Бөтендөнья татар конгрессы призларына чаңгы ярышы булды
5 мартта Пермь крае «Барда балалар бакчасы» муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе базасында Бөтендөнья татар конгрессы призларына чаңгы ярышлары буенча ачык беренчелек узды. Конгресс сайты шул турыда хәбәр итә.
Ярышта Барда муниципаль округыннан, Чернушка шәһәреннән, Куеда бистәсеннән 100дән артык чаңгычы, чаңгы ярышларын яратучылар һәм укучылар катнашты.
Турнирның тантаналы өлешендә Барда муниципаль берәмлеге Думасы рәисе Илгизәр Вахитов һәм Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Зөфәр Вәлиәхмәтов катнашты.
Спортчылар 3, 5 һәм 10 км дистанцияләрдә көч сынашты. Үзләренең яшь категорияләрендә Руслан Юлаев, Рамина Рахмангулова, Тимур Уразбаев, Олег Заитов, Илфат Кучукбаев, Татьяна Кучукбаева, Гөлфия Азмагулова, Фирдәвес Мәсәгутова, Илнар Мурзева җиңүче булды.
Барлык җиңүчеләр һәм призерларга Бөтендөнья татар конгрессы медальләре, кубоклары һәм призлары тапшырылды. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм яңа җиңүләр телибез, ирешелгән нәтиҗәләрдә беркайчан да тукталып калмаска, диелә хәбәрдә.