Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Март
2023

Төмән өлкәсендә «Укытучы-бөек исем!» шигърият бәйгесе җиңүчеләре билгеләнде

0

Төмән өлкәсенең «Истоки» этномәдәни компонентлы мәктәпләрнең коммерциясез партнерлар оешмасы оештырган шигърият бәйгесендә Аромаш, Вагай, Төмән, Тубыл, Түбәнтәүде, Исәт, Яркәү районнары мәктәпләреннән, өлкәнең Тубыл, Төмән шәһәрләреннән катнашучы укучылар татар телендә яраткан шагыйрьләренең шигырьләрен сөйләделәр. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

«Укытучы һәм остаз» елына багышлап «Укытучы-бөек исем» дип аталган шигърият бәйгесе онлайн форматта булды. Җиңүчеләр дипломнар һәм сертификатлар белән бүләкләнде.

Беренче урынны Кәрим Кәримов (җитәкчесе Зәкия Сәитова), Эвелина Уразова (укытучысы Гөлчирә Уразова), Алисә Баширова (укытучысы Разилә Мезралеева) алды.

Икенче урынга Иделия Бакирова (җитәкчесе Әлфия Мәхмутова), Риана Бабшанова (укытучысы Венера Ибукова), Рузинә Фаизова ( укытучысы Албинә Әхтәриева), Камилла Дусмөхәммәтова (укытучысы Элмира Садыйкова) лаек булды.

Әлфинә Мөхәммәдиева (җитәкчесе Венера Хасанова), Элвир Хәбибуллин (җитәкчесе Гөлчирә Уразова), Раилә Сайдимова (укытучысы Рузилә Исмәгыйлова), Ләйсән Гобәйдуллина (җитәкчесе Гүзәл Тимеркаева), Эльвина Миндубаева (укытучысы Фирдәүс Алеева) өченче урынга чыкты.

«Татар теле һәм әдәбиятны өйрәнү, телне саклау һәм үстерү, укытучы һөнәренә хөрмәт тәрбияләү максатыннан оештырылган шигърият бәйгесендә 1-11 сыйныфларда укучылар укытучы турында матур-матур шигырьләр сөйләделәр. Бу шигырьләрне шигырият дөньясына чумып Төмән өлкәсенең «Истоки» этномәдәни компонентлы мәктәпләрнең коммерциясез партнерлар оешмасы ВКда кереп һәркем тыңлый ала. Без җиңүчеләрне, катнашучыларны котлыйбыз! Аларның һәркайсысы мактау сүзләренә лаеклы», диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Александрова не смогла обыграть Саснович и покинула турнир WTA-1000 в Риме






Заполняемость индустриальных парков Подмосковья достигла 87%

В Ростовской области сильно вырос спрос на медсестер и медбратьев

В Москве плановые отключения горячей воды отложили до 20 мая

Пять нижегородских ДУКов вернули тепло 95% обслуживаемых домов