты» янында «Юныс абый, безне гафу итегез», - дигән язу тотып басып тора. 2023 елның гыйнварында «Татар ашлары йорты» бинасы 160 млн сумга сатылды. Аны «Күңел ачу империясе»нә нигез салучы эшмәкәр, Архангельскиның элеккеге мэры Александр Донской сатып алган. Хәзер анда ремонт бара.
  • Юныс Әхмтәҗановның кызы – Фәридә Давыдова «Татар-информ»га бинаның ишекләре ябык тормасын иде, дигән теләген әйтте. «Милли ресторан буларак эшләми калса да, сүзем юк. Иң мөһиме – бинага кешеләр килеп йөриячәк, бина эчендә әтинең музее бар», - диде ул.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Саснович вышла в третий раунд турнира WTA-1000 в Риме






«Спускаюсь в метро и вижу — лежит на полу пожилая женщина». История про чудо

Mercury засмотрелась на молодежь // Ритейлер пытается привлечь к люксу новое поколение

Московское море: каким оно было?

Исполнительницу Аллу Пугачеву на официальном уровне признали в Израиле